Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар зәвыгын монстрлар боза

Кибет-базарларда хәзер уенчыкларның ниндие генә юк! Тик араларында сыйфатсызлары күбрәк булуы күңелне кыра. Әнә шундыйлары бала сәламәтлегенә зыян сала да инде. Кайберләре сабый өчен куркыныч булуы да ихтимал.

Соңгы елларда балалар арасында бик популяр булган Хагги Вагги уенчыгы турында ишеткәнегез дә, күргәнегез дә бардыр, мөгаен. Бу очлы тешле, ике озын кулы сәленеп төшкән йонлач монстрларны балалар кибетләрендә һәм маркетплейсларда сатып алалар, алар турында видео төшерәләр, хәтта баланың туган көненә дип әзерләгән тортларны шуның белән бизиләр. Бу куркыныч уенчыкның популярлыгы нәрсә белән бәйле соң?

Хагги Вагги – компьютер уеныннан алынган персонаж, ул 2021 елның октябрендә чыккан. Сюжет буенча, бу гигант җанлы курчак балалар өчен ясалган була, ләкин Хагги фабрикасында авария булгач, ул, имеш, канечкеч монстрга әверелгән. Өчпочмаклы башлы һәм очлы тешле гыйфрит үзенең исемен болай гына алмаган: hug – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “кочаклау” дигәнне аңлата. Тик менә монстрның кочаклавы бөтенләй дустанә түгел – уен сюжеты буенча кочаклау вакытында ул үз корбанын буып үтерә.

Алсу төстәге Кисси Мисси исә – Хагги Ваггиның хатын-кыз версиясе. Бу сериядән тагын бер монстр – Кили Вили, анысы барысыннан да куркынычрак, ыржайган тешләре һәм акайган тугыз күзе (аларның ике пары – кулларында) ба­ланың гына түгел, өлкән кешенең дә котын алырлык. Яшен тизлеге белән модага кергән бу йомшак уенчыклар карап торуга кызыклы да, ягымлы да түгел, ә балалар, бер-берсеннән күрепме, әти-әни­сеннән бары тик шуларны алдырырга тырыша. Кемдер балаларга мондый уенчыклар белән уйнарга рөхсәт итми, икенчеләре исә аларны уйлап та тормыйча сатып ала. Әлбәттә, популяр чит ил уенчыклары арзан түгел, аларның уртача хакы 800 сумнан 4 мең сумга кадәр. Шунысы гаҗәп: әти-әниләрне мондый хаклар да, уенчыкның сыйфаты да, бала сәламәтлеге өчен зыянлы һәм хәвефле булуы да туктатмый. Тагын да ныграк аптыратканы – мондый куркыныч уенчыкларны алар кече яшьтәге балаларына да сатып ала.
Сабыйларның уенчыкка охшамаган бу гыйбрәтне балалар бакчасына күтәреп килүенә тәрбиячеләр дә шакката. “Йоклаганда елап уянган баланы көчкә тынычландырабыз. Тө­шендә монстр күреп, шулай куркып уяна кайбер­ләре”, – ди бер таныш тәрбияче.

Психологлар мондый уен­чыклар сатып алганда баланың яшен һәм үзенчәлекләрен истә тотарга куша. Кече яшьтәге, барысын да ихлас кабул итүче һәм күңеле аеруча сизгер балага андый әйбер сатып алырга киңәш ителми. Ләкин кайбер очракларда җонлач монстр балаларга куркудан һәм тискәре эмоцияләрдән арынырга ярдәм итә ала. Хагги Вагги зур, йомшак һәм иң мөһиме – аның белән кочаклашырга мөмкин. Бала курку белән хәвефсез рәвештә очраша, дип аңлатучы белгечләр дә бар.

Икенчеләре исә, бу пер­сонажның холкы начар, ул уенчыны эзәрлекли, аңа һөҗүм итә һәм кочаклап үтерергә тырыша, дигән фикердә. Балалар күңеленә, психикасына матурлык, игелеклелек кебек башка кыйммәтләр салынырга тиеш. Шуңа күрә аны зыянсыз уенчык дип булмый, бигрәк тә сабыйлар аннан аерыла алмый башласа, ди белгечләр.

Күптән түгел “Роскачество” белгечләре балалар арасында бик популяр булган Хагги Вагги уенчыкларын тикшергән. Тикшерүләрдән соң аларны Русиядә сатудан алу турында карар кабул ителгән. Экспертиза нәтиҗә­ләре күрсә­түенчә, балалар ярат­кан бу уенчык материалы составында агулы һәм сәламәт­лек өчен куркыныч мат­дәләр табыл­ган. Тикшерелгән товар­ларның 89 процентында фенол­ның артып китүе ачыкланган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Бу – икенче класслы куркыныч матдә, ягъни югары хәвеф тудыручы дигән сүз. Ул тире, сулыш юллары аша организмга тиз үтеп керә. Мондый уенчык белән даими элемтәдә булган бала еш кына йоклый алмый азаплана, башы әйләнә яисә авырта.

“Җитештерүчеләргә һәм сәүдә челтәрләренә чаралар күрү өчен мәгълүмат җитке­релде. Соңгылары безнең мөрәҗәгатьләргә оператив җа­вап бирә, уенчыкларны сатудан ала һәм өстәмә тикше­ренүләр үткәрә. Мондый уенчыкларның күбесе Кытайда җитештерелү сәбәпле, төп хокук бозулар товар җитеш­терүчегә товар характеристикалары турында мәгълүматның булмавына бәйле”, – диелә “Роскачество” хәбәрендә.

Ведомствода билгеләү­ләренчә, Русиянең эре интернет-кибетләре дә Хагги Ваггины сатудан ала башлаган.
Хәзер инде күп нәрсә әти-әниләрдән тора.  Сабыйлар үзебезнең курчаклар, әкият геройларын гәүдәләндергән уенчыклар белән уйнап үссен иде!

https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-02-08/balalar-z-vygyn-monstrlar-boza-3134461

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X