Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга янгын турында хәбәр иткечләрнең мөһимлеген искә төшерделәр

Фатирларны, йортларны янгыннан саклауда автоном эшли торган хәбәр иткечләр урнаштыру — нәтиҗәле ысулларның берсе.

Татарстанда  хәбәр иткечләр аркасында кеше гомерләре сакланып калынган.

Лениногорск янгын сүндерү күзәтчелеге бүлегеннән Дамир Вильданов әйтүенчә, әлеге җайланма эченә төтен эләккәндә, тавыш сигналы барлыкка килә. Ул тавыш шундый көчле, каты йоклый торган кешене дә уята ала. Хәбәр иткечне түшәмгә беркетәләр. Түшәм тарттырылган икән, стенага беркетергә дә була.

Аларның өстенлеге  автоном тәртиптә эшләүдә:
-  үткәргечләр һәм инженер челтәрләргә тоташтыру каралмаган;
-   батарейкалардан эшли һәм бер елга җитә. Кыска гына сигналлар бирә башласа, энергия чыганагын алыштырырга дигән сүз.

"Автоном янгын хәбәр иткечләре үзләренең файдалы булуын күрсәтте", - ди Дамир Вильданов.

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев