Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чияле Тау авылындагы зираттан берничә метр койманы урлап киткәннәр

Районыбызның Чияле Тау авылындагы зираттан берничә метр озынлыкта койманы урлап киткәннәр. Мондый намуссыз эшкә кемнең кулы барган?

Акчага кызыгып, шулай эшләгәннәрме?

Редакциягә шушы Чияле Тауда туып-үскән Фәнүс Гыйматдиновтан хат килде. Ул зираттагы агач коймаларны яңа, корыч коймаларга алыштырулары һәм 25 ел торган коймаларны урлап китүләрен яза. Әйдәгез, хатны бергәләп укыйк.

“1990 нчы еллар азагы, 2000 еллар башында Яңа Иштирәк авыл советына караган кечкенә генә, 10-11 гаилә тормыш алып барган Чияле Тау авылының элек агачтан тотылган зират коймалары череп, бик начар хәлдә кала. Авылда күбесенчә өлкән яшьтәгеләр генә торганга һәм койманы төзәтергә теләүчеләрне, эш алып баручы табылмагач, Фәнүс Гыйматдинов “Татнефть” җитәкчелегенә, ул чактагы  генераль директор булган Шәфәгат Тәхаутдиновка үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Шәфәгат Фәхразович әлеге эшне Лениногорск нефтьчеләренә йөкли. Рафаил Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге нефть һәм газ табу идарәсе  хезмәткәрләре бу эшне тиз арада, йөз еллар торырлык итеп башкарып чыгалар. Көннәрдән беркөнне бер каберлек өстенә куйган койманы алып китәләр.

Күптән түгел исә төзеткән җитәкчеләргә һәм ясаган хезмәткәрләргә 25 ел буена догалар укып, рәхмәтләр әйтеп, шундый төзек зиратның коймасы булганга, кыргый хайваннар таптамаганга шатланып яшәгән авылдашлар зиратка килгәч, зират коймасының бер өлешен кисеп алып китүләрен күреп гаҗәпкә калалар. Мондый вәхшилекне бары вөҗдансыз кешеләр генә эшләргә мөмкин”.

Чияле Тауда туып-үскән, 1970 елларда авылдан киткән 67 яшьлек Ришат Хәмидуллин апрель ахырында зиратка туганнарының каберлеген чистартырга баргач, койманың юклыгын күрә.

“Башта эш белән мәшгуль булып, күрмәдем. Аннары гына күзем төште. Мондый эшкә ни әйтергә? Берничә метр койманы алып киткәннәр. Ашыкканнар, күрәсең, әнә, бер кисәген алырга да онытканнар. Чыдамлы коймалар иде, әле тагын 200 еллап торасылар иде”.

Бу хәл турында полициягә хәбәр иткәннәр. Ләкин җинаять составы юк дигән сәбәп белән җинаять эше ачмаганнар. Әлеге коймаларның кемнәргә кирәк булуы бар дигәндә, авыл халкы металл “аучылары” түгелме икән дигән фаразны да әйтә.

Хәзер Чияле Тауда беркем дә яшәми, ләкин пропискада торучылар бар, ди Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова.

Әлеге авылда туып-үсүчеләр кече Ватанны ташламыйлар, кайтып зиратта өмәләр үткәрәләр. Әрвахларның рухы шат булсын дип тырышалар. Моннан тыш авылдашлар очрашуы да уза. Хәтта Сабантуй да уздыралар. Үзләре концерт номерлары оештыра, акча җыешып, бүләкләрне дә үзләре ала. Шулай итеп, җәй айларында матур табигатьле гүзәл Чияле Тау авылы гөж килеп ала.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 июнь санында укый аласыз.

  • Чияле Тау авылында 1925-1926 елларда тормыш башлана. Анда Яңа Иштирәк авылыннан кешеләр күченеп килә. Ул елларда тауларда һәм урманнарда бик күп чия агачлары үскән һәм авыл исемен Чияле Тау дип кушканнар. Колхозлашу хәлләре башлангач, авыл халкы колхоз оештырган. Соңрак “Дирижабель” дип аталган колхозны Яңа Иштирәк колхозына кушканнар. 2006 елдан авылда бер йортта да торучы кеше калмый. Шулай итеп, Чияле Тау авылы юкка да чыга.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев