Гаиләдә – җыр һәм иҗат янәшә
2024 ел Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә авылның күркәм, үрнәк Шәрифуллиннар гаиләсе белән очрашу узды.
Әлеге кичәгә авылның әдәбитка, сәнгатькә гашыйк гаиләләре дә чакырылган иде. Бу тату, тырыш, уңган гаилә авылдашларда бары тик хөрмәт кенә уята. Гаилә башлыгы Җәдит Шәрифуллин гомерен авылга багышлаган шәхесләрнең берсе. Җәдит Галиәкбәр улы заманында алдынгы колхозчы, тракторчы, урманчы хезмәтләрен намус белән башкарды. Аның тагын бер гомерлек, үз иткән, яраткан һөнәре бар: ул – гармунчы, җырчы. Шулай ук аның атка мәхәббәтен, хуҗалыгында ат асравын да билгеләп үтәсе килә. Моннан тыш, сезнең Мөэмин-Каратайда сөлге җыю күренешен күргәнегез бармы?! Әнә, мәдәният йорты каршында сөлектәй буй-сынлы, бизәлгән татар арбалы, дугасына сөлге уралган, кыңгырау таккан, җигелгән ат кешнәп тора! Әлбәттә, төшенгәнсездер, ат башында хуҗасы Җәдит. Бу – аның үзе үстергән аты.
Җәдит Шәрифуллин ничә еллар инде Яңа елда халык каршына матур итеп киенгән Кыш бабай сурәтендә чыга. Әнә шул Яңа ел бәйрәме көннәрендә Мөэмин-Каратай авылы урамнарыннан атта гармун уйнап узучы ир-егет тә шушы Җәдит бит. Бар да тамырдан, ата-бабадан килә дип саныйм. Җәдитнең әтисе Галиәкбәр абзый күп еллар элек авылның талантлы сәхнә артисты булган кеше. Шушы гади генә авылда яшәп яткан авыл кешесенең Казанда узган үзешчән театрлар бәйгесендә Ишан хәзрәт ролен башкарып, мәртәбәле жюри тарафыннан чем кара костюм белән бүләкләнүе дә үзе генә дә ни тора!
Җәдит Галиәкбәр улы тормыш юлдашы Наҗия ханым белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Әлбәттә, оныкларының яраткан әби-бабасы алар. Уңган хуҗабикә Наҗия ханым – гомерен мәдәниятка, китапханәгә бәйләгән хөрмәтле зат. Аларның кызлары Гөлназ бүгенге көндә гаиләсе белән Лениногорск шәһәрендә яши. Ул балаларга белем бирү өлкәсендә хезмәт итә. Шулай ук бүгенге көндә яшь, өметле шагыйрә, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Әлеге чара җыр, моң, шигырь белән үрелеп барды. Гаилә башлыгы Җәдит әфәнде гармунда өздереп татар көйләрен уйнады, яраткан җырларын башкарды. Наҗия ханым исә мәдәниятта башкарган эшләрен хезмәтләрен искә төшерде. Ә Гөлназ исә авылдашларын яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән таныштырды. “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә өченче урын яулавы да аның талантлы мөгаллимә, шагыйрә икәнлеген күрсәтә.
Очрашуга килүчеләр кунакларга төрле сораулар бирделәр, аларның тормыш мизгелләре белән таныштылар. Бирегә шулай ук әлеге гаиләнең дуслары да килгән иде. Алар өздереп гармунда уйнадылар, сирәк яңгырый торган җырларны бүләк иттеләр.
Фикер
Гөлназ Хәкимова, гаиләдә олы кыз:
- Безнең әти белән әни 46нчы ел бергә гомер итәләр. Әти әнине Керкәледән Мөэмин-Каратайга килен итеп төшергән. Без – гаиләдә өч бала үстек: бер кыз һәм ике малай. Өчебез дә Лениногорскида яшибез, авылга якында гына, шөкер. Безгә әби-бабай тәрбиясе туры килде, ә өчебез дә бабай белән үсү бәхетенә ирештек. Ул безнең бик иҗади кеше иде, артист та, җырлый да. Төп йорт булгач, кайтучылар-китүчеләр күп иде. Әти белән әни каршы алып, кунак итеп озаттылар. Әтинең элегрәк – эшләгән чагында, кулына гармун алырга вакыты аз кала иде, көн-төн эштә дигәндәй. Ә хәзер еш уйный. Аның шундый үзенчәлеге бар: көйне 2-3 тапкыр тыңлый да, отып кала һәм шуны ноталарсыз уйный.
Әни килен булып төшкәч, башта мәктәптә эшләп ала. Аннары клуб мөдире булырга туры килә. Шулай ук колхозда баш бухгалтер булып эшли. Ул үзе Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Ә лаеклы ялга чыгар алдыннан 6-7 еллап авыл китапханәсендә эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев