Гөмбәле җәй саташтырырга да мөмкин
Казанда яшәүче танышыбыз Артур Сәгъдиевнең бу көннәрдә кызу “урак өсте”. Җәйге ялының беренче көненнән үк гөмбә җыю белән мәшгуль ул. “Әле кичә генә Биектау районының Әлдермеш авылы тирәсеннән майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсе җыеп кайттык. Сәгать ярым эчендә ике чиләк тутырдык. Быел гөмбәнең күплеге!” – дип сөенә Артур.
Быелгы җәй челләләре белән әллә ни интектермәде, яңгырын да мулдан яудырды. Нәтиҗәдә Татарстанда гөмбә сезоны да гадәттәгедән иртәрәк башланды. Артурның сүзләренә караганда, республиканың күп кенә гөмбәчеләре июнь уртасында ук “ау”га чыккан.
Табиб-терапевт Венера Ибраһимова сүзләренә караганда, бүген халыкка билгеле булган 4 меңләп төр гөмбәнең нибары 400 төрен генә ашарга ярый. “Юл буенда, завод, сәнәгать оешмасы тирәсендә үскән гөмбәләрне җыярга ярамый, дисәм, яңалык ачмам. Алар бу тирәдәге бөтен агулы матдәләрне үзенә сеңдергән була. Шуңа күрә гөмбәнең ашарга яраклы дигәне дә агулыга әверелергә мөмкин”, – ди табиб. Баксаң, гөмбәдә зарарлы радионуклидлар күләме аның тирәсендәге туфрак, су һәм агачларга караганда күбрәк икән. Зарарлы матдәләрнең төп өлеше гөмбәнең эшләпәсендә туплана.
Агулы гөмбә эләккән организмда нинди билгеләр күзәтелә соң? “Агулану билгеләре нинди гөмбәне күпме ашауга, зыян күрүченең ничә яшьтә, нинди авырлыкта һәм сәламәтлегенең нинди хәлдә булуына бәйле, – ди Венера Ибраһимова. – Иммунитетың ничек кенә нык булмасын, организмга кергән агулы матдәләрне ул үзе генә җиңә алмый.
Шуңа күрә гөмбә ашаганнан соң хәлегез кинәт начараеп китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
Табиб сүзләренә караганда, организмның агулану билгеләре агулы гөмбә ашаганнан соң бер тәүлек дәвамында сизелә башлый. Кеше укшый, башы әйләнә, коса, эче авырта, эч китә. Катлаулырак очракларда аяк-кул хәрәкәтләре үзгәрә, көзән җыера, кеше саташа, аңын югалта.
Гөмбә ашаганнан соң хәл начарланса, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, агуланган кешене бер чәй кашыгы сода кушылган кайнаган җылы су эчертеп костырырга кирәк. Болай эшләгәндә ашказаны агулы ризык калдыкларыннан чистарына, агу канга сеңми башлый. Ашказанын юдырганнан соң, агуланган кешегә берничә төймә активлаштырылган күмер эчертеп, тигез йомшак өслеккә яткырырга кирәк.
Динә Гыйлаҗиева
Тулырак: https://vatantat.ru/2019/07/g%D3%A9mb%D3%99le-%D2%97%D3%99j-satashtyra/
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев