Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергә булсак, кадерен белеп югалтмыйча сакларбыз

“Безнең керәшен халкы эшләсә, батырып эшли, җырласа, чын йөрәктән җырлый”,-ди үз милләте турында Римма Евдокимова

“Кешенең тормышка ашмаган хыяллары балаларына күчеп, чынбарлыкка әйләнәдер сыман тоела миңа. Мин гомерем буе җырга-моңга гашыйк идем, әмма олы сәхнәләргә күтәрелә алмадым. Моның шулай булуына бер тамчы да үкенечем юк, чөнки минем юлны дәвам итүче кызым һәм оныгым бар”,- ди Римма ханым.

Лениногорск шәһәре һәм районы кешеләренә үзешчән җырчы буларак билгеле Римма Евдокимова –  үз милләте һәм аның мәдәният-сәнгатенә гашыйк керәшен кызы. Аның әти-әнисе Владимир белән Анна 1963 нче елда, туган яклары Балтач районыннан безнең шәһәргә килеп төпләнгәннәр. Римма әле мәктәпкә дә кермәгән булган. Шау-гөр килеп эш кайнаган, мәдәният тормышы киң колач җәйгән нефтьчеләр шәһәрен алар тәүге күрүдә үк үз иткән. Бернинди эштән дә курыкмаган, үз вазыйфаларына җаваплы караучы әти-әнисе бик тиз арада шушы гөрләп торган тормыш агымына кушылып та киткән.


Дуслар арасында тиз өйрәнелә
“Мин 1964 нче елда Лениногорскиның 2 нче мәктәбенә укырга кердем. Беренче сыйныфка кергәндә русча бер авыз сүз дә белми идем. Ул заманда минем шикелле балалар аз түгел иде. Яшь нефтчеләр шәһәренә Лениногорск районы авылларыннан да, башка җирләрдән дә кешеләр күпләп килгән. Әмма телне белмәвем ниндидер бер авырлык китерде дип әйтә алмыйм. Укытучыларыбыз безгә ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлап, әрләми-орышмыйча, без телне өйрәнсен, шул ук вакытта мәктәп программасын да үзләштерсен дип тырыштылар.  Сыйныфташлар белән бергә, тату мәктәп гаиләсе булып, төрле дәрестән тыш чаралар үткәрү дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм.  Аларның уеннар яки дәрес вакытында “дөрес әйтмәде, шуны да белми” дип бармак төрткәннәрен хәтерләмим. Тирә-ягында дусларча мөнәсәбәтә булган, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучылар булса, бала вакытта тел бик тиз йөрәнелә бит ул”,- ди Римма ханым.


Бәләкәй чагыннан җыр-музыка дип җанатып торган кызның таланты да сер булып калмаган. Аны бик тиз дәрестән тыш чарларда катнаштыра башлаганнар. Гаиләләрендә керәшен, татар, рус халкының милли җырлары агылып кына торган. Чөнки Римманың әтисе бик оста итеп гармунда уйнаган. Һөнәре буенча ул сәгатьләр төзәтү остасы булган. Ул заманнарда кулына сәгать такмаган кеше булмаган диярлек, хәзер генә ул кесә телефонында бөтен нәрсә бар. Ә беренче телефоннар барлыкка килгәнче, кул сәгате хезмәт кешесе яки студент өчен иң кирәкле, мөһим  атрибут иде. Билгеле, сәгатьләр күп булгач, алар ватылып та торган. Ә Римманың әтисе Владимир эшләп китүенә бер тамчы да өмет чаткысы калдырмый туктаган сәгатьләргә дә җан өрә торган булган. Аеруча нык төгәллек, кымшанмый, хәтта кайбер очракларда сулыш та алмый торуны таләп иткән үз эшен, бик яратып башкарган. Ә инде эштән бушаган ял сәгатьләрендә аның иң яраткан шөгыле - гармун уйнау булган.
“Без әти белән һәркөнне диярлек “тамашачылар соравы буенча” концерт куя идек. Әлбәттә көндә безне тыңлаучы тамашачыбыз – әни. Ул үзе дә бик матур-моңлы итеп җырлый, әмма безне тыңларга ярата төшә. Әни син сөйләшергә өйрәнгәнче, башта җырларга өйрәндең дия иде. Өч-дүрт яшьлек баланың гармун көенә татар халык җырларын җырлавы аңа да гаҗәп тоелгандыр, күрәсең. Мин үзем дә бераз хәтерлим әле, сәхнәдән чыккан сыман итеп карават астыннан чыга идем дә, сезнең өчен атказанган артист Римма җырлый дип, үземне-үзем игълан итә идем. Бик бәләкәй идем әле, карават астыннан башымны гына иеп чыга идем.  “Син әле ул вакытта өстәл астында җәяү йөри идең” дигән төшенчә бар бит, минем карават астында җәя  йөри торган чагым гына иде. Безнең гаилә  халык җырларын яратты. Ул вакытта мин аларны керәшен яки татар җырына аера белмим, телебез бер булгач,бөтен җырлар да үзебезнеке иде. Аеруча яраткан җырыбыз “Умырзая”ны кат-кат җырлый идек”,- дип искә төшерә Римма Владимировна.


“Минем эшем-хезмәт кешесен саклау”
Берничә елдан аларның гаиләсенә яңа фатир да бирәләр. Лениногорскига килгән генә мәлләрдә алар баракта яшиләр. Фатир Чайковский урамындагы йортта булганга, мәктәпне дә алыштырырга туры килә. Римма укуын 8 нче мәктәптә дәвам итә һәм унынчы сыйныфны шунда тәмамлый. Мәктәптән соң Лениногорск авиация заводына эшкә урнаша һәм  бераз эшләгәч Казан авиация институтына укырга керә. 1932 нче елда Халык Комиссариатының  Баш идарәсе карары нигезендә ачылган бик дәрәҗәле бу уку йортына имтиханнар тоту гаять катлаулы, җитди була. Римма имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулына студент билеты ала. Әмма бераз вакыттан соң булачак һөнәрен бик ашыгып сайлавын аңлый. Туган шәһәренә әйләнгән Лениногорскины да өзелеп сагына.

“Лениногорск – минем иң яраткан җирем. Миңа бернинди дә зур шәһәрләр кирәкми, бары тик шушында гына яшисем килә. Башка җирләргә кунак булып кына чыксам да, үз ягымны шунда ук сагына башлыйм, Казанны да шуңа ташлап кайттым. Башта үзебезнең нефть техникумын, аннары Әлмәт нефть институтын тәмамладым. Минем һөнәрем – хезмәтне саклау инспекторы. Минем бурычым – хезмәт кешесен саклау, аның өчен куркынычсыз булган эш шартлары тудыру, биналарның, корылмаларның, техник торышын, аларның хезмәтне саклау таләпләренә туры килүен тикшерү. Моңа кием-пропусклар бирүдән башлап, куркынычсыз эш алымнары, саклану чараларын куллануның, кораллар һәм җайланмалардан файдалану кагыйдәләрен үтәүгә кадәр керә. Лаеклы ялга чыкканчы шәһәрнең “Татнефть” берләшмәсенә караган предприятиеләренең берсендә шул вазыйфаны башкардым. Бик яратып эшләдем, җыр-музыкадан соң иң яраткан шөгылем шул булды”,- ди Римма ханым.
Лениногорск халкы Римма Евдокимованы шәһәрнең танылган “Сөембикә” ансамбле, соңрак “Сүнмәс ялкын” ансамбле җырчысы буларак белә. Лениногорск мәдәният йортында аларның кызы Регина белән бергәләшеп оештырган дуэтларын, үзебездә генә түгел, тирә-як шәһәрләр, республикада да бик яратып кабул итәләр. Регина Тургаева исемле җырчы кызны лениногорскилылар яхшы хәтерли. Регина бүгенге көндә Мәскәүдә яши, андагы тамашачыга татар, керәшен җырларын ишеттерә.

“Минем гаиләм, ул – кызым һәм оныкларым. Әти-әниләрем дөньяда бер тыйнак, сабыр, бер-берсенә ихтирамлы кешеләр иде. Мин аларның тавышларын  күтәреп сөйләшкәннәрен дә күрмәдем. Минем гаилә үрнәге шундый иде, үзем гаилә коргач та шундый булуын теләдем. Әмма бөтен нәрсә без теләгәнчә генә булмый. Гаиләмне саклап калу өчен  бик тырышсам да, яман гадәтләрне берүзем җиңә алмадым. Кызым Регина башта үзебезнең педагогия училищесын тәмамлады. Ул шунда укыган елларда оешты инде безнең дуэт. Аннары кызым укуын Казанда дәвам итте”,- ди Римма ханым.
Ул үзләренең дуэтына бик нык иҗади ярдәм күрсәткән, шәһәребезнең үзешчән җырчы һәм композиторы  Александр Володинны олы хөрмәт белән искә ала. Александр Анатольевич аларның һәрбер җырын сәхнә өчен әзерләүдә ярдәм күрсәткән, ә чыгышлары вакытында үзе аккомпаниатор булган.

“Керәшеннәрне берләштерәсем килә”
Римма Владимировнаның тагын бер таланты лаеклы ялга чыгар алдыннан ачылып киткән. Үзе эшләгән хезмәт оешмасыннан пенсиягә чыгарга әзерләнүчеләрне җитәкчеләр  алдан кисәтеп куйганнар, ялга чыккач тагын ике генә ай эшли аласыз, аннан китәргә туры киләчәк дигәннәр.

“Мин эштән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм, нәрсә эшләрмен, үзем өчен нинди дә булса шөгыль табарга кирәк дип уйладым. Мәдәният сараена бер бәйрәмгә килгәч, анда фойедә зур күргәзмә эшли иде кул эшләре күргәзмәсе. Шунда миңа тасмалар белән чигелгән картиналар бик ошады. Аларның  авторы белән таныштым. Бераздан ул минем шикелле тасма белән чигүгә мөкиббән китүчеләр өчен мастер-класс уздырды. Шуннан башланды минем кул эшләре маҗарасы. Бераздан сумкалар ясау белән мавыга башладым. Иң кызыгы шул, мине ике айдан соң эштән азат итмәделәр, озак эшләдем әле. Ә кулыма тотып эшләргә яңа һөнәр таптым”,- ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев