Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Чишмә» берләшмәсенә яңа иҗатчы кушылды

Шигърияттә - яңа исем.


 Бүгенге көндә Гөлназ Хәкимова -  өч дистәгә якын шигырьләр авторы. Аннары аның шигърияткә тартылуы бабасыннан, әти-әнисеннән, яшәү рәвешеннән дә киләдер дип уйлыйм. Бабасы Галиәкбәрне, авыр туфрагы җиңел булсын, Мөэмин-каратайда гына түгел, тирә-якта да ярату, соклану, хөрмәт белән искә алалар. Мөэмин-Каратай авылының халык артисты ул!

Күптән түгел Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе утырышында инде моңа кадәр төрле теманы яктырткан, байтак шигырьләр авторы, Лениногорскиның 6нчы мәктәбендә ана теле фәнен укыткан, Гөлназ Хәкимованың шигырьләрен тыңладык. Төп максатыбыз –  аны “Чишмә” иҗат берләшмәсенә кабул итү. Гөлназ шәһәребездә танылган, нәтиҗәле эшләп килүче, күпсанлы шәкертләренә татар теленең матурлыгын, гүзәллеген, мәңгелеген укучыларын төшендерә, сеңдерә белә торган мөгаллимә. Ул байтак еллардан бирле бөтендөнья татар әдәби марафонында теләп катнаша, шәһәр, район, республика күләсендәге әдәби-иҗади бәйгеләрдә катнашып, күркәм нәтиҗәләргә ирешә.
Тормыш иптәше Ильяс Хәкимов белән Лениногорскида гомер итәләр, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Илназ – Казан энергетика институтының өченче курс студенты. Икенче уллары Фаяз 6нчы мәктәпнең 6 сыйныфында укый. Кыскасы, тату, бердәм гаиләне үрнәк гаилә дип беләбез.
   
 “Чишмә”дәге каләмдәшләребез Гөлназ Хәкимованың иҗатына уңай бәя бирде. Без аны рәхәтләнеп үз сафларыбызга кабул иттек. Гөлназга исә илһамлы иртәләр, милләт йотылып укырлык әсәрләр иҗат итүен теләп калам.

Таһир Шәмсуаров

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.
                                                                      
 Бәхет гөле
Чәчәк атты бәхет гөлем
Чык сулары сипкәнгә.
Күңелемнең нурлары
Һәркөн назлап үткәнгә.

Чәчәк атты бәхет гөлем
 Пар чәчәге белән юатты.
 Хыял күбәләге кагылып,
Нечкә хисләремне уятты.
Чәчәк атты бәхет гөлем
 Була күрсен бер үк гомерле.
Кыраулардан саклармын сине  
Күпсенмәгез бәхет гөлемне.
 

Гөлназ Хәкимова
 
 
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев