Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүрт төрле ташламалы ипотека программасы булачак

Россиядә ташламалы дүрт ипотека программасы пәйда булырга мөмкин.

Алар яшь белгечләргә һәм сәнәгатьтә, төзелеш, фән тармакларында эшләүчеләргә тәгаенләнәчәк. Бу хакта “Парламентская газета” Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сүзләренә таянып яза.

“Инде киләсе сессиядә үк берничә яңа программаны карый башларбыз дип уйлыйм. Алар, бер яктан, халыкка торак сатып алуны гадиләштерәчәк. Икенче яктан, дәүләткә гаять мөһим өлкәләрдә үз мөмкинлекләрен үстерүгә юл ачачак. Иң элек сәнәгатькә кагыла бу: бик кирәкле белгечләр өчен, аеруча югары технологияле алдынгы производстволарда эшләүчеләр өчен ташламалы шартлар тудыру зарури”, – дигән Аксаков.

Комитет рәисе фикеренчә, барыбер дә ташламалы чаралар кирәк. Тик аларның тәртипкә салынганрак булуы мөһим. Мондый очракта базарда галәмәт зур ихтыяҗ барлыкка килмәячәк. Исегезгә төшерәбез: белгечләр, 8 процентлы ташламалы программа төгәлләгәннән соң, яңа шундый программаларны көтеп булмаячагы, чөнки аларның базарны кирәгеннән артык җанландыруы турында сөйли башладылар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149848/
© Ватаным Татарстан

фото: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев