Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

Лениногорскиның 6нчы мәктәбе территориясендә Россия Герое Дамир Исламов һәйкәле янында, аның истәлегенә багышланган чара узды.

Якташыбыз,  Россия Герое Дамир Исламовның һәлак булуына нәкъ бер ел булды. Бу көнне Дамир укыган мәктәптә өлкән сыйныф укучылары да,  остазлары да Дамирны искә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 7 март көнендә  Т-72Б1 танкы экипажы гвардия командиры өлкән лейтенант Дамир Исламов, корал наводчигы Дамир Гыйлемһанов һәм машина йөртүче механик Иван Цевун составында ЛНРНЫҢ Төньяк Донецк районы Золотое шәһәре районында дошманны штурмлый. Бәрелеш вакытында танкка ут каба. Экипаж янып торган танкны ут астыннан чыгара, сүндерә һәм позициягәә кире кайта. Шуннан соң, Россия танкы биш танкка каршы тора,  дүртесен юк итә.  Ләкин Дамирларның танклары дошман тарафыннан юк ителә. Экипаж, кызганычка каршы, һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев