Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер балага – биш түгәрәк. Күп булган саен яхшыракмы?

Бүген әти-әниләрнең яртысы диярлек, балаларын түгәрәккә йөртү өчен, ай саен 10 мең сум тирәсе акча түли. Ул-кызларын берничә төрле секциягә йөртүчеләр дә аз түгел. Россия белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Түгәрәкләр күп, ә бала бер генә. Ничек дөрес юнәлеш сайларга?

Күп булган саен яхшыракмы?  Без бу сорауны Казан мәктәпләренең берсендә эшләүче шәфкать туташы, психолог  Лилия Маракшинага  бирдек.

– Әти-әни үз хыялын балага тагарга тиеш түгел. Безнең хыяллар миллион булырга мөмкин. Балачакта  тормышка ашмаган теләкне олыгайгач та  үтәргә соң түгел.  Мәсәлән, мин 45 яшьтә  вокал мәктәбенә язылдым.  Шома гына бармый, әмма әкренләп килеп чыга. Телисең икән, хет бие, рәсем яса… Бөтен мөмкинлекләр бар бүгенге заманда. Мәктәптә укыган чакта, йөрмәгән түгәрәгем калмады. Ләкин барыбер күңелемә иң якыны бию булып чыкты, – ди Лилия Маракшина. – Бер-ике түгәрәк кирәк, бөтенләй ялкауланырга да ярамый. Берсе – сәламәтлек, икенчесе рухи үсеш өчен булсын. Әмма 5–6  бик күп ул. Баланың сәләтен ачыклагыз. Аның ял итәргә дә, китап укырга, мультфильм да карарга вакыты калсын.  Аңа үз юлын табарга булышыгыз.

Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:

– Түгәрәкләрне кирәк дип саныйм.  Чөнки ул  баланы төрле яклап үстерергә ярдәм итә. Әгәр каратэ белән шөгыльләнә икән, ул әле каратист була дигән сүз түгел. Инглиз телен өйрәнүе дә тәрҗемәче булачак дигәнне аңлатмый. Ләкин бу баланың үсешенә йогынты ясый. Үземнән чыгып әйтә алам: әни мине 6–8 түгәрәккә йөртте. Боларның барысы да миңа үз-үземә ышанырга, камилләшергә булышты. Кайбер әти-әниләр: «Кыйбат бит, ничек кенә баланы түгәрәккә яздыртырга инде?» – диләр.  Бу – йөртергә теләмәү өчен бер сәбәп кенә. Казанда   бушлай түгәрәкләр дә күп. Бадминтон, футбол һәм  башкалар. Әйтик, улыбыз Айдан «Рубин» мәктәбеннән сайланып, футболга бушлай йөрде. Минем өчен 4–5 бала табу күрсәткеч түгел. Әгәр син аның тәрбиясе белән шөгыльләнмисең икән, ник табасың? Бу хакта алдан уйларга кирәк. Айданга акча кызганмыйбыз. Ничә сум сарыф иткәнне санаган юк. Ул инглиз теле, математика, йөзүгә, тренажер залына һәм  сәламәтлек өчен тагын бер түгәрәккә йөри. Иң мөһиме сеңдерсен генә. Арый инде, әлбәттә. Расписаниесе көйләнгән, бер ияләшкәч, авыр түгел. Телефонда теләсә нинди уеннар уйнап утырганчы, вакыты шулай узу күпкә хәерлерәк.

Сәрия Мифтахова

https://vatantat.ru/2022/09/91980/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев