Гыйләҗевләр гаиләсе сере бик гади – балаларны ихлас ярату
Керкәле мәктәбендә кырык елдан артык директор булып эшләүче Әкрәм Гыйләҗевның кызлары да педагог һөнәрен сайлаган
Бөтен гаиләләре белән бер һөнәрне сайлап, аңа гомер буе тугры калып, буыннан-буынга саклап килүчеләр безнең Лениногорск районында да бар. Аларның берсе Керкәле авылының мөгаллимнәр династиясе –Гыйләҗевлар гаиләсе.
Әлеге гаиләнең мөгаллимлек династиясе бүгенге көндә инде кырык беренче ел мәктәп директоры булып эшләүче Әкрәм Гата улы Гыйләҗевтан башлана.
“Мин Лениногорск якларына бормалы юллар аша килеп чыктым. Тумышым белән Самара өлкәсе, Камышлы районының Балыклы авылыннан, Самара мишәрләре без. Урта мәктәпне дә шунда тәмамладым. Безнең сыйныф җитәкчебез Әминә апа математика фәнен укыта иде. Аның дәрес бирүе, аңлатуы, балаларга булган карашы бик ошый иде миңа. Шул вакытта ук математика укытучысы булам дип хыялландым. 1975 нче елда мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевка барып укытучылыкка документлар тапшырдым, Самара ул вакытта Куйбышев шәһәре иде. Уку йортларына безнең заманда зур конкурс иде, беренче тапкырдан ук эләгә алмадым”,- дип искә төшерә Әкрәм Гатаевич.
Башта –рабфак, аннан – югары уку йорты
Хәзерге сыман, ул елларда да мәктәпләр ир-ат укытучылар җитмәүдән интегә иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчеләре үз теләге белән укытучылык һөнәрен сайлаган, мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, математикадан бик башлы булган егетне тиз генә кулдан ычкындырасы килмәгән, билгеле. Әкрәмне Келәүле районының Назаровка авылына математика укытырга билгеләп куйганнар. Белгәннәреңне яңартып, укытучылык өлкәсендә тәҗрибә туплый торырсың, киләсе елга янә имтиханнарга барырсың дигәннәр. Планнар менә шундый булган. Әмма бер ел укытканнан соң, егетнең кулына армиягә алынуы турында повестка китереп тоттырганнар.
“Мин хәрби хезмәтне Германиядә үттем. Туган илдән аерылып тору, солдат тормышы мине элеккеге хыялымнан аера алмады, киресенчә, укытучы булу теләге тагы да ныграк арта төште. 1976 -78 нче елларда ике ел хезмәт иткәч, туган авылыма әйләнеп кайттым. Минем сыйныфташларның берничәсе Казандагы уку йортларына укырга кергән иде, мине дә шунда чакыра башладылар. Әмма инде имтиханнар тапшыру вакыты узган, мин армиядән кайтканда октябрь ае иде”,- ди Әкрәм Гатаевич.
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит, егетләр үзара киңәшкәч, җаен тапканнар. Әкрәм Казанга барып, педагогия институтының рабфагына укырга кергән. Эшче яшьләрне югары уку йортларына әзерләүче рабочий факультет – эшчеләр факультеты СССРда сиксәненче елларга кадәр эшләп килде. Рабфак бетергән яшьләрне югары уку йортына имтиханнарсыз кабул итәләр иде. Шулай итеп бер ел рабфакта укыганнан соң Әкрәм Гыйләҗев Казан дәүләт педагогия институты студенты булу бәхетенә ирешә. Ә аннан инде хыялын тормышка ашыру өчен кул сузымы гына ара кала.
“Институтның икенче курсында булачак тормыш иптәшем Мөршидәне очраттым. Без аның белән гаилә корып җибәрдек. Ул да мөгаллим кеше, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияли, Казанда балалар бакчасында эшли иде. 1983 нче елда институтны тәмамлап, Лениногорскига килгәндә, безнең 2 яшьлек кызыбыз бар иде инде”,- дип сөйли Әкрәм Гатаевич.
Иң яшь мәктәп директоры
Яшь гаиләнең Лениногорскига килүе болай була: институтны тәмамлап чыккан яшь белгечләргә, үзләренең дә теләкләрен исәпкә алып, төрле шәһәр һәм район мәктәпләренә юллама бирәләр. Ул елда белгечләрне республика буенча гына мәктәпләргә билгелиләр. Гыйләҗевлар, туган авыллары Балыклыга кайтып йөрергә дә якын булыр дип, Лениногорскины сайлап ала.
“Иң беренче кулыма юлламамны тотып район мәгариф бүлеге җитәкчесе Фоат Шәмгунов янына килдем. Шунсын әйтергә кирәк, Фоат Лотфуллович үз карамагына килеп кергән яшьләрне теге яки бу җиргә эшкә барырга үгетли белә иде. Ул әйткән урынга эшкә барырга ризалык бирсәң, анда сине нинди уңышлар һәм бәхет көтеп торганын тәмләп сөйли. Ризалык бирмәс җиреңнән – ризалашасың. Миңа 25 яшь иде ул чакта, гаиләм бар, бераз булса да укытучылык стажы. Әмма мәктәп кадәр мәктәпкә директор итеп куярлар дигән уй башыма да кереп чыкмаган идек. Фоат Лотфулловичның үгетенә каршы килә алмадым. Беренче хезмәт көнем Лениногорск районы Иске Писмән мәктәбе директоры буларак башланып китте”,- ди Әкрәм Гыйләҗев.
Директор вазыйфаларын башкару белән бергә, ул Иске Писмән мәктәбендә математика фәнен дә укыта. Ә 1984 нче елда аны районның Керкәле мәктәбенә җитәкче итеп куялар. Ә тормыш иптәше Мөршидә Габдуллаяновнаны авылда яңа гына төзелгән балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Ачылып кына килүче бакчаны бөтен кирәк-ярак, җиһаз, савыт-саба, уенчыклар, иң мөһиме балаларга белән җан җылысын биреп эшләүче тәрбиячеләр белән тәэмин итү, әлбәттә, мөдир җилкәсенә төшә.
“Безнең әти-әниебез үз эшләренә бик җаваплы караучы, гадел, олысы-кечесенең күңеленә ачкыч таба белүче кешеләр. Балалар бакчасында әни җитәкче эшен дә, завхоз эшен дә башкаручы булды. Мин кечерәк идем, ә менә апа әнинең һәркөнне чанага фляга куеп, һәркөнне балалар бакчасына сөт алып баруын хәтерендә калдырган. Әти белән әни бер-берсенә эштә дә, гаиләдә дә терәк, ярдәмче булдылар”,- ди аларның кызлары Гөлия.
Тормыш сынавы
Гыйләҗевлар өч кыз бала тәрбияләп үстерә, җаваплы эшләрендә уңышларга ирешеп эшли. Әти-әнисе эзеннән барып, олы кызлары Ләйсән дә Лениногорск шәһәренең педагогия училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлап, Казан дәүләт педагогия университетында югары белем ала. 10 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балалар белән эшләүнең яңа ысулларын тормышка ашыру буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаша. 2018 елда республика күләмендә үткән “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә лауреат була.
“Балачагымның битләрен ачып карыйм да, мин үземә яшьтән үк укытучы һөнәренең никадәр якын булуын аңлыйм. Нәкъ менә гаилә мине укытучы хезмәтенә сокланырга өйрәтте. Шуңа күрә безнең алда һөнәр сайлау мәсьәләсе тормады”,- ди кече кызлары Гөлия.
Ул да мөгаллимнек һөнәрен сайлый, 2006 елда Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, физика, информатика укытучысы һәм психолог белгечлеге ала. Әтисе җитәкчелегендә 9 ел тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли. Математика, информатика һәм физика укыта. Үзе укыткан укучыларын кызыксынучан, тормыш белән бер адымда булырлык белемле итү өчен бөтен тырышлыгын куя. Гаилә корып, үз балалары булгач, Гөлия ханым балалар бакчасына урнашырга карар кыла. Бүгенге көндә ул Шөгер авылының "Тургай" балалар бакчасында педагог-психолог булып эшли.
Тормыш гел аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән сукмактан гына бармаган. Гыйләҗевлар гаиләсенә авырлык, бала хәсрәте килгән. 1990 нчы елда уртанчы кызлары Лилия авырып киткән. Алты яшьлек сабыйга табиблар лейкоз дигән яман диагноз куйганнар. Шушы көннән алып, әти-әнисе тормышларын баланы савыктыру, аякка бастыруга багышлаган. Мөршидә ханыма яраткан эшен калдырырга туры килгән. Ә Әкрәм Гатаевич гаиләсенә килгән шушы авырлыкка сынатмыйча, үз вазыйфаларын башкаруны дәвам иткән. Шул еллар эчендә тапталган хастаханә юллары, табиб кабинетлары әллә ничә мең чакрымнарга сузылыр иде. Мөршидә ханым бүген дә кызы янәшәсендә. Лилиянең төймәләр белән чигеп мавыгуы, кайвакытларда хәтта алар кайткан җиргә ризыклар пешереп куюы, Гыйләҗевлар гаиләсенең әйтеп бетергесез зур казанышы ул.
Мөгаллимнәр династиясе булган Гыйләҗевларның гаилә сере гади – сайлап алган һөнәреңә тугры булып, тормышның киләчәге булган балаларны ихлас күңелдән ярату. Мондый ярату булганда тормыш авырлыгы да кечерәеп кала.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев