Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газ шаярганны яратмый

"Лениногорскгаз" идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә борчылып бер хатын-кыз шалтыратты. Ул үзен начар хис итүе, "ашыгыч ярдәм" чакыртуын, газ приборлары белән нәрсәдер тәртиптә түгеллеген дә әйтте. Авария машинасы санаулы минутлар эчендә Шашин урамы, 33 нче йорт янына ашыкты. Шул ук вакытта "ашыгыч ярдәм" машинасы да килде. Ә эш менә нәрсәдә: ремонт вакытында...

"Лениногорскгаз" идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә борчылып бер хатын-кыз шалтыратты. Ул үзен начар хис итүе, "ашыгыч ярдәм" чакыртуын, газ приборлары белән нәрсәдер тәртиптә түгеллеген дә әйтте.

Авария машинасы санаулы минутлар эчендә Шашин урамы, 33 нче йорт янына ашыкты. Шул ук вакытта "ашыгыч ярдәм" машинасы да килде. Ә эш менә нәрсәдә: ремонт вакытында түшәм плинтусын урнаштырганда колонканың төтенне читкә җибәрә торган торбасының герметиклыгы какшый һәм шул сәбәпле суыру көче (тяга) бозыла. Нәтиҗәдә, ханым ис газы (угарный) белән агуланган. Ярый әле, тиз генә дөрес фикер йөртеп "03" һәм "04"кә шалтыраткан. Газчылар һәм медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык күрсәтеп, вакытында тиешле ярдәм алды. Шул сәбәп белән генә бүген ул тормышка куанып яши.
Кызганыч ки, мондый очракларның күбесе яхшы гына тәмамланмый. Статистика күрсәткәнчә, быелның 11 аена шәһәр һәм район буенча тугыз кеше ис газы белән агуланып үлде. Бу 2010 елдагы белән чагыштырганда, өчкә күбрәк.
Зинһар өчен, уяулыкны югалтмагыз. Су җылыту һәм җылыту приборлары белән эш иткәндә кабызганчы һәм кабызганнан соң тарту көчен тикшерегез.
Кыш айларында бигрәк тә сакчыл булырга кирәк. Һава температурасы кинәт һәм еш алышынып тору сәбәпле, төнлек боз белән капланган яисә кар белән күмелгән булуы бар, ә бу, үз чиратында, тарту көче бозылуга китерә. Шундыйрак охшаш хәл төзелеш чүп-чары, төнлеккә кош килеп төшүе һәм начар һава шартлары белән килеп чыга. Ә көчле җил вакытында кирегә тарту көче барлыкка килә.
Әлеге күренешләр вакытында янып беткән продуктлар төтен җибәрә торган торба аша тышка чыкмый, эчтә, бинада кала һәм ис газы белән агулануга сәбәпче була. Пластик тәрәзәле өйләрдә, фатирларда һава кереп-чыгып йөри алмый, тәрәзәләр герметиклы бит, шунлыктан вентиляция (җилләтү) юк, ә бу үзенә бер куркыныч хәл тудыра. Җылыту һәм су җылыту приборлары белән эш иткәндә фатирыгызны, йортыгызны җилләтү, саф һава кертү ягын карагыз.
Эшләп торган приборларны күзәтүчесез калдырмагыз. Салкын көннәрдә челтәрләрдә газның басымы кими, кабызган горелка сүнеп китүе мөмкин һәм ачык кран аркылы газ җыела, шартлау куркынычы булган кушылма барлыкка килә.
Шулай ук фатирны яки өйне җылыту өчен газ плитәсен кулланмаска кирәк. Бертуктаусыз эшләп торганлыктан, зарарлы матдәләр чыга.
Бер нәрсәне исегездән чыгармагыз: плитәдәге горелкалар кабынмый яисә эшләп торган приборлар сүнә икән, димәк, суыру көче юк. Әз генә газ исе тоюга ук "04" номерын җыеп, авария хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Белгечләр килмичә, газ приборлары белән файдаланмавың хәерле.
Бина эчендәге һавада бер процент ис газы булуы да үлемгә китерергә мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, барысы да үз кулыгызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев