Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Акбүз атым - ак канатым

Менә шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды. Бу милли бәйрәмне көтеп алалар, чөнки анда җаннар ял итә, ничә ел күрешмәгән дуслар очраша, сөйләшәләр, аралашалар, истәлекле елларны барлыйлар.

Минем әлеге бәйрәмдә иң көтеп ала торганым – атлар чабышы. Гомумән , гомерем буе атларга булган мәхәббәтемне сүзләр белән генә аңлата алмыйм. Хәтта телевизордан күрсәткәндә дә еламыйча калмыйм, чөнки минем өчен алар – олы бер бүләк.

... 1955-1956нчы еллар. Миңа 6-7 яшь. Тимәш авылының “арт урам” дип аталганында 12 малай һәм 2 кыз зиратка якын урында үстек. Амбар нәкъ безнең бакча башында, җәй азагында ашлык тутырган капчыкларны Бөгелмә элеваторына илтәләр. Бер атта Миңсылу апа эшләде.Безнең турыдан үткәндә (мин Фәррах бабаемда яшим), нигәдер ул һәркөнне мине атка утыртып, амбарга алып бара. Ә малайлар кызыгып калалар, чөнки дилбегәне дә тотып барам бит. Нинди зур шатлык кичергәнемне әле хәзер дә оныта алмыйм.

Әле менә хәзер дә уйланып утырам: дөньяда иң чиста, иң уңган берәр башка җан иясе бармы? Шул Индиядәге филләрне генә күзаллап буладыр. Карусыз эшләүче, авыр елларда ачлыктан интегүче халыкны да атлар коткарган бит: сөргән, сукалаган.

23 ел элек улым Илдус белән район Сабан туена баран идек (ул да атлар ярата). Ат чабышын карыйбыз, иң көр атлар Зеленая Рощадан һәм, әлбәттә, беренчеләр булып алар килделәр. Махсус әзерлек үткәннәре әллә кайдан ерактан сизелеп тора. Бервакыт иң арттан арып-талып, тирләп-пешеп дигәндәй, Керкәле аты килде. Әй шул бахырның яшьле күзләрен күрсәгез иде.

Мескенемә бер кулъяулык ялына бәйләделәр. Гарьләндем, йөрәгем дөп-дөп тибә, түзә алмыйча Фиалка апа янына кереп, иң матур чигешле сөлгене алып, атка бәйләдем. Аның шатланганын күрсәгез иде. Аңлыйлар бит алар, сизәләр. Шунда бер ир кычкырып: “Браво, молодец”, - димәсенме.

Халык гөр килеп кул чаба, мин атның башыннан сыйпыйм. Ә атта килгән малаймы – яшүсмерме, хәтердә калмаган, ул рәхмәт белдерде. Бер ир шунда: “Бу ат кичә көне буе җир сөрде шул”, - диде. Атларны без хөрмәт итәргә тиеш, аңлатырга телләре генә юк бит. Улым да: “Әни, мин синең белән горурланам”, - диде.

Атлар турында аз язмаганнар. Күпме дастан, әкиятләр дә аларга юкка гына багышланмаган. Тугрылыклы дус, яшәү өмете бирүчеләр дә алар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нәкъ атларны кабат кешелек дөньясына олы бер ярату белән кайтарды. Мин аның белән горурланам, гади халыкның тормышына атларны алып керде.

Улым хәзер Казанда  ипподромга күчтәнәчләр алып бара, атларны сыйлый. Әтисенең әтисе Газимҗан кайнатам да атлар белән үскән, фермада нәкъ алар белән эшләгән.

Галия Шакирҗанова

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев