Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер фатирда краннан су белән бергә терекөмеш аккан

Чәйнектә вак пыяла калдыклары табылган 4 майда Казанның Авиатөзелеш районында Чапаев урамында урнашкан 17 нче йорттагы фатирларның берсендә, хуҗалар чәйнеккә су тутырганда, краннан су белән бергә терекөмеш шариклары чыгуын күреп алганнар. Кичә 21.25 сәгатьтә бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килгән. Коткаручыларның кизү сменасы...

Чәйнектә вак пыяла калдыклары табылган


4 майда Казанның Авиатөзелеш районында Чапаев урамында урнашкан 17 нче йорттагы фатирларның берсендә, хуҗалар чәйнеккә су тутырганда, краннан су белән бергә терекөмеш шариклары чыгуын күреп алганнар.

Кичә 21.25 сәгатьтә бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килгән.
Коткаручыларның кизү сменасы һәм ЭЭМ хезмәткәрләре чәйнектә вак пыяла ватыклары булуын ачыклаган, алар градусниктан булырга мөмкин.
Шулай ук ЭЭМ хезмәткәрләре чүп чиләгендә ватылган градусник тапкан, тикшерү бара. Балалар шаяруы сәбәп булган, дип фаразлана.
Водоканал хезмәткәрләре анализ ясау өчен су үрнәген алган. Зыян күрүчеләр юк.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев