Гәрәй Рәхимнең гаиләсе турындагы истәлекләре
2021 елның 6 сентябрендә Татарстанның халык язучысы - Григорий Родионов арабыздан китте. Аның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды
Моннан берничә ел элек үткәрелгән әңгәмәдә ул үзенә илһам биреп торыр гаиләсе турында сөйләгән иде. - "Туганайлар"
Гөргөри дәдәй гаилә төшенчәсенә үзенчә бер хөрмәт белән караган. Икенче тапкыр гаилә учагы коргач кына, бергә яшәүнең мәгънәсен аңлавын яшерми ул. Хатыны Диләрә үзеннән 23 яшькә кечерәк. "Улларым Даут белән Кубратны сөйгәндә, бер үк вакытта улларым да, оныкларым итеп тоеп та яраттым", - дип сөйләгән ул.
“Гәрәй абый” дип эндәшә
Диләрәсе белән очрашканда Гәрәй Рәхимгә 50 яшь була инде. Беренче хатыны белән күптән аерылышкан. “Бер мәлне ялгыз ир-атның күңелендә хатын-кыз белән бергә гаилә булып яшисе килү теләге уяна, – дип, күңелен ача ул. “Ялгыз яшәү шулкадәр авыр тәэсир итә башлый. Өйләнергә кирәк, дип, үземне-үзем инандырдым”. Кияү буласы “егет” кызлар караштыра, өйрәнә башлый: “Бусы усалрак, бусы юашрак...” Шул көннәрдә “Шәһри Казан” газетасы реклама өчен болгар киемнәреннән бер кыз сурәте белән плакат нәшер итә. Шул басмада эшләгән Гәрәй Рәхим, кызның ямьсезлеген сәбәп итеп, баш мөхәррир янына керә, чыгармагыз бу плакатны, мин риза түгел, ди. Әмма эш үткән, акча түләнгән, плакат басылган. Күпмедер вакыттан соң егетләрдән бу кыз белән кызыксынып хатлар килә башлый. Көнчелеге уйнап алган Гәрәй Рәхим дә интервью алу өчен аны редакциягә чакырта.
“Бер мәлне килеп керде бу, – дип искә ала ул. – Шулкадәр чибәр, гаҗәп инде. Йөрәгем дерт итеп китте. Интервью алам дип, сораштырам. Укытучы булып эшли икән. Башкортстан университетын тәмамлаган. Кияүгә чыкмаган. Бу миңа туры килә бит, дип уйлап куйдым. Шуннан хәйләгә керештем. Өйгә телефон кертергә тиешләр иде. “Диләрә, минәйтәм, телефон кертергә тиешләр, син аларны өйдә көтеп тормассың микән?” Ризалашты бит. Өйдә йөгереп кенә йөрим, суыткычтан тәмле-тәмле әйберләр алам. “Син кайтып йөрмәссең инде, иртәгә барыбер киләсең бар бит”, - дим. “Ярар”, - диде дә калды. Шуннан өйдән чыгып китмәде инде. Бер елдан беренче улыбыз туды. Ул миңа һаман кеше алдында да “Гәрәй абый”, дип эндәшә”. “Үртәлмисезме абый дигәнгә?” – дип кызыксынабыз. Ә ул: “Юк, – ди. – Хөрмәт дигән сүз бу.
“Гәрәй хайван” дисә, нишләр идең?” “Кияүгә чыкканда минем әти-әнием вафат иде инде, – дип сүз ала Диләрә апа. – 100 яшьлек бабаем, Гәрәй абый кайткач та: “Кальб белән калеб сүзенең мәгънәсен аңлата алсаң, кыз синеке”, – дигән шарт куйды. “Гарәп телендә берсе – эт, икенчесе йөрәк”, – дигән җавап алгач: “Булды, кияү, үзебезнеке икәнсең”, – диде”.
“Холкы яман хатын белән яшәп булмый”
“Гаилә нык булсын өчен ир белән хатын бер-берсенә яраклашып яшәргә тиешме?” – дип тә сораштырабыз. “Яраклашу ике яклы ул. Хатынга ярыйм дип, хезмәт хакын тиененә кадәр кайтарып биргән, аннан кесәсендә тәмәкегә дә акчасы булмаган ирләрне аңламыйм, – ди Гәрәй Рәхим. – Беркайчан да акчамны хатынга алып кайтып биргәнем юк. Әйбер алу турында сөйләшәбез икән, кибеткә барабыз да алабыз. Азык-төлекне моңарчы үзем ташыдым. Ир-ат кесәсендә акча булырга тиеш”.
Гәрәй Рәхимне тыңлау үзе бер рәхәт. Шуңа да күпләрне кызыксындырган тагын бер сорауны биреп калырга ашыгабыз: “Бер генә гаиләдә бәхет табалмыйча, кабат-кабат эзләнүләргә ни сәбәпче?” “Минем тәҗрибәм буенча, без өйләнә һәм гаилә кора белмибез, – ди ул. – Чөнки үзең белән киләчәк гомереңне үткәрәсе кешенең бөтен холкын, уй-фикерләрен өйрәнмичә өйләнәбез яки кияүгә чыгабыз.
Егетләр кызның матурлыгына гашыйк булса, аның холкы белән кызыксынып тормый. Бу әйбер аерылышуларга китерә дә. Аңа өйрәнү өчен вакыт кирәк. Холыкларыңа, мәнфәгать, таләпләреңә файда китерерлек итеп яр сайларга кирәк. Бу - гаилә коруның иң беренче нигез ташы”.
“Гәрәй абый, ә мәхәббәт? “Мин сине мәңгегә яраттым” дигән канатлы сүзләр?” Халык язучысының бу сорауга да җавабы бар: “Мәхәббәт бер генә була алмый. Ул ун, егерме, мең төрле булырга мөмкин. Ләкин аларның төрлесе төрле стадиядә була. Бер мәхәббәт белән мәңге яшәүче кешеләр бар, димәк, алар холыклары белән туры килгән. Хатын-кызны ошатып йөреп, берничә елдан сүрелергә дә мөмкин. Ләкин ничәдер ел эчендә ул да синең мәхәббәтең булып кала. Яки бер күрүдә гашыйк булу. Поездда, урамда, я булмаса кинода... Син аның белән сөйләшмисең дә, ул үз юлы белән китеп бара, ә син үз юлың белән – бу шулай ук мәхәббәт. Чөнки ул синең күңелеңне ташытты, актарды. Гомер юлында бу хисләр күңелне чистарта. Эзләнү шулай ук ялгышуның бер формасы. Кеше ялгышмыйча тора алмый. Аерылышуларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, ир эчә икән, әлбәттә, хатын-кыз аннан аерыла. Моның өчен аны гаепләп булмый. Яки хатын-кызның холкы яман була, ул өйдә ирен мыскыл итә, синнән берни юк, фәлән дип, гел әйтеп тора икән, ир китә...”
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/grigoriy-rodionovny-gailse-turyndagy-istleklre
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев