Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын ир-егетләр кайда да югалып калмас

Без бу атнада 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.

 

Ир-ат- гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Солдат ул - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ. “Батырлык һәм тәвәкәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”- дип язган совет педагогы В.А. Сухомлинский. Урмышлы авылының патриотлары – дүрт әфганчы ир-егетләре дә шундый сыйфатларга ия булып, туган ил өчен үз гомерләрен кызганмыйча, илебезнең көньяк чикләрендә иминлекне тәэмин иттеләр.

Бүгенге көндә дүртесе дә исән-сау, тыныч тормышның кадерен белеп, балалар, оныкларга куанып, гомер итәләр Ул чакта 18 яшьлек егетләр авыр хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килер дип, уйламаганнар да. “Исән-имин туган якка кайту зур бәхет”, - ди Нәфис Минаҗетдин улы Кәримов. Ул 1961 нче елның 19 гыйнварында Урмышлы авылында туа. Мәктәптә укыганнан соң колхозда механизатор була, аннары 18 яшьлек егет армиягә китә. Бөтен дөньяны шаулаткан Әфганга кадәр барып җитә. 1979-1981 нче елларда Шинданд шәһәрендә хезмәт итә. Мәхшәр эченнән исән-сау котылып, туган якларга кайта.
Нәфис Кәримов солдат хезмәтеннән кайткач, механизатор эшен дәвам итә. Аннары Елхов транспорт идарәсендә 27 ел эшли. Хатыны Әлфия белән өч кыз үстерәләр, Зөлфия, Алсу, Әлфиназ әти-әниләренең шатлыгы булып үсә.

Бүгенге көндә Нәфис абый белән Әлфия ханым ике оныкка бәхетле әби- бабай булып Урмышлы авылында яшиләр.
“Ватан белән горурлану хисе, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус хисе көчле булгандыр, ут эченнән шуңа исән-сау чыга алганбыздыр”, - ди Урмышлы авылының батыр улы Булат Миннегата улы Вәлирахманов. Хәзер Булат абыйга – 61 яшь. Бүгенге көндә Әлмәттә яши. Технологик транспорт идарәсендә КамАЗ машинасында эшли. Шулай да туган авылын онытмый, кайтып йөриләр. Ул Тәслимә һәм Миннегата Вәлирахмановлар гаиләсендә 1962 елның 19 октябрендә дөньяга килә. Ике сеңелесенең яклаучысы булып үсә. Мәктәп еллары тиз үтә, Ватан каршындагы бурычны үтәр вакыт җитә. Лачындай егеткә, корал тотып, Әфган җиренә утка керергә туры килә. “Иң авыры – сугышчан дустыңны югалту”, - ди әфганчылар. Туган якны сагынып, җирсү хисе белән Урмышлыга кайтырга насыйп була. Булат Вәлирахманов Гөлнур исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр. Ике малай тәрбияләп үстергәннәр, аларның да хәзер үз тормышлары.

Бүген Әлмәттә, өч онык өчен шатланып яшәп торалар. Хатыны Гөлнур ханым балалар хастаханәсендә ашарга пешерүче хезмәтен башкара. Булат абый ике сеңелесе белән дә туганлык җепләрен саклап яши: Альбина ханым – Бөгелмәдә, Бриллиант – Әлмәттә. Булат абый һәркөн юлда, машина руле артында үткән гомерне уйлап, ә бу көннәрдә исә армиядә булган вакытларын искә төшереп, армия елларын, бергә хезмәт иткән дусларын да хәтергә ала.
Әфганстан җирендә сугыш 10 елга якын бара. Бу елларда улларын армия сафларына озаткан аналарның теләге бер була: “Әфганстанга гына эләгә күрмәсеннәр!” Ләкин без дигәнчә генә булса иде ул. Урмышлыда 1967 елның 3 июнендә туып-үскән егет - Фәрхәт Тәлгать улы Фәтхетдиновка да шушы җирдә булырга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, 1984-86 елларда Әфганстанның Кабул шәһәрендә хезмәт итә. Таулы-ташлы яклардан, шулай ук чыдап булмаслык эсселектән, сугыш кырыннан исән-имин котылып, туган ягына кайтып җитә.

Гаилә юлын Фәрхәт абый тормыш иптәше Резедә белән Лениногорск шәһәрендә башлап җибәрә. Үзе озак еллар нефть тармагы предприятиесендә эретеп ябыштыручы булып эшли, ә хатыны үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы вазифаларын башкара. Ике бала: кыз һәм малай үстерәләр. Кызлары гаиләсе белән Әлмәттә яши, ә малайлары гаиләсе белән Лениногорскида. Әби-бабайга – 5 онык куаныч-юаныч. Фәрхәт абый лаеклы ялда. “Бу сугыш беткәнгә озак еллар үтсә дә, аның йөрәк ярасы безнең күңелләрдә”, - ди әфганчы Фәрхәт Фәтхетдинов.
 1981нче елда Урмышлы авылы тагын бер егетен исән-имин кайтуын теләп Әфган җиренә озата. Шөкер, Радик  Минзөфәр улы Кәримов, ут-суны кичеп, исән-сау туган ягына кайтып җитә. “Чит ил туфрагындагы бу сугышта безнең илнең никадәр асыл улларының гомере өзелде. Әфган җирендәге сугыш кичәге малайларның ихтыяр көчен ныгытты, аларны дуслыкның кадерен белергә өйрәтте”, - дигән фикер җиткерә ул.

Радик Минзөфәр улы 1962 елның 3 маенда Урмышлыда туа. Малай чагы башкаларныкы сыман, гаиләдә булышып, шул ук вакытта мәктәп тормышы белән кайнап узып китә. 1981-1983 нче елларда Әфганстанда хезмәт итә. Солдат хезмәтеннән кайткач, язмышын Әлмәт шәһәре белән бәйли. Үз тиңен табып, гаилә корып җибәрә, бүгенге көндә ул төзелеш кибетләре челтәрендә эшли, тормыш иптәше Рузалия үзәк хастаханәдә лаборант хезмәтендә. Кызлары Әлфинәнең, оныклары Альвина, Рузальнең уңышларына-казанышларына куанып, Урсалыда үз өйләрендә, чәчәк бакчаларына күмелеп матур гомер кичерәләр.

Әфганстанда армия хезмәте үткән ир-атлар Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелгән, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 35 еллыгы датасына битараф кала алмыйлар. Гаиләдән алган намус, вөҗданлылык, үз ягыңны ярату кебек хисләр аларга сеңдерелгән. Шул хисләр белән яшәп, тормыш юлында югалып калмаганнар.
Лениногорскидан ул сугышка 260 ир-егет китә, 10сы чит җирдә ятып кала. Татарстаннан исә Әфган сугышы хәрби хәрәкәтләрендә 11 мең 500 кеше катнаша.  

Розалия Мостафина

 


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев