Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: «Ник соң ул адәмнәр минем кеше түгел, ә песи булганымны аңламыйлар икән?»

«Бар, ычкын моннан, юньсез мәче», – дип аны йортның подъездына тибеп җибәрделәр.

  Ул һавада бер-ике тапкыр мәтәлчек атты да, йомшак кына дүрт аягына төште. Фатир ишеге алдында артык мияулап тормады, чөнки белә: аңа монда бүтән урын юк.

 "Димәк, кеше йоклаган вакытта, аның караватына менәргә ярамый», -дип уйлады песи, баскычтан төшеп барганда. "Ник соң ул адәмнәр минем кеше түгел, ә песи булганымны аңламыйлар икән?"

Ул йорттан чыкты. Юк, ул подъезд ишеге алдында теләнеп ятарга да, чүплектә, чир җыеп, бозылган калдыклар белән тамак ялгарга да җыенмый иде. Аның алдагы максаты: яңа хуҗа табу. Шулай ул зур шәһәр  урамнары буйлап атлап китте. Яңа йорт эзли торгач, ике көн үтеп тә китте. Кешеләрнең кайсысы аны юлында басып торган өчен тибеп җибәрә, кайсысы карамыйча да үтә, ә кайберәүләр күз карашы белән озатып кала иделәр. Шулчак ул бер паркка керде. Анда бераз моңсурак йөзле яшь кыз эскәмиядә утырып  тора иде. Песи кыз янына менеп утырды – кыз күрмәде.

    Алия – сигезенче сыйныф укучысы. Ул бик ябык һәм үзенчәлекле кеше. Үзенчәлекле дип, үз классы өчен генә үзенчәлекле ул, "артык дөрес". Шунлыктан аның белән артык беркем дә сөйләшми, ул гына да түгел, Алияне, заманча әйтсәк, "буллить" итә иделәр.
    Менә бүген дә классташлары Алиянең пеналы белән волейбол уйнадылар. Кыз  аларга үпкәләми иде, аңлый: үпкәләүдән файда юк, хәтта начаррак та була ала.

Бүген Алия парк аша кайтырга булды. Паркта ул үзенең яраткан эскәмиясенә утырды да, яшел чирәмгә карап, уйларына батты. Шулай утырган вакытта, кемдер аның киеменә сырпалана башлады. Алия песигә күз ташлады. Бәләкәй хайван күңелсез һәм ач күренә иде. Алия, елмаеп: "Нәрсә, ашыйсың киләме әллә?" – диде дә, песинең башыннан сыйпады. Ул чыннан да ач, чөнки ике көн песи бернәрсә ашамаган иде. Алия яңа танышын кулына алды да, кибеткә таба юнәлде.
     
Кибеттән ул бер "Китикет" алып чыкты да, песине кулына күтәреп, паркка китте. Кыз ризыкны таштан җәелгән юлның бер кырыена бушатты. Песи өчен бу иң тәмле азык булып тоелды. Алия сиздермичә генә песи артыннан күзәтә башлады. Дүрт аяклы җан иясе кинәт хәлләнеп китте дә, кызның озын күлмәге буйлап аның күкрәк тирәләренә үрмәләп менде.

-    Син нәрсә, күлмәгемне ертасың бит, – диде Алия һәм песине кулына тотты. Кыз бераздан көлеп җибәрде, аның күзләре энҗедәй ялтырый башлады, ә йөрәгенә моңа кадәр беркайчан да булмаган рәхәтлек, җылылык хисләре тулды.
"Безгә кайтасыңмы?" – дип сорады ул. Песи: "мияу" дип җавап бирде. "Нишләп ул минем белән сөйләшә икән? Башкалар сөйләшмичә генә өйләренә кертә иде. Хәер, бер-ике атнага торыр урын тапсам, яхшы булыр иде", – дип уйлады мәче. Ишектән  Алияне әнисе каршы алды. Баштан песигә каршы булуын күрсәтсә дә, бердәнбер кызының гел моңсу була торган йөзендә бар дөньяга нур сипкән елмаю күргәч, ризалашты.

  Өйгә керүгә үк песи йөрергә, тырнарга, яларга ярамый торган җирләрне табарга тырышты. Кеше булмаса да, әллә ничә йортта килмешәк булганнан һәм барысыннан дә очып чыканнан соң, ул нәрсәгә тияргә яраганын, ә нәрсәгә ярамаганын яхшы белә иде.

 Алия песине үз бүлмәсенә алып керде һәм караватка утырды. “Кушаматың нинди икән соң синең? Йоның шундый куе кызгылт-сары төстә. Әйдә, син Ялкын буласың, ризамы?- дип сорады кыз. "Һмм, "Ялкын" миңа ошый", -дип уйлады песи һәм ризалыгын белдереп, мырылдый-мырылдый Алиянең аякларына сырпалана башлады.

    "Ялкын" Алиянең тормышына шулай  килеп керде. Аның белән көннәр бөтенләй үзгә булды. Дәресләр беткәч үк, өйгә ашыга башлады. Өйдә, кечкенә иптәшен ашатып, үзе ашап, ашык-пошык өй эшләрен әзерләгәч, Ялкын белән урамга чыга. Саф һавада йөреп кайткач, ул песинең аякларын юа иде. Баштан, "нигә ул минем аякларымны юа, мин үзем дә чистарта беләм", – дип уйласа да, соңыннан песи моңа күнекте. Өй эшен әзерләгәндә дә, китап укыганда да, йоклаганда да, песи  гел Алия янында иде. Ул күңелендәге бөтен борчуларны да Ялкынга сөйли, ә песи мырылдап, сырпаланып Алияне  юата иде. Кыскасы, Алия дә, Ялкын да бер-берсенә бик ияләштеләр, аерылмас дәрәҗәгә җиттеләр.

    Шулай бер ел узып та китте. Берзаман Ялкын үзгәрде. Салган ашка тотынып та карамый, үзе кырыена Алиядән башка беркемне дә якын китерми башлады.  Алия исә төшенкелеккә бирелде. Кыз сизә иде: Ялкынга нидер булды. Ул аны ветеринарга алып барды. Анда бу – картлык чире, диделәр. Әйе, Ялкын инде уннан узган иде, ул дөньядан китәргә әзерләнә.

    "Ялкын үлсә, бүтән сөйләшер иптәш калмый, мин тагын берүзем булам", – дигән уйлар аның йөрәгенә бер-бер артлы сарыла иделәр, ләкин алар йөрәкне җылытмады, киресенчә, суыттылар гына. Алия шул уйлар белән паркка керде дә, Ялкын белән беренче тапкыр очрашкан урынга утырды. Аның күзләреннән бер-бер артлы тамчылар тама башлады.

    "Болай ярамый, хуҗага тиешле рәхмәтне белгертергә кирәк",- дип уйлады да, песи, Алиянең итәгеннән сикереп төшеп, күрше эскәмиядә утырган кызга юнәлде. Аның итәгенә килеп утырды. Алия моны күреп алды. “Ялкын, кая барасың инде. Гафу итегез, ул шуграк”. Ә теге кыз: “Юк, юк мин песиләрне яратам. Ә сез ник елыйсыз?”
- Ялкыным тиздән үләргә...
 - Кызганыч, ләкин бу дөньяда берни дә мәңгелек түгел шул.
- Исемегез ничек?
- Алия. Сез?
- Гөлия...
 Менә шулай Алия үзенең беренче, юк, икенче дустын тапты. Аларның сөйләшер сүзләре, үзләрен борчыган уртак темалары күп булды. Ә песи? Ә песи хуҗасына бурычын кайтарды да, берничә көннән Алия белән Гөлия урамда йөргәндә, беркем дә сизмәгәндә, юкка чыкты.

Минислам Маһиҗанов, Кирлегәч мәктәбе укучысы

фото: нейрочелтәр ярдәмендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев