Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшче профессиясен үстерүгә игътибар арта (яшьләр фикере)

Республикада барлыгы 25 иң заманча ресурс үзәк булачак. Колледжлар һәм югары уку йортлары хәзер җирле җитештерүчеләр белән бөтенләй башка мөнәсәбәтләр урнаштырды. Мәсәлән, шәһәребездәге нефть техникумы "Татнефть" җәм­гыятенә эшче кадрлар әзерләүче ресурс үзәк булып тора. Әлеге система укыту системасын эш бирүче белән бергә корырга, матди техник базаны ныгытырга ярдәм итә, предприятиедә...

Республикада барлыгы 25 иң заманча ресурс үзәк булачак. Колледжлар һәм югары уку йортлары хәзер җирле җитештерүчеләр белән бөтенләй башка мөнәсәбәтләр урнаштырды.


Мәсәлән, шәһәребездәге нефть техникумы "Татнефть" җәм­гыятенә эшче кадрлар әзерләүче ресурс үзәк булып тора. Әлеге система укыту системасын эш бирүче белән бергә корырга, матди техник базаны ныгытырга ярдәм итә, предприятиедә практика үтеп, киләчәктә эшкә урнашу кебек мөмкинлекләр бирә. Нефть техникумын ике ел элек тәмамлаган Хаҗиәкбәр Әхмәдов шунда ук эшкә дә урнашкан - "Татнефть" системасына.
- Техникумда механик белгечлеге буенча укыдым. Хәзер "Лениногорскнефть" идарәсенең производство хезмәте күрсәтү участогында слесарь-ремонтчы булып эшлим. Эш процессы миңа укуга караганда да кызыграк булып тоела. Эшемә теләп киләм, бик яратып башкарам - барысыннан да канәгатьмен, - ди ул.
Түбән Чыршылы егете Альмир Вәлирахманов (фотода) авылны бик ярата, шуңа туган якта калырга булган. Тугызынчы сыйныфтан соң Лениногорскидагы 14 нче училищега укырга керә, анда «Тракторист-машинист» һөнәренә укый. Шуннан соң туган авылында аны бишкуллап эшкә алалар. Бүгенге көндә ул «Спартак» агрофирмасында мактаулы хезмәт башкара: комбайнчы булып эшли.
- Авылны яратам, эштән зарланырлык түгел, миңа ошый. Узган ел 6 мең тонна икмәк суктырдым. Аннан алдагы елны тагын да күбрәк булган иде, - ди.
22 яшьлек Альмирга елның һәр фасылында эш табыла: кыш көне МТЗ тракторында малларга азык ташый, яз-көз җир эшкәртүдә. Авыл Сабан туенда бүләксез калдырганнары юк икән.
- Гади эшче булу хәзер модада, белеп тор, киләчәктә аның абруе тагын да күтәреләчәк. Шуңа Илнурның кем булачагын төгәл белмәсәк тә, эшче һөнәренә укыту ягын карыйячакбыз. Ул аның үзенә тормышта да кирәк булачак, - дип сөйләп торды бер көнне күршем Гөлсинә ханым. Югыйсә, улы быел дүртенче сыйныфка гына бара.
Чыннан да, гап-гади һөнәр башкаручы егет-кызлар бәхет эзләп читкә китү турында уйламый да: туган авылында, шәһәрендә хезмәт итә. Хәзер эшче һөнәренең абруен күтәрү бик кирәк һәм мөһим - Республика җитәкчелегенең тырышлыгы бүген шуңа юнәлдерелгән, яшьләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә, алар киләчәкләренең бәхетле булачагына ышаныч белән яши.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшче профессия Татнефть