Гаилә сандыгында – кадерле ядкәрләр, истәлекләр
Лениногорскиның тимерьюл станциясе микрорайоны мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы үтте. Ул чын мәгънәсендә гаиләләр бәйрәме төсмере алды.
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Бәйгедә катнашучы гаиләләрне Казаннан килгән гадел жюри бәяләп барды. Алар фикеренчә, фестиваль гореф-гадәтләрнең онытылмавына юл куймау, үсеп килүче буынны әхлаки, рухи, эстетик тәрбия бирүдә аның йогынтысын көчәйтергә ярдәм итә.
Лениногорскида узган муниципаль этапта үз нәселенә, гаилә тарихына битараф булмаган 3 гаилә катнашты. Өчесендә өч төрле гаилә тарихы, үз традицияләре. Конкурсның беренче этабында үз нәселләре турында сөйләделәр, шәҗәрә агачын тәкъдим иттеләр. Шулай ук гаиләдә яратып әзерләнә торган ризыкларны тәкъдим итүче гаилә дә булды. Бәйгенең икенче этабында гаиләләр иҗади номерлар белән нәсел тарихлары турында сөйләделәр.
Алзирә Ленаровна Гайнанова гаиләсе – педагоглар династиясеннән, гаиләнең нәсел җебе атаклы Туйкиннарга барып тоташа. Алзирә Гайнанова үзе Лениногорскида сәламәтлекләре чикле балалар өчен 14нче мәктәптә укыта. Аның тәрбияләнүчеләре фестивальдә катнашты, ә улы “Пируэт” хореография коллективы составында коллектив белән бию күрсәттеләр.
Горюновлар гаиләсе – сәнгать белән кызыксынучан гаилә, алар сәнгатькә гашыйклар. Нина Михайловна фестивальдә гаиләсе белән таныштырды. Ул үзе – Татарстан Рәссамнары союзы әгъзасы, сәнгать белгече. 1979 елда ул гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күченә һәм үз язмышын шәһәрдәге сәнгать училищесы белән бәйли, анда сәнгать тарихы, рәсем, композиция буенча укыта. Ул күп кенә концепцияләр авторы һәм шәһәр, республика һәм төбәк күргәзмәләре кураторы да булып тора. РСФСР халык мәгарифе отличнигы. Ул 2006 елда «Фәнни-тикшеренү эшен үстергән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Нина Михайловнаның өч буын вәкиле дә бәйгедә катнашты. Нина Горюнова үзе, кызы - Наталья Анатольевна Стороженко һәм оныгы – Анна. Ул Лениногорск музыка –рәсем сәнгате педагогик колледжын тәмамлаган. Нина Михайловна жюри хөкеменә зур бәрхет тышлы альбом тәкъдим итте. Ул аны гаилә фотографияләре, документлары белән тулыландырган. “Менә монысы – гаиләдә сакланучы иң иске фотография. Монда минем әбием әти-әниләре белән бергә төшкән”, - ди Нина ханым.
Урмышлы авылыннан күбәү булып килгән Хәбибуллиннар гаиләсе тарихы да үзенчәлекле. Алар да нәсел бәйләнешләрен саклыйлар, әби-бабайларны онытмыйлар. Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллиннар – Урмышлы авылының тырыш, уңган-булган гаиләсе. Аларның зур һәм бердәм гаиләсе гаилә традицияләрен саклый. Монда әти һәм ул, әни һәм кыз арасында, шулай ук гаиләдә туганнар арасында ныклы җепләр сузылган. Фәнзәт Хәбибуллинның ике улы да, әтиләре кебек, туган җирне ярата, эш сөя. Авылда яшиләр. Киленнәре дә үзләре кебек, уңган, киң күңелле. Кызлары Айгөл шулай ук татар мохитендә тәрбияләнеп, Әлмәттә, мәктәптә балаларга белем бирә. Оныклар әби-бабай тәрбиясен күреп, тәртипле, әхлаклы балалар булып үсә. Гаиләнең хуҗабикәсе һәм киленнәрнең аш-суга осталыгы ризыклардан сыгылып торган өстәлдән үк күренә иде. Табын күркендә – күпереп пешкән ипи. Фәнзәт Зиннәтулла улы менә ничә еллардан бирле икмәк үстерүгә өлеш кертә. Өстәлгә Рәхилә апаның тәмле итеп пешергән гөбәдиясе, кыстыбый, коймаклар куелган иде. Моннан тыш фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт, эремчек, каймак һәм табигый көнбагыш мае. Үзебезнең кырларда үскән көнбагыштан!
Хәбибуллиннарда 7 онык үсә. Ул көнне иң кечкенәләре: Сәит, Язилә, Мәрьям, оста итеп, апалары Айгөл Хәбибуллина язган шигырь белән гөбәдияне жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.
Сәхнәдә алар театральләштерелгән күренеш белән нәсел тарихын сөйләделәр. Шунысы үзенчәлекле: сәхнәдә аларның һәрберсе сүз алды. Олы буыннан башлап, иң кечкенәләргә кадәр сәнгатьле итеп сөйли дә белә, җыр-моңга да сәләт бар. Хәбибуллиннарның гаилә бәйрәме ул Сабантуй икән. “Без ул бәйрәмне көтеп алабыз. Кунаклар-туганнар кайта, очрашабыз, милли ризыклар әзерлибез”, - ди алар. Шушы күренеш вакытында Сабантуйга яулык җыю йоласын да күрсәтеп алдылар. Ике киленнең чиккән сөлгеләре – кадерле мирас. Соңыннан чыгышларын җыр белән тәмамладылар.
Хәбибуллиннар яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Тормышлары түгәрәк булуга шөкер итеп яшиләр. Шул ук вакытта боларның барысына да ирешү өчен күчпе көч, тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә.
Шулай итеп, фестиваль барышында Хәбибуллиннар ял концерты оештырды, дисәң дә була. Жюрида утыручылар да аларның осталыгына, бердәмлегенә, күркәмлегенә сокланды. Һәм инде бәйгенең нәтиҗәсе дә куандырырлык иде: Хәбибуллиннар – җиңүче, акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Гайнановлар, Горюновларга катнашучы Дипломы тапшырылды. Җиңүче гаилә исә хәзер шул ук конкурсның зональ этабына әзерләнә. Анда да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев