Балаларың бәхетсез булсын!
«Балаларың бәхетсез булсын! Кызларыңа ирең кебек исерек ир насыйп булсын!» — дип кычкырды каенанасы Сәнифәгә. Йөрәгенең иң түренә кадалды бу сүзләр хатынның.
Ярар, үзе катлаулы язмышка дучар булсын да, ире эчкече, каенанасы явыз булсын да ди! Ә балалары — аның үзәгеннән өзелеп төшкән газизләре, гөнаһсыз сабыйларының мондый каргышка ни катнашлары бар?! Каенанасының үз оныклары лабаса?!
Кияүгә чыккан мәлне исе китә иде каенанасына Сәнифәнең. Бер минут тик торып күнекмәгән эшсөяр килен каенанасының «Утыр, эшләмә», дип каршысына утыртып гайбәт чәчеп бер эшсез вакыт уздыруына шакката иде. Урамга карый-карый күрше-тирә халкының тетмәсен тетә иде өлкән ханым. Кайсы бур, карак, кайсы азгын һәм зиначы, кайсы эчкече булып күз алдына килеп баса иде каенанасы сөйләгәнәр буенча. Чит җирләрдән бу якка килен булып төшкән Сәнифә: «Халык бигрәк бозык икән монда» дип аптырый иде. Каенана исә үзе кеше сөймәс кеше булып чыкты. Киленгә авыл халкын әшәке итеп сөйләсә, урамга чыккач кеше саен киленнең данын сатып йөргән икән.
Ай-һай, күрсәтмәгәннәре калмады Сәнифәгә бианасының!..
Өй салган еллар иде. Эшчеләрне ашатырга дип мантый пешерде Сәнифә. Өстәл хәзерләп, эшчеләрне ашарга дәшәргә дип чыгып киткән арада, каенанасы чәчен-башын туздырып, почмакта кычкырып елап утыра. «Килен сукты» ди, күзен дә йоммый! Үз гомерендә бармак очы белән дә кагылмаган килененә нахак яла ягып утырсын әле?! Монысы әле баласы, алда булган икән олысы, диярсең.
Якыннарыңның, тирә-юньдәгеләрнең ниндилеге авырлык, кайгы килгәндә беленә икән шул. Бергә гомер иткән кешеләрнең кайберсе авырлыкларыңны, кайгы-борчуларыңны күтәрергә булышса, икенче берәүләре сиңа тормышның киртәләр коруын көтеп кенә йөри, шуңа өстәп иңнәреңә күтәрә алмастай яңа көенечләр өстәп ташлый икән.
Сәнифәнең әнисе авырып хастаханәгә эләкте. Аның янына барып кайткач, каенанасы сорагач, ачылып китеп, әнисенең хәлен бәян иткән иде шул. Зур ялгышлык кылганлыгын соңыннан гына аңлады Сәнифә, каенанасына берни әйтергә кирәк булмаган икән. Кодагыеның хәле начар булуын белгән каенана кешенең йөзләре яктырып китеп: «Әә, фәлән кешенең дә шулай булган иде, ике атнадан соң үлде. Теге кеше үзен-үзе бик караган иде, бер ай яшәде...» дип тезеп китте. Күзләренә яшь, тамак төбенә төер тыгылган, хәле киткән Сәнифә егылып китмәс өчен ишек яңагына сөялде. Ә каенана кеше аны күрмәде дә, сөйләнүен дәвам итте. Башына күсәк белән китереп суксалар да болай ук авыр булмас иде Сәнифәгә.
Әнисе вафат булгач та, тәмам үзәгенә үтте каенанасы. Газиз кешесенең өчесен уздырырга дип энекәше килеп алган иде Сәнифәне. Икенче көнне көтү көткәндә «Безнеке кайтмады бит әле, кайда йөридер», — дип күрше-күләнгә ямьсез итеп сөйләп йөргән каенанасы, әйтерсең лә газиз әнкәсенең ашын уздырып йөрмәгән, кайдадыр этлектә, фахишлектә югалган!
Сәнифә әнисен югалту ачысыннан газапланган вакытларында тәмам җанын кыйнады каенанасы. Сәнифә туган йорты белән торган йорты арасын урады. Башта соңгы юлга озату, аннан өчесе, җидесе, кырыгы... Шуннан кайткач, каенанасы Сәнифәгә йөрәген өзгәләпләр ташлый торган сүзләр әйтте: «Өч көн саен авылыңа чабасың, үлгән әниеңне күрәсең мени?» — диде. Җан ярасы өстенә кушучлап тоз сибү булды бу сүзләр.
Ә бер юлы килененең үзәгенә үтәрлек итеп: «Үзең юньле булсаң, исерек иргә кияүгә чыкмас идең, бүтәннәр алмаганга исереккә тагылгансың!» дип җикеренде. Искә ала киттсәң, исләрең китәрлек шул, сөйләргә-әйтергә ярамый торган яманлыклары да хәттин ашты бергә яшәү дәверендә.
Инде каенанасы вафатына да берничә ел, ул вакытларда яшәгән өй дә сүтелгән, нигезе таркалган. Әмма Сәнифә күңеленә каенанасы салган яралар, авырлыклар таркалмаган шул, ул нигез яныннан үткән саен сулык-сулык килеп, яңарып тора.
Ландыш Тимерова
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев