Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Бала күңелендә китап аша матурлык тәрбияли

Китап – кешенең юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Безнең Шөгер балалар китапханәсе укучылар өчен таяну ноктасы булып тора: биредә киштәләрдә матур әдәбият, белешмә сүзлекләр, балалар өчен вакытлы матбугат чаралары – һәммәсе укучыга багышланган.

 

Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары, китапханәчесе белән яши, шулар белән матур. Китапханәчене тыныч һөнәр дип әйтеп булмый, чөнки бер минут та буш вакыты юк. Күңел биреп эшләгән, бу һөнәрнең бөтен җаваплылыгын аңлаган кешегә китапханәдә эш бик күп.

Менә инде 20 ел безнең авыл балалар китапханәсендә нәкъ менә шундый үз эшенә бирелгән китапханәче эшли. Светлана Владимировна балалар белән китапханәдә дә, мәктәптә дә, балалар бакчасында да бик күп чаралар үткәрә. Китап алырга килгән балалар белән дә эшләргә, мәктәп укучылары белән очрашулар, диспутлар да оештырырга җитешә. Балалар китапханәсе белән берлектә мәктәп һәм район күләмендә китап тәкъдим итү кичәләре, шагыйрьләрнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, шулай ук викториналарны еш оештыра. Еш оештыруның үзенең хикмәте бар икән. “Андый чараларга килгән балалар, гадәттә, китап алмыйча кайтып китми”, - ди Светлана ханым.

Аның фикеренчә, баланы китапка тарту, укырга теләк тәрбияләү өчен, гаиләдә баланың уку гадәтен үстерергә кирәк. Шуңа күрә ул гаилә уку көннәрен үткәрергә тырыша, төрле чараларга еш кына балаларны әти-әниләре белән бергә чакыра.

Үземнең дә кызларым кечкенә чагында, башлангыч сыйныфта укыганда китапханәгә бергәләшеп барып, китаплар сайлый идек. Светлана Владимировна китапханә бусагасын атлап керүче нәни укучыны зур кунакны каршылагандай каршылый. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып, гомер буе саклансын дип тырыша. Мондый фидакарь китапханәчеләр булганда, китапханәләрнең киләчәге өметле булыр дип ышанам.

Китапханәгә керү белән укучыларның игътибарын җанлы, төсле китап күргәзмәләре җәлеп итә, бу китапларны укырга теләк уята. Китапханәдә мәгълүмат стендлары күп. Бигрәк тә актив укучылар һәм даими яңартылып торган чараларда катнашучылар турында стенд сөендерә.

Китапханә каршында төрле клублар эшли: мәсәлән, яшүсмерләрдә рухи-әхлакый һәм социаль кыйммәтләр, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, туган як тарихын өйрәнү өчен «Патриот» клубы оештырылган. Мөһим тарихи вакыйгалар истәлеген саклаучы истәлекле урыннар, әйләнә-тирә дөнья матурлыгына тарту, аның турында кайгырту һәм аны саклау белән кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Икс» («Туган ягыңны өйрән») клубы эшли.
 

Рәмзия Хәйрова, Шөгер мәктәбе директоры урынбасары


2017 елда Шөгер балалар китапханәсе Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә грант отты. Әлбәттә, бу безнең китапханәченең зур казанышы.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 17 март санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X