Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск делегациясе Бөтендөнья шахтерлар Сабан туенда булып кайтты (+ фотолар)

Моннан берничә көн элек Лениногорск делегациясе Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә Сабантуйда булып кайтты.

Кузбасста IV Халыкара шахтерлар Сабан туе узды. Быелгы Сабантуйның башкаласы, татар милләтеннән булган дистәләгән шахтерлар династиясе яшәгән Прокопьевск шәһәре булды.

 Милли бәйрәм  шәһәрнең искиткеч матур урыны - Зенковский паркында үтте. Бу урын шәһәр халкының иң яраткан ял итү урыны булып тора. Сабантуй мәйданында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән делегацияләр аерым-аерым 11 ишегалды булып тезелеп киткән иде.

Аларның һәрберсендә кунак булып килгән төбәкнең тормыш-көнкүрешен, милли мәдәният-сәнгатен, аш-су осталыгын  чагылдыручы күргәзмә оештырылган. Халык уен кораллары ансамбле, илебездә яшәүче төрле милләтнең үзенә генә хас милли киемнәре, җыр-биюләре Сабантуйны чын дуслык бәйрәменә әверелдерде.

Лениногорск делегациясе Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә үткән Бөтендөнья шахтерлар сабан туена Татарстан делегациясе составында барды. Әмма бу гап-гади кунакка бару һәм күңел ачып үзеңне күрсәтеп кайту гына түгел. Лениногорскилылар – бу бәйрәмне әзерләүдә турыдан-туры өлеш кертүчеләр.

“Безнең республиканың һәрбер районының сабантуйга кагылышлы бер миссиясе бар: Россиянең нинди дә булса төбәге, шәһәре, районы, хәтта авылына барып, Сабантуй үткәрү. Илебезнең татарлар яшәмәгән бер генә почмагы да юк, борынгыдан килгән милли бәйрәмебезне алар сагынып көтеп ала. Бу мәсьәләдә безгә дүрт ел рәттән бәхет елмайды – Бөтендөнья шахтерлар Сабантуен әзерләүне ышанып тапшырдылар. Әлбәттә, үткәрүче төбәк белән берлектә, кулга-кул тотынышып, без милли бәйрәмнең бөтен нечкәлекләренә, йола-уеннарына, бәйгеләренә, Сабантуй кунакларын каршы алу-озатуларына кадәр планлаштырып, артистларны барлап, алдан хәстәрен күреп куярга тиеш идек. Шуның белән беррәттән үзебезнең Лениногорскидан барган делегациябез  белән дә халыкка ошарлык, күңелле, милли эчтәлекле программа әзерләп бару өчен тырыштык.Тырышлыгыбыз бушка китмәде дип уйлыйм. Сабантуй мәйданы төрле төбәкләрдән килгән һәм төрле милләтләргә багышланган аерым ишегаллары итеп бүленгән иде. Иң шау-гөр килеп торганы безнең ишегалды булды”,- ди делегация составында барган, Лениногорск башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова.

 Сабантуйның Лениногорск делегациясе төпләнгән ишегалдын уратып алган халык, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, хәл-әхвәл сораша, күргәзмәгә куелган кул эшләре белән кызыксына. Кайберсе янәшәдә генә уйнап торган гармунчыга кушылып җырлый, гармун моңы һәм җырга күз яшьләре кушыла. Өлкәнрәк яшьтәгеләр “эх, туган якларны кайтып күреп булмас инде” дип уфтанса, яшьрәкләр Татарстанның үзенә Сабантуйга кайтырга ниятләвен белдерә, барысы да  гармун моңын ишеткәч, бөтен мәйданны уратып, шул тавыш килгән якка ашыгуларын сөйли. Проковьевск Сабантуенда шәһәребезнең иң оста ике гармунчысы:  Рөстәм Идиятов һәм Илдус Әхмәтҗанов җырдагыча, моңсызларны да моңландырдылар.

Лениногорскилылар үз ишегалларында токмач кисү остаханәсе оештырган иде. “Кулдан кискән токмач бу якларда бик таралган ризык түгел, шуңа күрә без үзебезнең милли ризыгыбызны әзерләп күрсәтергә булдык. Остаханәбез сабантуй кунакларына ошады, алар токмачны кисеп тә, кайберәүләр хәтта чи килеш кенә ашап та карады. Мин үзем шәһәребездәге “Ак калфак” берләшмәсендә торам, Кузбасста да бар бу оешма, аларны эзләп таптым, планнар, алдагы ниятләр турында сөйләшеп, фотога төшеп, бергә бик күңелле аралаштык. Максатыбыз бер – милли йола, гореф-гадәтләребез, телебез һәм мәдәниятебезне саклау булгач, аралашу да җиңел, дустанә булды”,- ди шәһәребез делегациясе әгъзасы Регина Гыйззәтуллина.

Сабантуй кунаклары өчен зур концерт программасы әзерләнгән иде. Лениногорск артистлары да бәйрәмне матур чыгышлары белән бизәде, шәһәребезнең талантлы җырчысы Раил Гыйззәтуллин Сабантуй өчен махсус иҗат ителгән, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезгә багышланган җырын башкарып, тамашачыларны тагын күз яшьләрен сөртергә мәҗбүр итте.

Милли бәйрәмдә төрле төбәкләрдән, шул исәптән  Татарстаннан да килгән 500дән артык әйдәп баручы артистлар катнашты. Тамашачылар “Себер калейдоскобы” бию театрының чыгышы белән хозурландылар, ә Татарстаннан килгән “Агыйдел” барысын да биюгә кушылырга мәҗбүр итте. Теләге булган һәркем танылган рестораннар әзерләгән шахтер кулешы белән сыйлана алды. Шулай ук чәк-чәк бәйгесе дә  узды.

Бәйрәм кунакларын Кузбасс губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илья Середюк сәламләде. Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның  котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

“Без юлда кайтып барганда ук, киләсе Сабантуй турында уйлаша башладык. Үткән елларда, монысында нинди кимчелекләребез, нинди уңышларыбыз булуы турында сөйләштек, фикер алыштык. Киләсе елга бу эшне безгә тапшыру-тапшырмаулары әлегә билгесез. Әмма без дуслык-туганлык күперен салу һәм саклау эшенә һәрвакытта да әзер”,- ди Гөлнара Вагизова.

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 июль санында булачак

Фотолар Гөлнара Вагизова тарафыннан тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев