Безнекеләр Салават шәһәреннән медальләр белән кайтты
Шушы көннәрдә Салават шәһәрендә, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган физкультура хезмәткәре, югары категорияле тренер Хәниф Шәфыйковны олылап искә алдылар.
Тренер буларак, Хәниф Хәмит улы Шәфыйков, эшен Лениногорскида башлап җибәргән, үзенең эш дәверендә күп спорт осталары тәрбияләгән.
Талантлы, һәрбер баланың күңеленә юл таба белгән, аларны спортта гына түгел, гомумән –укуда, тормышта үз урыннарын табарга өйрәткән остаз истәлегенә Башкортостанда зур бәйге узды.
Ярышларда күрше республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан диярлек йөзүче-спортчылар катнашты. Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче балалар, билгеле, мондый ярышлардан читтә кала алмадылар. Шәһәребезнең 18 йөзүчедән торган командасы бу көч сынашуларда бик уңышлы чыгыш ясады. Спортчыларыбызның күбесе Салаваттан медальләр белән кайттылар. Лениногорск командасының иң яшь спортчысы Настя Кожевникова бәйгедә ике тапкыр- икенче һәм бер тапкыр -өченче урынны алуга иреште.
Константин Кожевников, Роберт Харасов, Эльвира Харасова исә, үз дистанцияләренең җиңүчеләре булдылар. Икенче урыннарны Настя Артемьева, Илназ Матмурадов, Адель Насыйбуллин, Яна Ханнанова, Эльвира Харрасова яулады. Сергей Бажитов, Кирилл Спиридонов, Роберт Харасов -призлы өченче урыннарга ия булдылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде, ә ярышларны оештыручылар, бу бәйгенең киләчәктә традицион төс алачагына ышандырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев