Февраль һәм мартта озын яллар булмаячак
Быел Россия халкы өчен гадәти 23 Февраль һәм 8 Март белән бәйле озын яллар булмавына аңлатма бирделәр.
2025 елда Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә, ул стандарт эш атнасында болай да ял көне булып тора. Өстәмә ял көненә хокук саклана, бу юлы ул май бәйрәмнәрен озынайту өчен 8 майга күчерелде.
Агымдагы елда Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә, ул да биш көнлек эш атнасында ял көне. Тиешле өстәмә ял көне, җәй башында озын ялларны формалаштыру өчен, җомгага, 13 июньгә күчерелде.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев