Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстан якларыннан килгән яшь укытучы Динара Хәбибуллина белән әңгәмә

Шәһәребезнең 4 нче мәктәбенә быел яшь укытучы - Динара Фидаил кызы Хәбибуллина килде. Беренчеләрне бирделәр аңа. Әле күптән түгел генә диплом алып, бүген балалар укытуга керешкән педагогның тәэсирләре нинди - әйдәгез, укып белик. - Динара Фидаиловна, беренче эш көнегез ничек үтте? - Беренче сентябрь көнне мин бик нык дулкынландым, алдагы...

Шәһәребезнең 4 нче мәктәбенә быел яшь укытучы - Динара Фидаил кызы Хәбибуллина килде. Беренчеләрне бирделәр аңа. Әле күптән түгел генә диплом алып, бүген балалар укытуга керешкән педагогның тәэсирләре нинди - әйдәгез, укып белик.


- Динара Фидаиловна, беренче эш көнегез ничек үтте?
- Беренче сентябрь көнне мин бик нык дулкынландым, алдагы төнне юньләп йоклый да алмадым. Иң курыкканым: яшь укытучы булганга, балалар миңа килмәс, ата-аналар да ышанмаслар төсле тоелды. Һәркемнең үз баласын тәҗрибәле укытучыга бирәсе килә бит, ә минем укыту өлкәсендә беренче адымнарым гына. Каушап калырмын, нәрсәне дә булса булдыра алмам дип тә борчылдым. Аллага шөкер, көнем уңышлы гына үтте. Кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып укучыларым килде. Унҗиде бөртек алар миндә. Баштан "Мин талантлы" дигән класс сәгате үткәрдем. Бер төрле танышу дәресе булды ул. Аннан математика дәресе уздырдым, китап белән таныштык, санадык һәм бу көнне күбрәк аралаштык.
- Сыйныфта 17 бала, дидегез. Укучыларыгызның исем-фамилияләрен ничә көн эчендә исегездә калдыра алдыгыз?
- Беренче вакытта, артыгын дулкынлангангамы, бер йөзне дә, бер исемне дә хәтеремдә калдырмам кебек иде. Ул көнне директорның, бүген ничә кеше килгән, ата-аналардан кемнәр бар иде дигән сорауларына да тиз генә җавап бирә алмый тордым. Юкка курыкканмын, ике-өч көн эчендә барысының да исем-фамилияләрен, хәтта холыкларына кадәр отып алдым. Ата-аналар белән дә якыннан танышып, киңәшләшеп эшләргә тырышам.
- Ничек уйлыйсыз, укытучы һәр балага да тигез карый аламы?
- Әйе, тәртибе, статусы ягыннан карый ала. Ә менә укытуга килгәндә, юк. Чөнки һәрбер бала - үзе бер дөнья. Аларның үзенчәлекләрен, холык­ларын тоеп, аңлап эш иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Кемгәдер йомшак кына дәшәсең, ә кемгәдер катырак дәшкәч кенә кушканны эшли башлый. Аннан шунысы да бар: кайбер бала инде ярыйсы гына укый-яза белә, ә кемдер өйрәнеп кенә маташа. Шуларны истә тотып, һәрбер балага укыту эшен төрлечә оештырырга туры килә. Укучыларымны беренче көннән үк тоярга тырыштым, киләчәктә дә уртак тел табып эшләрмен дип ышанам.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 72 нче номер саныннан укый аласыз.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы

2
X