Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлсинә Мөхәмәдиева яңа китабын тәкъдим итте

Күңел түрендәге хисләрен, серләрен шигъри юлларга салып яза-яза бер китаплык шигырьләр тупланган, хыялны да чынга ашырыр вакыт җиткән икән.

 

Тумышы белән Зәй-Каратайдан булган Гөлсинә Мөхәмәдиева яңа китабын укучы хөкеменә тәкъдим итте.

Моннан ике ел аның белән сөйләшкәндә, зур хыялым – китабымны чыгару дигән иде. Узган елның декабрендә яңа китапны – “Күңелемнең серле мәлләре” исемле басманы туган авылында – Зәй-Каратайда тәкъдим дә иттеләр. Гөлсинә Мөхәмәдиеваның әлеге китабына 99 шигыре кергән. Ул шигырьләр, әкиятләр язуны мәктәп елларыннан башлый. Ишле гаиләдә (6 бала) туып-үскән кыз бераз язгач, туктый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, ул чактагы 32нче училищега укырга китә. Штукатур-маляр һөнәренә укып, Ижевск якларына практикага китә. Анда 2 ел була. 1976 елда кияүгә чыккач, ире белән Нижневартовск якларына китеп урнашалар.

Менә анда кулына тагын каләмен ала. “Ныклап торып, 1995-1996 елларда яза башладым. Анда “Нефтяник” журналы чыга иде, шигырьләрем шунда басылды. Күңел барыбер туган якларга тартты һәм 2007 елда Әлмәт районына Түбән Мактамага кайтып урнаштык”, - дип сөйли Гөлсинә ханым.

Өч малай тәрбияләп үстергәннәр, 2009 елда язмыш аны ялгыз калдыра, ире вафат була. Еллар узгач, Гөлсинә ханым икенче ярын очрата. Бүгенге көндә тормышка куанып, уллары, оныкларына шатланып гомер итәләр.

Гөлсинә Мөхәмәдиева  актив тормыш белән яши. Менә ун еллап – Әлмәт язучылар бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы, “Сүнмәс йөрәкләр” ветераннар хоры җитәкчесе. Әлеге хорга бертуган апам да, җизни дә йөриләр, ди. Күптән түгел Лениногорскида Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе утырышында Гөлсинә ханымны үзләренең сафына кабул итеп алганнар.

“Мин бик шатланып кабул иттем. Туган ягым язучылары белән аралашып яшәрмен, аралашу даирәм тагын киңәйде. Әдәби очрашуларга күп йөрим мин, шушы очрашулардан ләззәт алам. Алар күңелгә яңа омтылышлар өсти, дәрт бирә”, - ди ул.

“Күңелемнең серле мәлләре” китабында төрле темага язылган шигырьләр кергән. Шулай да туган як, туганнар, туып-үскән нигез темасы аның күңеленә якын. “Зәй-Каратай авылым ул, урнашкан матур җирдә. Тавы да бар, елгасы да, бик рәхәт туган җирдә”, - дип яза.

Әлбәттә, табигать матурлыгын күреп, шушы табигать аны язарга илһамландырган икән, кулына каләм алмый нишләсен. Шигырьләрендә Әлмәт, Лениногорскиның таулары, чишмәләре, урманнары урын алган.

Гөлсинә Муллагали кызының кайбер шигырьләре җыр итеп язылган. “Бәлки, киләчәктә композиторлар көй язып, аны җырчы кызларыбыз-егетләребез матур итеп башкарыр дип өметләнеп калам”, - ди. 

“Күңелемнең серле мәлләре” шигырьләр җыентыгым әдәбият сөюче, шигърияткә гашыйк булганнарга ошар, күңелләренә хуш килер”, - ди.

Розалия Мостафина.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 20 гыйнвар санында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев