Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Казан-Урал сәяхәте

Күптән түгел Урал төбәгенең шәһәр һәм авылларында VII Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы оештырылды. Тарихчылар җыенында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 42 тарихчы катнашты. Тагын регионнарда 50-100 кеше кушылды.

 

Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессының туган якны өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов җитәкләде. Безне һәр җирдә татарларыбызның милли сые – чәк-чәк белән каршы алдылар. Барган калаларыбызда иң элек үзебезнең газиз кешеләребез – Тукай, Җәлил, З.Рәсүлев, Әхмәтов һ.б. шәхесләребезнең һәйкәлләрен барлыйбыз.

Быелгы  Бөтенроссия форумы “Урал төбәге татарлары: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталды. Ул Пермьдә башланып китеп, Серов, Каменск-Уральск, Екатеринбург калалары, Свердлов өлкәсендә, Кунашак районының Бәгәрәк Тамак һәм Мөслим авылларында, Чиләбе өлкәсенең Троицк каласында дәвам итеп, Чиләбенең үзендә төгәлләнде. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, Мәдәният йортларында, Даими вәкиллектә, мәчет һәм мәдрәсәләрдә, түгәрәк өстәлләрдә очрашулар булды. Һәртөрле архитектура һәйкәлләре, экскурсияләр, музейлар, концертлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр,  студентлар һәм укучылар белән очрашулар – һәркайсы күңелгә төрлечә тәэсир итте: әсәрләндерде, кызыктырды, гаҗәпләндерде, сискәндерде, елатты, сокландырды, шатландырды, күп эмоцияләр кичердек!

Пермь каласының А.М.Горький исемендәге төбәк китапханәсендә “Татарларның фән һәм мәдәнияты көннәре” һәм төбәкчеләрнең VII Урал форумы ачылды. Безне татар халык ашлары һәм шул якның иң зур сые булган как бәлеш белән каршы алдылар. Ул 7 катламнан тора: ак йөзем, хөрмә, кара йөзем, караҗимеш, күрәгә һәм хәлвә юка камыр белән аралаштырып пешерелә. Конференцияне татар милли-мәдәни автономия рәисе, фән докторы, профессор Данир Галимҗан улы Закиров алып барды. Ул Пермь татарларының 300 еллык тарихы белән таныштырды. Үзебезнең җитәкчебез академик Альберт Борһанов Урал регионында рухи-мәдәни мирасыбыз, төбәкчеләрнең эшчәнлеге, авыл тарихларына багышланган китаплар, Уралдагы бөек шәхесләребезгә куелган һәйкәлләр турында сөйләде.

 “Пермь крае милли-мәдәни автономиясе”нең регион оешмасы рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов татарларның урындагы тормышын бәян итте. Мин үземнең якташым – Әлмәт районының Чупай авылыннан булган Хәлил Хәмис улының ирешкән дәрәҗәләренә сокланып утырдым: Пермьдә югары белем алып, юл хәрәкәтен оештыруда эшли, милиция полковнигы. 2011 елда юл агентлыгында министр ярдәмчесе, губернаторның Мактау хатлары һәм медальләр иясе. 2013 елдан, менә ун ел инде, регионда татар автономиясе рәисе булып эшли. Әнисе Зөләйха яклап, безнең Югары Чыршылы тамырларыннан. Мин дә “Ай нурында нәсел сукмагы” китабымнан аның рәсемен ачып, 11 буын шәҗәрәсен сөйләп күрсәттем.

 Төбәктә 2010 елда узган җанисәп буенча 115 544 татар яши. 1989 елда 92 милли мәктәп булса, соңгы елларда 32 генә калган. Авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага ике сәгать, яки факультатив буларак укытыла. Крайның татарлар яши торган кайбер төбәкләрендә татар мәктәпләре бөтенләй беткән. Татар-башкорт иҗтимагый үзәге һәм милли-мәдәни автономия туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калуны бурыч итеп куйган – “татар теле гаилә тәрбиясеннән керергә тиеш”, дип саныйлар. Пермьдә мәчетләр дистәгә якын, мәдрәсәдә шәкертләр укытыла. Яңа җәмигъ мәчете төзелә. Пермьнең киләсе елда булачак 300 еллык юбилеена калада бик зур ремонт эшләре бара, юллар яңартыла. Төне буена төзелеш краннарының эшләве күренеп тора.

 Ике көннән соң Свердловск өлкәсендәге Серов каласына юл алдык. Ул 1932 елга кадәр Надеждинск дип аталган. Анда 1932 елда Муса Җәлил татар матбугатларының эше белән күзәтергә барган, аларга үзенең киңәшләрен биргән. 2021 елда анда М.Җәлилгә һәйкәл куйдылар. Без һәйкәлгә чәчәкләр салдык, балалар Җәлилнең шигырьләрен укыды. Конференциядәге түгәрәк өстәлдә мин якташларым Утыз Имәни, Риза Фәхреддин, Һади Атласилар хакында сөйләдем. Аларның яшьлекләре дә шул якта – Оренбург ягында узган. Утыз Имәни 1783-1788 елларда Каргалыда мәдрәсәдә укыган. Шуннан Урта Азия илләренә киткән. Аның Лениногорск ягы авылларында яшәгән нәсел туганнары турында минем яңа китабымнан укып белерсез. Әле менә Тимәштә аның мемориал комплексы ачылуына дип шәҗәрә агачлары ясадым. Риза Фәхреддиннең 20 ел  гомере Түбән Чыршылы белән бәйле икәнен барыбыз да беләбез инде. Һади Атласи да Каргалы мәдрәсәсендә белем ала. Түбән Чыршылыдан Габделфәттах кызы Хөсникамалга өйләнеп, икесе дә Әлмәттә мәдрәсәдә укыталар.1937 елда Фәттах хәзрәт гаиләсеннән 4 кешене кулга алып, 15 февральдә атып үтерәләр. Алар хәзрәтнең улы Габделбарый мулла, аның улы Зәкәрия һәм ике кияве - Һ.Атласи белән Р. Яруллин. Ул турыда мин кечкенә генә “Фәттах хәзрәт балалары”дигән пьеса язган идем. Аны мәктәп укучы һәм укытучылары Түбән Чыршылы мәдәният йортында һәм Әлмәт артистлары РДК сәхнәсендә куйдылар.   
    

Троицк каласы 1743 елда чикне ныгыту корылмасы булып нигезләнә. Кәрван юлында һәм Уя белән Увелька елгалары кисешендә булганга күрә, сәүдә итүдә зур урын ала. Инде 1750 елда калада Меновой двор төзелә һәм Оренбург ярминкәсеннән калышмаган ярминкә ачыла. Элек монда күчмә казах һәм башкортлар яшәгән. 1552 елда, Явыз Иван Казанны алганнан соң, Идел буе татарлары килә башлый. Ул Европадан һәм Россиядән Азияга бара торган ефәк юлында урнашып, көнчыгыш кешеләре белән Урал һәм көнчыгыш Төркестан арасын бәйләп торучы калага әверелә.
 

Троицк каласында зират үзенчәлекле. Борынгы татар зиратында бик күп дин хезмәткәрләре күмелгән. Анда кабер ташлары таш билгеләр урманы. Алар шундый мәгърур басып торалар – горур кешеләр кебек. Бездәге кебек ярты метр-бер метр биеклектә генә түгел, ә 2, 3, хәтта 4 метрлылары да бар, һәм язуы да өстән аска кадәр төзек композицияле!  Аның йөзлегендә иң өстә бездәгечә ярымай символы. Аннары исеме, әтисенең исеме, фамилиясе, яшәгән еллары, вафаты тарихы - эпитафик текст. Гарәп графикасында иман кәлимәсе, мөселман догалары, шәҗәрәсе, шигъри үрнәкләр, кятибнең исеме... Безнең якларда очрый торган тамгасы гына куелган ташларны күрмәдем. Татар әлифендә язып куелган исем-фамилияләр дә очрады. Инде хәзергечә металл пластинага буяу белән язылганнары да бар. Троицк каласында искиткеч гүзәл архитектуралы борынгы йортлар, мәчет-мәдрәсә һәм кибетләр сакланган.

Безнең юл сәяхәтебезнең таҗы Бәгәрәк-Тамак авылында булды. Ул җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борһановның туган авылы. Көньяк Уралда Пермь губернасы Шадрин өязе Катай волостенә карый торган Яңа авыл 1708 елдан, Түбән авыл 1730 еллардан билгеле. Кайбер тарихи  елъязмалар авылның 1650 елларда ук булганлыгын күрсәтә. Үз вакытында 7 мәчете булган. Хәзер ул авыллар үсеп, кушылып, Чиләбе өлкәсе Кунашак районының Бәгәрәк Тамак авылы дип атала. Элек-электән игенчелек, терлекчелек, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Киләсе 2023 елда авылга 315 ел була. Быел исә мәктәпнең 100 еллыгын һәм аның беренче директоры Камалов Җамалетдин Сираҗетдин улының (1883-1937) 140 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдык.

Язма кыскартылды. Тулы варианты "Заман сулышы" газетында басылды.

Әлфия Ямаева, төбәк тарихын өйрәнүче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев