Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үгез мөгезе  (Юмореска) 

Галәмәт инде бу бәйрәм. Кыш бабай үзебезне ошатсын өчен ни генә кыланмыйбыз, акча түгәбез, тиргәшми түзәбез, кием тегәбез, ел буена эчмәгән шампань алабыз, яратмаган кешегә кунакка барабыз... Әй, күп инде ул михнәт күрүләр. 

Фәнүзә маскарадка дип кием тегә. Хәтта иренә дә күрсәтергә теләмәде, ахирәте янына барып болан баласы булып киенде. Фәнис тә аннан калышмады, яшерен генә үгез формасы әзерләде. 
Мәшәкатьле вакыт тиз үтә, маскарад көне дә җитте. Фәнүзә белән Фәнис аерым-аерым өйләреннән чыгып киттеләр. 
Әй чыршы ямьле, әй бәйрәм күңелле, әй күчтәнәчләр тәмле. Җырлыйлар да бииләр, исерекмен димиләр. Йөзләр шат, күзләр балкый, чыршы шарларыннан калышмый. Болан баласын бер Үгез биергә чакырды. Ничауа биеделәр. Үгез дисәң дә аякка басмады бит әле. Өйләнгәнчегә кадәр Фәнис белән шуай бииләр иде, их шул чаклар искә төште. Яшь ханым матур хисләргә бирелгән арада теге мөгезбай янә дә алга килеп баскан. 
- Әйдә танцыга, - ди. Болан, ягъни, Фәнүзә нигә карышсын, аның үзенең «бозавы» әллә кемнең биленә кулын салгандыр әле. Бер дә хатыным кемне пар итте, дип көнләшмидер. 
Русиянең соңгы атларын җигеп Кыш бабай да килде, Карсылу да күренде. Болай карап торуга бер дә зур түрәләр түгел икән, кәнфит тә өләшәләр, ах итеп сөйләшәләр, хәтта гади халыкка кушылып ду килеп биеп тә киттеләр. Ләкин менә берзаман сәгать уникене сукты, утлар күккә очты, ура кычкырдылар, Яңа ел белән! – дип акырдылар. Ә Үгез ягымлы гына ирләр тавышы белән Боланга эндәште. 
- Син нәрсә теләдең, матурым? 
- Мин бала теләдем, мөгезем, ләкин синнән түгел. 
- Мин дә бала теләдем. Тик, анысы соңыннан, ә бүгенгә мин сине озатып барырга теләдем. Син ризамы? 
Фәнүзәнең башы әллә нишләде. Ярый, бер кызык булсын әле, дип риза булды да куйды. 
- Ярар, озатып бар, сыерым янына сыярсың әле, - диде. 
Вакыт соңарды, халык тарала башлады. Фәнүзә маскарад киемен дә салмыйча урам буйлап атлады. Үзе борчыла башлады, Фәнис кайда соң, нигә күренми, ә бу үгездән ничек котылырга? Йортка килеп керделәр. Шулчак Үгез маскарад киемен йолкып ташлады да Фәнис булып куйды. 
- Фәнүзә, син нишләдең, син бит миңа хыянәт иттең?!- дип ярсып кычкырды ир. 
- Син нәрсә сөйлисең, кем әйтә, кайда күрдең? – дип үзе һөҗүмгә күчте Фәнүзә. 
- Соң, менә бит, әле генә син өйгә чит ир алып кайттың! 
- Шулаймыни. Я, кайда инде ул, күрсәт. 
- Соң, мин бит ят кеше идем. Мин! 
- Син ят кеше түгел, аз гына күбрәк эчкәнсең, була инде ул. Мин өйгә ир түгел, ә йортка үгез алып кайттым, - дип Фәнүзә йөгереп барып абзар капкасын ачып куйды. – Мөгезебез үгезебезнеке, үгезебез үзебезнеке, я, малкай, төкле аягың белән кер әйдә! Сыерым белән дус-туган булып яшәрсең. 
Фәнис бер абзар ишегенә, бер өй ишегенә карый, кайсы яхшырак. Абзарныкы киңрәк, мөгез белән дә сыярлык, ләкин мөгезле булып яшисе килми бит әле. Бер карарга килеп өйгә атлый башлаган иде, Фәнүзә каршы төште. 
- Тукта, дөрес керәсеңме? Син мөгезле йөрсәң дә, минем андый гадәтем юк. Гафу үтен. Миңа дисәң, үгез кирәклерәк мал. 
Фәнис шундук тез чүкте. 
- Гафу ит инде, боланым. Мин сине әллә берәр мөгез чыгарасыңмы, дип уйлаган идем, ялгышканмын. Гафу ит, зинһар! 
- Мин әле уйларга тиешмен, - диде тәкәббер болан. 
Ул нәрсә уйлады икән, белеп булмады, Фәнис кинәт аны күтәреп алды һәм өенә атлады. Нигәдер утлары тиз сүнде. Сәер, бер гирлянда да калмады. Бәхетлеләр шул. Кем белә, бәлки, балалары да булыр. Ни әйтсәң дә, Кыш бабай алдаша торган егет түгел.

Загит Мурсиев

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев