Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Февраль аенда бакчачыларга ниләр эшләргә?

Февраль аенда подваллар һәм яшелчәләр саклана торган базларның торышы тикшерелә. Аеруча бәрәңге, кишер, суган, сарымсак һәм чөгендер тәфсилләп тикшереп торуны таләп итә. Чери башлау куркынычы сизелсә, яшелчәләр арасына көл сибәргә киңәш ителә.

Февраль аенда озак өлгерүче һәм җылы яратучы яшелчә культуралары орлыкларын (татлы борыч, баклажан, помидор, сельдерей һ.б.) чәчә башлыйлар. Безнең шартларда бу эшләрне февральнең икенче яртысында, көн яктылыгы сизелерлек озая төшкәч башкарырга киңәш ителә. Бу көннәрдә шулай ук башка орлыкларны да кәгазь ленталарга чәчеп, язгылыкка әзерләп куя аласыз.

Февральдә кояш инде шактый җылы карый башлый һәм агач кәүсәләренә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә бер җылы көнне аларны аклап чыксаң яхшы. Шулай ук кояш төшә торган якны такталар белән каплаштырсаң да була.

Февральдә кар тотарга кирәк. Җылы ярата торган үсемлекләрдә кар катламын тикшерергә онытмагыз. Кар калынлыгының һәр 10 сантиметры температураны 1 градуска арттыра.

Орлыкларны ничек тикшерергә?

Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерергә.

Орлык материалларын барлап, яңа орлыкларга заказ бирергә.

Үзең әзерләгән орлыкларның тишелешен тикшерергә.

Үсемлекләрне утырту өчен план төзергә.

Рассаданы ничек әзерләргә?

Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагыз, оттырмассыз.

Орлыкны кайчан чәчәргә?

Февральдә чәчүнең бик күп үзенчәлекләре бар. Әгәр дә аларны белмәсәң, мул уңыш көтмә.

Төп кагыйдә – февраль аенда бары вегетация чоры бик озын һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр. Нәкъ менә шуңа күрә чәчәр алдыннан һәр үсентенең характеристикасын өйрәнергә кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер – сезнең кайда яшәвегез һәм теплицаның булу-булмавы. Урта полосада яшәүчеләргә кышкы утыртуны үсентеләрне теплицага күчерергә мөмкинлеге булса гына башларга тәкъдим итәбез.

Орлыкларның тишелү вакытын белү мөһим. Чәчү вакытын дөрес сайлау өчен, гадәттә, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен исәплиләр. Шуны билгеләгәннән соң, көннәрне кирегә таба санарга кирәк (онытмагыз, шытымнар чыгу өчен берничә көн, атна өстәргә кирәк).

Һәм соңгы кагыйдә: орлыкларны алдан әзерләнгән һәм тулысынча җылытылган туфракка гына чәчегез. Шулай ук орлыкларны гөмбәчекләргә каршы махсус препаратлар белән эшкәртергә киңәш итәбез.

Алда әйтеп үтелгән барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта яшелчәләрне иртә чәчү белән курыкмыйча шөгыльләнә аласыз.

https://vatantat.ru/2023/02/103921/

https://photo.tatar-inform.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X