Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: без дә диктор булып карадык

Хәтеремдә калган истәлекне яңартырга булдым әле.

 

1964 елда безнең Тимәш мәктәбенә көдрә чәчле, чибәр журналист-шагыйрь килде дигән хәбәр укытучылар һәм укучылар арасында яшен тизлегедәй таралды.

Без кызыксынып күзәтеп торабыз, алар директор бүлмәсенә кереп киттеләр. Ике телдә әйбәт сөйләшүчеләрне (татар классындагыларны) берәм-берәм директор кабинетына чакырта башладылар. Аннан чыгучылар сер бирмичә генә: “Әй, анда китаптан укырга кушалар, бер өзек укытып карыйлар”, - диделәр.

Без гаҗәпләндек инде, безгә 14 яшь бит, янәсе укуны су кебек эчәбез. Шуннан миңа да чират җитте. Өстәл артында теге чибәр абый утыра. Миңа да китаптан укырга кушты. Әкрен генә укый башладым, аңа карап алам да, тагын укыйм. Шунда ул туктатып: “Ярар, бик әйбәт укыйсың, сеңелем, кирәк җирләрдә туктап та торасың, русча әйтсәк, с выражением”, - диде.

Исемемне сорады, әти-әниләр белән кызыксында. Мин аңа әбием белән яшәвемне, әти-әниләр башка җирдә сеңелләрем белән торуларын әйттем. Бераз гаҗәпләнде дә ул. Исемем турында “Бану дигәнен дә өстәмәгәннәрме?” дип сорады. “Галиябану кебек җырламыйсыңмы?” дип әйткәч, мин аптырап та киттем. “Әйе шул җырлыйм. Күптән түгел Лениногорскида конкурста “Рәйхан” җыры белән беренче урын алдым”, - дип җавап бирдем. 

Ул мактады. Аннан ярым ятим балалар шулай моңлы була дип әйтеп куйды. Мин, әлбәттә, ул заманда аның сүзләрен аңламадым, тик хәтеремдә калдылар. Ул үзе белән таныштырды, телевидениегә балалар тапшыруына диктор итеп  (бер малай, бер кыз) балаларны сайларга килгәнен әйтте. Шулай итеп, мин Рәшит Әхмәтович Шиһапов белән танышу бәхетенә ирештем.

Классташым Басыйр белән шул елны күп кенә атаклы шәхесләр белән таныштык, аралашу бәхетенә дә юл ачылды. Җәмит Рәхимов, Альберт Хәсәнов, Аркадий Троепольский, рөстәм Нәбиуллин, Каниф Хәкимовлар үзләре дә  безнең белән ягымлы мөнәсәбәттә булды, мактап та алалар иде. Бәлки, шул еллардагы хатирәләр хәзерге замандагы кешеләрне аерырга өйрәткәндер. Масаеп, үзләрен югары куючыларны мин укымышсыз икәнлекләрен сизәм, кайвакыт үз “урыннарына да утыртырга туры килә”. 

Махсус бүлмәдә булачак текстны ятларга да туры килә иде, чөнки телесуфлерлар юк. Дәрәҗәле, югары белемле дикторлар да текстны берничә кат укып чыга. Рәшит абый безне күп нәрсәгә өйрәтте, оялмаска, югалып калмаска, кешеләр белән ничек аралашырга кирәклекне төшендерде. Аның биргән киңәшләре тормышымда ярдәм итте. Чөнки әбием 61 яшендә мәрхүм булгач, кече кызы Фәһимә апам Ташкент шәһәренә алып китте, ә мәктәптә төрле милләт балалары бихисап, миңа алар белән әңгәмә кору җиңел булды. Укытучыларыбызның күбесе яһүдләр, алар да мине ни өчендер аеруча үз иттеләр.

Еллар узды. Лениногорск телевиденисе яңадан үз эшен башлап җибәрде. Ул элек телеүзәкнең үзендә иде, зәңгәр экраннарда бик күп шәһәр һәм авыл эшчәннәрен күрергә туры килде. Аның директоры Наил Вячеславович Нурмөхәмәтовны да яхшы белә идем, чөнки ул  да Ташкент шәһәреннән. Төпле белемле, гаҗәеп сабыр кеше иде. 

Ул елларда халык һинд киноларын яратып карады. Мин Наилгә җомга көнне кич белән шул фильмнарны күрсәтүне сорап, мөрәҗәгать иттем. Ул бик куанып риза булды. Халык та моңа шатланды, үзләре үк мин эшләгән балалар бакчасына кассеталарны китерделәр. Ул елларда реклама белән борчу юк. 

Телевидениедә яңа дикторлар белән танышырга туры килде. Казаннан Дмитрий Второв та еш килгәләде. Чөнки диктор Эльмирага күз төшергән булган, аннан алар өйләнештеләр һәм безнең дикторны Казанга алып китте.

 Мин балалар бакчасында эшләгәндә, республика буенча үткәрелә торган, бәйрәмнәргә багышланган чараларны минем төркемгә килеп, төшерә иделәр, аннан без зәңгәр экраннар аша карыйбыз.

Галия Шакирҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев