Балаларны бертигез яратырга кирәк түгелме?
Әлеге язмада ананың бер баласына гына игътибар бирүен, икенчесеннән читләшүе турында укыгыз. Ул ана дөрес эшлиме икән соң?
“Менә кара, ул моны алган, шуны алган, ә син... Менә кара, кызым миңа яңа җиһаз алып бирде, ә сез үзегезне дә туендыра алмыйсыз...”
Оныклары белән дә шулай: кызларының балалары – иң сөйкемле, иң булдыклы, иң-иңнәре, ә безнекеләр – “йөриләр инде шунда...” Без кай җиребез белән ким соң?
Иремнең олы апасы бар. Алар арасындагы яшь аермасы ике ел ярым. Аларның гаиләсендә һәрвакыт өстенлек бары тик кызларына гына бирелә, ә кече уллары һәрвакыт арткы планда кала бирә.
Әти-әнисенең үз улларына карата мондый мөнәсәбәте аның үзенә дә тәэсир итми калмаган. Без аның белән танышканда, ул бик оялчан һәм үз-үзенә ышанмаган егет иде. Ләкин аның моңсу күзләрендә эчкерсезлеге һәм кешелеклелеге аерымачык сизелде. Мин шунда ук аңа игътибар иттем һәм, мөгаен, беренче күрүдә үк гашыйк булганмындыр.
Без очраша башлагач, ул шунда ук үзгәрә башлады. Анда батырлык һәм ышаныч барлыкка килде, үз-үзенә бикләнү, йомыкыйлык юкка чкты. Аның белән миңа шундый рәхәт, җиңел һәм тыныч иде, уртак киләчәгебезгә нык ышандым. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим иткәч, бәхеттән күкнең җиденче катына менгән сыман хис иттем үземне.
Әти-әнисе белән танышкач, аларның улларына карата битарафлыкларының шаһиты булдым. Аларның хис-кичерешләре шулкадәр эчпошыргыч булды, бу миндә ачу тудырды. Киләчәктә каената белән каенана улларына мөнәсәбәтен үзгәртерләр дип өметләнгән идем.
Балабыз тугач та, яхшы якка үзгәреш күрмәдем. Барлык очрашулар да бик кыска узды. Каената белән каенана сабый белән уйнау, мәш килү урынына һәрвакыт кызларына кунакка ашыга иде. Шуңа күрә безнең яныбызга бер-ике минутка узышлый йөгереп керәләр дә, тиз генә китеп тә баралар.
Балалар бераз үскәч, әби белән бабай оныкларына мөнәсәбәтләрен үзгәртерләр дип өметләнгән идем. Алар үз кызларының балаларын сөеп туя алмый, шулай ук безнекеләрне дә бертигез яратырга тиештер бит. Ләкин тагын нык ялгыштым. Балалар үсеп килә, ә каенана безгә килеп ун минут утыра да, һаман кызлары янына йөгерә.
Яңа ел алдыннан без барысын да үзебезгә чакырдык. Барлык туганнарны да якынайтырга теләдем. Барысы да киләбез дип ышандырды. Хәтта иремнең апасы да гаиләсе белән килергә вәгъдә итте. Мин бик шат идем. Ә иремнең йөзе сөенеченнән балкыды. Без бәйрәм менюсын уйлый башладык.
Ләкин Яңа ел алдыннан безгә аларның килә алмавын хәбәр иттеләр, чөнки кызы авырып киткән, һәм каената белән каенана кызлары гаиләсенә Яңа елны каршы алырга барачак. Шундый хәбәрләрдән кулларым түбән төште. Бу хакта иремә ничек сөйләргә белмәдем. Ул бит бәйрәм өчен күпме тырышты.
Планыбызның чынга ашмавын белгәч тә, ирем борчылуын сиздермәде. Ләкин мин аны бик яхшы беләм һәм барысын да күрәм. Без, бу күңелсезлекләргә карамастан, үзебез һәм балаларга менә дигән кич оештырырга булдык.
Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Балалар бик шатланды. Ә без ирем белән бу тормышта беркемгә дә исәп тотарга кирәкмәвен аңладык. Әгәр дә олы кешеләр үз балаларына авырлык китерүләрен мөстәкыйль рәвештә аңламаса, монда берни белән дә ярдәм итә алмыйсың.
Тик миңа шунысы кызык: әгәр алар чирләп китеп, урын өстенә калса, кызлары да аларны карап, тәрбияләп торырмы?
Назлыгөл,
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев