Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Элеккегә кайтып барыш...

Сизәсезме, дуслар, авыл акрынлап элекке заман тормышына кайтып бара.

Авыл кибете киштәләре ипидән сыгылып тора. Кайдан гына китермиләр аны безгә: Кукмарадан, Мари иленнән, Казаннан... Унлаган кибеттә унлаган төрдәге ипи бар, җаның теләгәнен сатып ал. Юк шул, бик алырга ашыгып тормыйлар. Күп кеше ипине үзе пешерергә тотынды.

Ни өченме? Чөнки кибеттән алган ипи (болай әйтү көфер сүз булмасын) икенче көнгә тәмсезләнә, кискәндә уала башлый, йә бик тиз күгәрә. Өйдә пешкән ипидән хуш ис килә, авызга алгач, ашаган саен ашыйсы килеп тора. Менә шулай итеп, авыл тормышы элеккеге яшәешне кире кайтара. Яхшымы бу, начармы? Сез ничек уйлыйсыздыр, әмма мин үзем моның начар ягын күрмим. Өеңдә пешкән ипи кибет ипиеннән тәмлерәк, чистарак, файдалырак икән, нигә хәленнән килгән кешеләргә ипине үзләре пешереп ашамаска ди.

Аннан, чәй мәсьәләсе. Кибет чәенең нинди чүп-чардан тутырылганын күрмәсәк тә, сизеп торабыз. Аннан бәясе дә хәйран үсеп бара. Шуңа авыл халкы берәм-берәм үлән чәенә күчә. Без үзебез дә җәй буе карлыган, кура, җир җиләге яфракларын җыеп киптерәбез, кышын эчеп чыгарлык яфрак туплыйбыз шулай. Иренмәгән кешеләр Иван-чәй әзерлиләр. Безнең кыз белән кияү, мәсәлән, Иван-чәйне бөтереп киптерә торган җайланма эшләделәр һәм кыш буе шул файдалы чәйне эчәләр. Үлән чәенең файдасы турында сөйләп торуның кирәге юктыр дип беләм. Кызыксынган кешеләр интернетка кереп үзләре укый алалар.

Күпләп сатып ала торган тагын бер нәрсә бар әле. Үткән елның декабрь аенда гына даруханәдән гел ала торган даруымны 60 сумга алып чыккан идем. Бу атнада шул ук даруны 70 сумга алдым. Дару бәяләре айлап түгел, атналап үсә хәзер. Шуңа күрә пенсиядәге карт-карчыкларның ярты акчалары шул даруга китеп бара. Бер юл бар: моңарчы таптап йөргән үләннәрне җыеп, дару итеп эчәргә.

Теләсәң бөтен төрле авыруны дәвалый торган үлән төнәтмәләрен үзеңә ясарга була. Һәм шулай эшлиләр дә. Хәерче тормыш үзе шуңа этәрә. Авылларда даруга үлән җыючылар элек тә сирәк булса да бар иде, хәзер ишәйделәр. 

Менә шушы алда мин язып үткән күренешләр иске сәламәт авыл тормышының яңадан баш калкытуын күрсәтә. Авыл кешесе үзенә генә ышана хәзер. Чөнки берәүдән дә беркайчан бернинди ярдәм алып булмаслыгы расланды. Авылны саклау – беренче чиратта татар халкын саклау дигән сүз ул. Авылларны һәм авыл халкын социаль яклый һәм үстерә торган бернинди дәүләт программалары юк. Бәлки өстә, кайдадыр томаннар арасында бардыр, әмма безнең аны күргәнебез юк. Авыл икътисадын яхшыртырга, экология мәсьәләләрен хәл итәргә, тирә-як мохитнең, табигый дөньябызның чиста һавалы, саф сулы, шифалы-сихәтле булуына ирешергә кирәк. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләре, йолалары, хезмәт күнекмәләре, пешергән ризыклары, эчкән сулары – барысы да бик мөһим бит. Шулар бетсә, югалса, авыл бетә. Авыл беттеме – халык үзе дә бетә инде.

Кеше үзенә үзе ризык әзерләсә һәм үзен үзе дәваласа гына сәламәт булып яши ала. Кибеттәге кытай порошогыннан ясалган сөт эчеп, комбикорма ашатып үстергән балык, суыткычта икешәр ай ятса да, череми торган алма ашап чирлегә әйләнми хәл юк. Сыерларын бетергән кайбер кешеләрнең кабат сыер алулары турында ишеткәләп торам. Авыр булса да, авыл кешесе менә шулай үзенекен ашарга тырыша. Үзе әзерләп, үзенчә яшәргә омтыла. Аллаһы Тәгалә шундый тырыш авыл кешесенә сабырлык вә түземлек бирсен дә, куйган максатларына ирешергә насыйп әйләсен инде.

Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

"ТЯ"

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев