Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гарифуллиннар бер-берсен балачактан белеп, тормышны итүне бергә башлыйлар

Керкәле авылы искиткеч матур табигать кочагында урнашкан. Ул үзенең биек таулары, челтерәп аккан сулары белән данлыклы.

Тау итәгендә,   зур  матур йортта, абруй һәм ихтирам казанган Гарифуллиннар гаиләсе гомер кичерә.

Аларның тәрәзәләреннән  шомырт әрәмәсе, Шушма елгасы, авылның һәр йорты куренеп тора, дисәң дә ялгыш булмас. Язларын шушы елга сулары  биек ярларыннан ташып, кырларга җәелгән вакытта, капка төбенә эскәмиягә утырып  кояш чыкканын, батканын, табигатьнең, авылның матурлыгын кузәтергә ярата алар...
  Фатыйх абый һәм Минҗамал апа Гарифуллиннар өчен 2024 елның гыйнвар ае матур бәйрәм алып килде. Аларны тормыш корып яши башлауларына 65 ел булды. Ярты гасырдан артык бергә гомер итү бәхете бик аз  гаиләләргә генә насыйп була: бу бит бер кеше гомере. Бүгенге көндә алар төп  йортта уллары Фоат, киленнәре Эльмира белән  кадер-хөрмәттә, шөкер итеп яшиләр.

Танышкан  чорларына килсәк, алар бер-берсен балачактан ук белгәннәр, чөнки бер сыйныфта укыганнар,  яшьли, 20 яшьтә, өйләнешкәннәр. “Ни өчен?”-дигән сорауга җавапны, мин Минҗамал апаның авыр  ятим балачагы белән бәйләр идем.  Ятимлек ачысын берни белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый, чөнки ул мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы. Эльмира Исхак кызы Гарифуллина Миңҗамал апаның балачак газаплары турында сөйләгәндә, күзләремә яшьләр тулды.

Минҗамал апа  Керкәле авылында 1939 елның 21 мартында дөньяга килә. Ул әтисе үлгәч туган сабый. Ана карынында  җан булып яралганда,  авыл советы рәисе булып эшләгән әтисе – Ибраһимны, пычак белән кадап  үтерәләр. Шул көнне гаилә өчен дөньяның асты өскә килгәндәй була, өй эчен шомлы бушлык биләп ала. Әниләренең үксеп-үксеп елавы ятим калган берсеннән-берсе кече өч баланың күңелендә озак вакытлар саклангандыр мөгаен. “Үзе елый, ә үзе толлык ачысы кереп урнашырга өлгергән кочагына кысып, безне юатмакчы була:  “Сезне бит миңа Ходай әтиегез  истәлеге итеп бүләк иткән. Түзәргә кирәк, балаларым, түзәргә кирәк. Калтыранган куллары белән башыбыздан сыйпап иркәли  иде”, - дип искә төшерә торган булганнар Минҗамал апа туганнары.
 Ә ничек түзәргә соң?! Әтиләре беркайчан да елмаеп кайтып кермәячәк, беркайчан да тезләренә утыртып аларны сөймәячәк бит. Нәни Минҗамалга бары өч кенә яшь булганда, кырда эшләгән вакытында әниләре егылып үлә. Дүрт  ятим баланы (өч кыз, бер малайны) әбиләре үстерә. Түзгән, бирешмәгән. Кайлардан, нәрсәләр алып ашатыйм дип, ачыргаланып елаган чаклары да күп булган.

 Кайгыларны эчкә йотып, берсеннән-берсе кече балалар белән бергә авыр тормыш йөген тарта башлый ул. Рәхәт, җиңел яшәмәгәннәр. Авыр чаклары күп булган. Еллар арты еллар үткәч, Минҗамалның да тормышка китәр вакыты җитә. Авылның иң акыллы, иң буйчан, таза, төз, булдыклы, сабыр егетен, классташы Фатыйх Зәки улы Гарифуллллинны сайлый ул. Гаилә корып яши башлагач, Минҗамал апа  балалар бакчасында ашарга пешерүче булып  эшли башлый. Бу өлкәдә хезмәт куйган стажы – 39 ел. Минем ике кызым да ул эшләгән чорга туры килделәр.  Бөтен күңел җылысын биреп, тәмле ашатып үстерде ул аларны. Йөзеңдә һәрвакыт елмаю булды Минҗамал апаның. Дорфа кеше тәмле аш пешерә белми ул.
  Тормыш иптәше, Фатыйх абый  бик күп еллар колхозда эшләде. Ул – хезмәт ветераны. Төп эш белән гомер буе йортта мал-туар асрадылар һәм бүгенге көндә дә абзарлары буш түгел. Хуҗалыкта мал-туарны карау гына түгел, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, өйдәге вак-төяк эшләрне алып барырга да өлгерә алар.
Фатыйх абый – алтын куллы балта остасы. Яшьлегендә такта ярып, бура бурап, йорт төзеп йөргән кеше. Алай гына да түгел әле, ул кешенең сынган, тайган җирен шундук тоя. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килгән: Фәрхат, Фоат, Рима. Алар барысы да гаҗәеп игелекле, кешелекле, пакь күңелле.
Кызлары Рима һәм киленнәре Эльмира Шөгер мәктәбендә  балаларга белем бирәләр. Икесе дә тарих белгечләре. Эльмира Исхак кызы инде күп еллар  тәҗрибәле директор урынбасары да әле.

Фатыйх абый һәм  Минҗамал апа гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел, бар яктан да үрнәк алар. Бүгенге көндә кебек, бер-берегезнең кадерен белеп, яшәүнең ямен табып, яратып һәм хөрмәт итеп, баларыгызның, 6 онык, 4 оныкчыкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын!

Суфия Нәдыршина, Керкәле авылы.


                      

 

 

 

 

 

 

 


                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев