Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Флера Тәхауова: “Шул талантлар арасына куркып барып кердем”

“Бөтен күңелләрен милли мәдәниятебез, театр сәнгате үсешенә багышлаган Рәшит абый Шиһапов, Энҗе апа Мусина, Минсаим абый Яруллиннар белән эшли башладым мин театрда. Бу талантлар арасында нәрсә эшләп йөрим мин дия идем үз-үземә”, - дип искә ала Лениногорск халык театры артисты Флера Тәхауова.

Лениногорсилылар бүгенге көндә Флера ханымның үзен дә талантлы театр артисты буларак белә. Халык театры куйган спектакльләрдә ул тудырган образлар, тамашачыны, бары тик театрда артистлар уенын гына карап утыруларын оныттырып, көлдерә, елата, шул геройларның язмышлары өчен борчылдырып, уйландыра. Флера  ханым Тәхауова 25 елдан артык гомерен халык театрына багышлаган кеше.

 “Мәдәният сараена мине иң беренче тапкыр 1998 нче елда дус кызым Фәния алып килде. Ул “Сөембикә” ансамблендә җырлый иде. Мин үземне беркайчанда җыр остасы дип санамадым, әмма сәхнәдә спектакль уйнау белән кечкенәдән кызыксындым. Бәләкәй чакта кызлар белән уйнаганда, мәктәптә укыган вакытта без бергәләшеп кыска гына спектакльләр әзерләп куя идек. Миңа дус кызларыма нинди интонация белән сөйләргә, ничек йөрергә, куллар белән нинди хәрәкәтләр ясарга өйрәтеп тору ошый иде.Үзенә күрә бер режиссерлык булган бит инде бу. Мәдәният сараена килгәч, Фәния мине халык театры бүлмәсенә алып керде. Рәшит абый, Энҗе апаларны якыннан шунда күрдем. Алар минем өчен буй җитмәслек югарылыктагы сәнгать кешеләре иде”, - ди ул.

Халык театрының режиссеры Рәшит Шиһапов аңа башта шигырь укып күрсәтергә куша. Әмма русча укып, күпчелек рус телендә аралашкан Флера, татар телендә сәнгатьле итеп укый алмам дип, куркыбрак кала. Талантлы режиссер Рәшит Шиһапов “май чүлмәге тышыннан билгеле” дигәндәй, аның ике-өч юл да укытып тормый, сәхнәгә алып менеп китә.

“Театр сәнгатен яратсам да, мин гомеремдә зур сәхнәгә аяк баскан кеше түгел идем. Рәшит абый миңа бу өлкәдә остаз булды. Репетицияләр вакытында ул артистларының ничек уйнауларын күрергә теләвен, гади итеп аңлатып бирә белә иде. Миңа Энҗе апа Мусина , Минсаим абый Яруллин, Мәдинә апа Сафиуллиналарның репетиция ясаганнарын күрү бәхете тиде. Алар сәхнәдә уйнамый, алар шул тормыш белән яши иде. Үзләре башкарган эшкә бөтен күңелләрен биреп, аның барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп эшләүләре гаҗәп тоелды. Пьесаны сәхнәгә куярга әзерләнгән вакыт дәвамында, спектаклебез тамашачыга ничек күренер, алар ышанырлык итеп уйный алырбызмы дип, тамашачыны һәрвакыт иң алга планга куеп әзерләнәләр иде. Бу минем өчен бик кадерле, олы тәҗрибә булды. Үземнең төп эшем – балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүне дә, мин менә шуларга нигезләп башкарырга тырыштым”, - ди Флера ханым.

Шәһәребездә театр артисты буларак билгеле булган Флера Тәхауова Лениногорскиның 15 нче балалар бакчасында 40 елга якын тәрбияче булып эшли. Аның әти-әниләре Бриллиант һәм Расим Мөхәммәтовлар районыбызның Бәкер авылыннан. Гаиләләрендә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Флера ханымның бертуган Венера исемле апасы һәм Рамил исемле ир туганы бар.

“Безнең әти бик тә тыныч холыклы кеше булды, әни турында әйтмим дә инде. Без бик тату гаиләдә үстек. Аларның тирә-күршеләр белән аралашулары да – безнең өчен күршелек үрнәге булып тора. Һәрвакыт матур итеп аралашып, ярдәмләшеп яшәделәр. Хезмәт урыннарында да тырышып эшләделәр. Әти эшләгән нефть оешмасының мактау тактасында, аның фотосурәте эшләгән дәвере буена эленеп торды. Әни балалар бакчасында эшләде. Мин үзем дә мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педучилищесының мәктәпкәчә тәрбия бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, 15 нче балалар бакчасына эшкә килгән идем, шул елда миңа 20 яшь тулды.

Фамилиям татарча булгач, мине татар төркеменә эшкә билгеләдләр. Үземә шундый ышаныч күрсәткәч, аны акларга тырышып, балаларны да өйрәттем, үзем дә алар белән бергә өйрәндем. Ана телен начар белүемнең сәбәбе бар иде, билгеле. Без үскән елларда татар теле атнага бер булса була, булмаса – юк. Мәктәптә гел рус телендә укыгач, дөрес итеп сөйләшсен дип, әти-әни дә күбрәк шуңа басым ясагандыр инде”, - ди Флера ханым.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 29нчы санда басылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев