«Булганда алып калыгыз»: Татарстанда ит кытлыгы бармы?
Соңгы ике атнада халык арасында: «Татарстанда ит кытлыгы башланырга мөмкин икән», – дигән хәбәрләр йөри башлады. Әлеге сүзләргә иткә кинәт бәяләр күтәрелү дә өстәлде. Шуңа бәйле рәвештә халыкның шик-шөбһәсе тагын да артты. Бәяләрнең кисәк күтәрелү сәбәбе нидә? Татарстанда ит дефициты булу куркынычы дөреслеккә туры киләме? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзләде.
Билгеле булганча, һәр атнаның шимбәсендә Казанда һәм тагын берничә зур шәһәрдә язгы ярминкәләр уза. Әлеге чараларның беренче көнендә без Ямашев проспектында урнашкан «Бәхетле» кибете каршындагы ярминкә мәйданына бардык. Көзге ярминкәләр белән чагыштырганда, ит сатучыларның да, ит күләменең дә аз булуына игътибар иттек. Дөрес, ул вакытта сәгать иртәнге 9 тулып киткән иде инде. Бәлки без чыкканчы сатучылар яхшы гына сатарга өлгергән булгандыр. Чөнки өч ноктада да аларның ите бик аз калган иде.
– Булганда алып калыгыз. Тиздән иткә дә кытлык башланырга мөмкин, – диде Кайбыч районыннан килгән, әмма исемен әйтергә теләмәгән фермер ханым. – Ит бүген бик күп сатылды, шуңа күрә бездә дә аз гына калды. Халык кырылып алды, чөнки ярминкәдә ит артык күп түгел иде. Шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да малларын киметә яки бөтенләй бетерә, чөнки азык запасының төбенә кыш көне үк төшә яздык. Терлек асраучыларга болай да җиңел түгел иде, хәзер тагын да авырлашты. Болай да очын очка ялгап баручы фермерлар эшләрен бетерергә мәҗбүр.
Ит бәяләренә килгәндә, аларны кем ничек тели, шулайрак куя, ахрысы. Казанның Адоратский базарында алыпсатарлар итнең бер килограммы өчен 730 сум сорый хәтта. Биредә үк 680 сумга тәкъдим итүчеләр дә бар. «Казан» агросәнәгать паркында итнең бер килограммы уртача алганда 500 сум тора. Авылларда шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сатыла торган ит бәясе 380–420 сум тирәсендә тирбәлә. Дәүләт статистикасының 18 мартына булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда терлек итенең уртача бәясе – 437,68 сум, ә дуңгыз ите 281,1 сум дип билгеләнә.
Ит белән алыш-биреш итүчеләр, ягъни арадашчылар да ит бәяләренең кинәт өскә сикерүенә басым ясады. Хуҗалыклардан ит сатып алып, аларны комбинатларга тәкъдим итүче Рамил Абдуллин әйтүенчә, әлегә республикада ит дефициты юк.
Тулырак https://vatantat.ru/2022/04/78554/ сайтта укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев