Дус, тату гаиләләр туганлык җепләрен, йолаларны саклыйлар
Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» - “Эхо вековв истории семьи” республика шәҗәрәләр фестиваленең район этабы җиңүчесен ачыкладылар, 11 буын нәселен тапкан Бәдртдиновлар гаиләсе җиңүче булды
Шәһәрнең Тимерьюл станциясе микрорайонында урнашкан күпфункцияле үзәктә – мәдәният йортында узган конкурста районыбызның 3 гаиләсе катнашты.
Традиция буенча, конкурста катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз нәселләре белән таныштырдылар, гаилә традицияләре, ядкәръләре турында сөйләделәр, милли аш-суга осталыкларын, сәхнәдә концерт номеры да күрсәттеләр. Аларның әзерлеген Казан экспертлары, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары, Казан мәдәният институты хезмәткәрләре бәяләде.
Һәр гаилә шулкадәр ныклап әзерләнгән. Һәр гаилә белән тарих битен ачкан сыман танышып бардылар. Һәр гаиләнең бай эчтәлекле нәсел тарихы, гореф-гадәтләре бар. Әйдәгез без дә алар белән кыскача танышып үтик.
Кыямовлар нәселе үзләрен таныштыруны коймак белән тәмле чәйдән башлады. Гөлнара ханым тәкъдим итә тора, үзе шигырь юлларына салып, сөйли тора. Аш-су өстәле дә мул ризыклар белән тулган. Балан, кабак пирогы да, пәрәмәчләр бар. “Без әле иҗади гаилә дә. Менә монда уңышларыбызның бер өлеше генә”, - дип грамоталарны да күрсәтте Гөлнара ханым.
Кыямовлар нәселе Юлтимер, Үрнәк авылларын берләштерә. Шәҗәрәдә 7 буын әби-бабайны ачыклый алганнар. “Лилия белән Илназ – беренче буын. Мин һәм сеңелем – икенче. Әти белән әни – өченче. Әтиебез сәяхәт итәргә ярата, гөмбәгә йөри, әниебез – башлангыч сыйныф укытучысы, 35 ел гомер итәләр. Әти яклап әби белән бабай – дүртенче буын. Бабайны зур әти дип йөрттек, аның хатыны – Алия Зәкиевна (зур әни диябез) 40 ел бергә яшәгәннәр. Зур әти үлгәч, Зур әни кайнанасы белән яшәп калган, без аны инәй диябез. Инәй – Кыямов Малик Кыяметдиновичның хатыны”, - дип Гөлнара ханым шәҗәрәләре белән таныштырды. 2014 елда әбиләре нәсел шәҗәрәсен бөртекләп җыя башлагач, алар нәсел агачын заманча итеп, зур форматта эшләткәннәр. Катнаш гаилә булганлыктан, мөселман һәм православие динен хөрмәтләп, ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен саклап яшибез, дип белдерде алар. Сәхнәдә Лилия Вагапова гаилә турында җыр башкарды. Гөлнара ханым гаилә ядкәръләре арасына кайнанасының татар телендә язылган шигырьләр дәфтәрен дә куйган.
Галимовлар-Ситдыйковлар нәселе – укытучылар династиясе. Нәсел шәҗәрәсе белән таныштыручы Роза ханым Галимова гомеренең 33 елын укытучы һөнәренә багышлаган. Ике кызында да шул һөнәргә мәхәббәт тәрбияләгән. Бер кызы – Гөлназ шәһәрнең 4нче мәктәбендә эшли, икенче кызы – Фәридә Әлмәт районының Габдрахман мәктәбендә. Хәзерге вакытта Роза ханым – Глазово авыл советында. “Шәҗәрә буенча эш караламадан, 3 метрлы кәгазьдән башланды, - дип сөйли ул. – Аны миңа әти яклап туганыбыз Наилә апа бирде. Безнең әти – Тәлгать Ситдиков укытучы була һәм әни дә шул һөнәр иясе. Әни Федотовкада укыткан, танылган шагыйрь Гәрәй Рәхимнең сыйныф җитәкчесе булган. Әти – фронтовик. Мин аның парад формасын таптым, ә формада медальләр дә килеп чыкты”, - дип сөйләде.
Роза Тәлгатовнаның әтисе – талантлы кеше, шигырьләр дә язган, рәсем ясарга осталыгы булган. Сугышка кадәр Шөгер типографиясендә эшли, аннары сугыш елларында “Шөгер таңнары” газетында штаттан тыш хәбәрче була. Ә Шөгердә торганда халык театры режиссеры булып эшләгән. Ул эшләгәндә театр коллективы “Халык театры” исемен ала.
Галимовлар гаилә ядкәръләрен дә җылы истәлек итеп саклый. Шулар арасында Тәлгать абый гармуны, үз куллары белән язып калдырган язмалары, әйтик, театрга ничек итеп әзерләнүләре, афишалары, шулай ук Роза апаның әнисенең косынкалары. “Элек бит хатлар язышу бар иде. Безнең гаиләгә дә хатлар күп килде, менә алар да монда. Ә мин шул хатлардагы хаталарны төзәтә дә идем, монысы – укытучылык гадәте”, - ди Роза Галимова.
Әлеге нәселдә мәгърифәтчеләр, педагоглык һөнәрен үз итүчеләр бар: Галия Рәхимова, Энҗе Мусинаны – якты маяклар.
Шәҗәрәләр конкурсында катнашучы өченче гаилә – Бәдретдиновлар. Алар нәсел шәҗәрәсен балан агачы формасында эшләп куйганнар. “Ни өчен балан агачы сайларга булдык, чөнки гомер-гомергә өй каршында балан агачы үскән. Балан җимешләре бергә берегеп үсә, безнең нәсел дә шул җимешләр кебек, бәйрәмнәрдә, эшләрдә, авыр хәлдә, шатлыклы мизгелдә бергә”, - дип таныштыруны башлап җибәрде Иске Иштирәктән Рушания Котдусовна.
Бәдретдиновлар нәселенең тарихы 1703нче елдан башлана, типтәрләр нәселеннән. Бу хакта мәгълүматлар Илфак Шиһаповның “Иске Иштирәк тарихы” китабына кертелгән. Шәҗәрәдә 11 буынны ачыклый алганнар. Нәселнең билгесе бар, ул Ача Ай дип атала. Билге аяклар сыман ясалган. “Тик тормыйлар, гел нәрсәдер эшлиләр. Шуңа шундый билге алынгандыр”, - дип аңлатты Рушания ханым. Нәселдә төрле һөнәр ияләре бар икән, төзүчеләр, укытучылар, умартачылар. Барысы да җор телле, сүзгә, җырга, биюгә оста. Нәселнең бер буыны булган Дания Канзафарованың әнә ничек матур итеп сөйли, жюри әгъзаларын тәмле теле һәм милли ризыклар белән сыйлады. Сәхнәдә күрсәтелгән инсценировканың авторы да үзе. “Бүгенге чарага тарыдан кыстыбый әзерләп килдек. Элек бит бәрәңге уңышы күп булмаган, ә тары бар иде. Тарыдан кыстыбый – бик тәмле ул”, - ди Дания ханым.
“Безнең Зәйнәп әби аш-суга оста булган, - дип дәвам итә Рушания Котдусовна. - Туйларга коштеле, бавырсак пешерә иде. Без – балаларга, 5 бала идек, иртән торуга тәмле коймак, кыстыбый пешкән була. Балан бәлеше – иң яратып ашала торган ризык нәселдә.
Алар шулай ук балан балын да авыз итәргә алып килгәннәр. Гаилә ядкәръләре үз урынын тапкан. Монда түрлекләр, чиккән, эрләгән әйберләр, гарәп телендә Коръән, элеккеге фотолар.
Әлеге гаилә – табигать җанлы, урман-болыннарда йөреп, үләннәр, гөмбә, җиләк җыялар.Нәселдә үлән чәйләре, сертификатлы чәй ясаучы да бар. Алма уңышы күп булгач, как кою эше дә башкарыла. Кыскасы, уңган-булган, авыл җанлы, гаиләдә бер-берсен хөрмәтләүче нәсел.
Билгеле, жюри да моның шулай икәнлегенә төшенгәндер һәм лаеклы рәвештә Бәдретдиновлар гаиләсе шәҗәрәләр конкурсының район этабында беренче урынны алды. Икенчедә – Галимовлар, өченчедә Кыямовлар нәселе.
Җиңүче гаиләгә зональ этапта да катнашырга кирәк булачак. Әлеге этапта җиңүчеләрне исә Казан көтә.
Иң мөһиме – әлбәттә, нәселеңне белү, үсеп килүче буынга да сөйләп, аңлатып калдыру, ата-бабалар рухына тап төшермәү.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев