Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган (+ видеолар)

Казанның «Уникс» концертлар залында сигезенче көн рәттән Фирдус Тямаев концертлары бара.

 

9 марттагы  концертына ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган.

Фирдус Тямаев «Гомер үтә» җырын һәлак булган егетләргә багышлады. Җыр барышында сәхнәгә хәрбиләр менде. Аннары хәрбиләр һәм Фирдус Тямаев командасы һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

«Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләребездә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең геройлар», - диде Фирдүс Тямаев.

Җыр яңгыраганда экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.

Хәрбиләр исеменнән берсе сәхнәдә тамашачыга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу кешеләрнең исемнәре хәтердә мәңгегә калачагы хакында сөйләде. «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде ул. Тамашачылар алкышлар белән җавап кайтарды. Хәрбиләр исеменнән чыгыш ясаучы хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка һәм шундый балаларны үстергән өчен солдатларның әниләренә рәхмәт әйттеләр.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев