Гәүһәр ханым Капустина кебекләр булганда - үзешчән сәнгать бар
Лениногорскилыларның күңелендә күптән үз урынын алган, тынгы белмәс, бөтмәс-төкәнмәс энергиясе белән һәрбер тамашачысын үзенә тартып торучы үзешчән артист – Гәүһәр Капустина бүген дә сәхнә түрендә.
Ул – күп еллардан бирле Лениногорск Мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле әгъзасы. Әйе, бу очракта аны ансамбльнең җырчысы яки алып баручысы дип кенә атап булмый. Ул җырчы да, биюче дә, алып баручы да.
“Гәүһәр турында сөйләгәндә, мин аны “Сүнмәс ялкын” ансамбленең тоткасы дим. Ул ансамбль өчен чын йөрәгеннән янып-кайгырып яшәүче кеше, кайда гына чыгыш ясарга туры килмәсен, һәрберсенә җитди итеп әзерләнеп, сәхнәдән яңгыраячак һәр җөмләсен тәнкыйть күзлегеннән үткәреп чыга. Ансамбльнең бүгенге көне өчен генә түгел, киләчәге өчен борчыла: алга таба эшен дәвам итә алырмы, үзенә яңа сәнгать сөючеләрне тарта-куша алырмы, барысы турында да уйлый. Ул безнең ансамбль барлыкка килгәннән бирле шунда эшләүче, дөресрәге аның барлыкка килүенә дә үз өлешен керткән кеше”,- ди аның турында ансамбльнең җырчысы Фәния ханым Латыйпова.
Зәй-Каратай суларыннан моң алып
Гәүһәр Ибраһим кызы Капустина районыбызның Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Аның әтисе Ибраһимның курайчы буларак, даны авылда һәм районда гына түгел, хәтта республиканың башкаласына ук барып ирешкән.
“Без бәләкәй чакта, әтине Казаннан килеп төшереп киткәннәрен хәтерлим. Аның турында республика матбугатына язып чыктылар. Үзешчән сәнгать кешесе буларак, ул республика, район һәм шәһәр сәхнәләрендә бик күп чыгышлар ясады. Курай аның гомере буена яраткан уен коралы булды. Әле дә хәтеремдә, эшләрен төгәлләгәч, кураен алып утыра, әти уйный, әни моңлы итеп җырлый. Әниебез Гыйльмуриның тавышы искиткеч матур, моңлы иде”, - дип сөйли Гәүһәр ханым.
Ибраһим белән Гыйльмури гаиләләрендә өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гомере буе тырышып хезмәт куйган, арып-талуларын җыр-моң белән баскан әти-әнинең балалары да, билгеле, нәкъ үзләре сыман уңган-булган һәм сәнгать җанлы булып үскән. Балаларны тыныч тормыш өчен, шушы тормышка кирәкле һөнәрләргә өйрәтеп үстергәннәр. Әмма халкыбызның җыр-моңнары һәрвакыт янәшәдә булган.
“Без биш бала – бөтенебез мәдәният-сәнгатькә тартылып үскәнбездер дип беләм. Үземнән күпкә олырак булган Әдһәм, Хәмзә һәм Сәгыйть абыйларым бар иде. Сугыштан соң үсмер балаларны төрле фабрика-завод мәктәпләренә җибәргәннәр бит. Минем абыйларым да исемнәре дә телдә булмаган ерак җирләргә - Якутия, Томск шәһәрләренә шулай барып чыккан”, -ди Гәүһәр ханым.
“Курайга да бии идем”
Гәүһәр ханым бала чагыннан мәдәният-сәнгатьне яраткан. “Мин бигрәк тә биергә ярата идем. Бәләкәй чагымда әти капка төбендә курай уйнап утырганда, шул көйгә үзем уйлап чыгарган хәрәкәтләр ясап бии идем. Әмма без авыл балалары җырчы-биюче һөнәрен сайлауны уебызга да китермәдек. Тормыш көтәр өчен җитди һөнәр сайларга кирәк дигән фикер башыбызга сеңгән. Безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын дип, көне-төне тырышкан әти-әниләребез кебек. Мин Зәй-Каратайда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Лениногорскига килеп, һөнәри училищега төзүче һөнәренә укырга кердем. Аны тәмамлап чыккач, безне бөтен группа белән Череповец шәһәренә җибәрделәр”,- ди Гәүһәр ханым.
Череповец металлургия комбинаты 1959-60 нчы елларда зур көч белән эшли, дөньядагы иң зур металлургия комбинатларының берсе була. Анда кичке мәктәпне тәмамлый, урта белем ала. Аннары төзелеш техникумын тәмамлый. “Алты ел эшләгәч, Казанга кайтып эшкә урнашкан идем, әмма яшьлегем эзләре калган Череповец янә үзенә тартып китерде”,- ди Гәүһәр Капустина.
Череповецта Гәүһәр Николай исемле рус егете белән гаилә корып җибәрә. Аннары алар Лениногорскига кайталар. “Николай минем туган якларны якын итте. Татарча бер сүз белмәгән тормыш иптәшем һәм русчалары шул ук чамада булган әти-әнием белән уртак тел тапты. Әти-әниемне бик хөрмәтләп яшәде. Без төзелеш идарәсенә эшкә кердек, чөнки торырга фатир кирәк иде. 60 -70 нче елларда бу идарәдә фатирлар бирделәр, тораксыз интегеп яшәмәдек”,- ди Гәүһәр ханым.
Президентка дип торт бизәгәннәр
Гәүһәр ханым берничә елдан эшен алыштырып, район тәэминат бүлегенең “Берёзка” кафесына мастер-кондитер булып эшкә урнашкан. Шул вакыта ул үзе дә сизмәстән тортлар пешерү, аларны бизәү белән мавыгып киткән. Бервакыт аларга аеруча җитди заказ биргәннәр. 1991 нче елда Татарстанның беренче Президентын сайлагач, аны тәбрикләү өчен Казан Кремле рәвешендә торт ясарга заказ Лениногорск нефть предприятиеләренең берсеннән килгән.
“Бу шулкадәр катлаулы һәм җаваплы эш булды. Әмма моны башкарып чыктык. Аңардан соң әле тагын әллә нинди бизәкләр, Ротонда, нефть вышкалары, фонтаннары рәвешендә дә бизәлгән тортлар ясадык. Мин бала чакта үзем дә рәсем ясарга яраттым, яндырып агачка бизәкләр төшерү белән дә шөгыльләндем. Балачагым янә килсә, һичшиксез, рәссам һөнәрен сайлар идем”,- дип көлә Гәүһәр ханым.
Тормыш иптәше белән алар ике ул үстерәләр. Вячеслав Николаевич геофизика өлкәсендә атказанган хезмәткәр исеменә лаек булган, җитәкче урыннарда эшләгән.
Гәүһәр Ибраһимовна лаеклы ялга чыккач булса да, үзенең балачак хыялын тормышка ашырган. “Пенсиягә чыккач, ветераннар клубына йөри башладым. 2009 нчы елда шундый клуб ачылган иде. Аның җитәкчесе – Сәрия Әшрафовна Миргасыймова ветераннар тормышын кызыклы-мавыктыргыч итү өчен бөтен күңелен биреп эшләде. Бервакыт ул безгә, ветераннар клубына йөрүче хатын-кызларга, милли җыр ансамбле оештыру теләге барлыгын әйтте, “Сүнмәс ялкынның” чишмә башы менә шушы талантлы, бик сабыр кешегә барып тоташа”,-ди Гәүһәр ханым.
Гәүһәр ханымның бетмәс-төкәнмәс тормыш ялкыны башкаларга да яктылык биреп, яшәү дәрте өстәп тора.
Флера Төхвәтова, Лениногорск Мәдәният сарае директоры:
-Гәүһәр ханым Капустина безнең Мәдәният сараеның, гомумән, шәһәребездәге мәдәни тормышның тоткасы ул. Бетмәс-төкәнмәс энергия, энтузиазм - үзенә дә, безгә дә тукталып калырга мөмкинлек бирми. Менә шушындый кешеләр яшәтә, үстерә дә бит мәдәни тормышны. Ул бары тик ансамбль артисты гына түгел, нинди генә чара булмасын, шәһәрдә, районда, сәхндә-урамда, берсеннән дә йөз чөерми, барлык тырышлыгын, осталыгын кушып әзерләнә, катнаша. Бик матур кеше, безнең Гәүһәр Ибраһимовна, аның сиксән яшьлек юбилее булуына берәү дә ышана алмый, гел шулай балкып, кешеләрне сөендереп яшәсен дип телибез. Мондый кешеләр булганда үзешчән сәнгать бар.
Исламия Галимова
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев