Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Еллар тынычланып, исән-сау кайтыгыз”

“Еллар тынычланып, исән-сау кайтыгыз” дигән теләкләр белән һәрбер чыгыш ясаучы үзенең сүзен тәмамлады. Зәй-Каратай авылы мәчетендә мәчет һәм мөслимәләр оешмасы белән берлектә мәҗлес уздырды.


Әлеге мәҗлестә мобилизацияләнгән авылдашларыбызның әти-әниләре, хәләл җефетләре, туганнары, шулай ук моңа кадәр “кайнар нокталар”да хезмәт иткән (Әфган, Чечня) авылдашларыбыз, вафат булганнарның әти-әниләре, якыннары чакырылган иде. Мәҗлесебез кунагы – шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов.

Авылыбыз имамы, хаҗи Илдус хәзрәт Шиһапов Коръән укып башлап җибәрде һәм чара Ватанны саклаучылар көнендә узды, шунлыктан, бәйрәм белән котлады. Аннан сүзне үзенең тормыш юлын хәрби хезмәткә багышлаган, хәзерге вакытта мәчетебездә ир-атлар өчен дин дәресләре алып баручы хаҗи Рөстәм Ситдыйков дәвам итте. Рөстәм Рәис улы: “ Бәйрәмне төрле чорда төрлечә атасалар да, максаты бер – Ватаныбызны саклау һәм аңа тугры булып калу”, - дип ассызыклап үтте. 

Хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хәләл җефетләренә сабырлык теләде, исән-сау әйләнеп кайтуларын сорап, догада булырга кирәклеген ассызыклады.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова бәйрәм белән котлап, хәзерге вакытта Ватан каршында бурычларын үтәүчеләрнең якыннарына сабырлык, хәрби хезмәттәгеләргә исән-сау кайтуларын теләде. Авыл халкы тарафыннн даими рәвештә гуманитар ярдәм җыелып, шәһәрдәге җыю пунктына тапшырылуын әйтеп үтте.
Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов үзенең чыгышында хәдисләрдән, Коръән аятьләреннән чыгып, безнең язмышыбыз, тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында икәнлекне һәм һәр кешегә ана карынында вакытта, 120нче көнендә фәрештә тарафыннан язылып куелуын әйтте.

Ул һәрберебез кулыннан килә торган эш – дога дип әйтте. “Бәлки шушы килгән сынаулар кемгәдер намазга басарга сәбәп булыр, чөнки намазда догалар кабул була. Намаздан тыш та Раббыбызга ярдәм сорап, мөрәҗәгать итсәк, гөнаһларыбызны танып, тәүбә итсәк, иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә җавапсыз калдырмас”, - диде.

Булат хәзрәт үзенең вәгазендә тәкъдир белән бәйле күп кыйссалар китерде, тормыштан гыйбрәтле вакыйгалар белән тулыландырды. Хәзерге вакытта изге бурычларын үтәүче кардәшләребезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын, якыннарына сабырлык теләп, дога кылды.

Хәзрәтебез мәҗлесне оештыручыларга, үзләренең хезмәтен куйган һәрбер катнашучыга рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә шатлыклы очрашулар насыйп булсын иде.

Мәдинә Ситдикова, “Мөслимә” оешмасы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев