Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Электр самокатлары йөртүчеләренә штраф күләме билгеләнәчәк

10 июль көнне Дәүләт Думасы беренче укылышта электр самокатлары һәм башка шәхси мобильлек чаралары (СИМ) йөртүчеләренә штрафлар билгеләү турындагы канун проектын караячак, дип хәбәр итә Вячеслав Володин үзенең социаль челтәрләрендә.

Түбән палата түбәндәге хокук бозулар өчен штрафлар билгеләргә тели:

тизлекне арттыру;

юллар, җәяүлеләр үтү юллары, тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналары буенча дөрес хәрәкәт итмәү;

юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырган өчен;

исерек хәлдә идарә итү яки медицина таныклыгыннан баш тарту.

Әлеге закон проектын кабул итү СИМ йөртүчеләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә, шулай ук гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Вячеслав Володин шулай ук быел СИМ йөртүчеләре катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан дип өстәде. Ул узган елдан бирле бу транспорт өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре барлыгын, әмма әлеге кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык булмавын өстәде.

"Ш.К."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев