Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Пособие рәсмиләштерү өчен керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә гариза бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Социаль фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бердәм пособие керемнәре бер кешегә туры килә торган яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә, ул республикада 13135 сум тәшкил итә. Социаль ярдәмнең әлеге чарасын рәсмиләштергәндә гаиләнең керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирелә, ата-аналарның мәшгульлеге яисә аларның эшләмәү сәбәпләре исәпкә алына. Бердәм пособие бер елга билгеләнә. Быел аның күләме 50 процент - 6 370 сум, 75 процент - 9555 сум һәм 100 процент - 12741 сум тәшкил итә», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

«2024 ел башыннан бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең исәпкә алынмаган керемнәре исемлеге киңәйтелде. Керем исәбенә опекага алынган балаларга ачылган номиналь счётлар буенча процентлар, шулай ук «Герой-ана» исеме, «Ата-ана даны» ордены яки медаль ордены өчен алынган түләүләр кабул ителми», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев