Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Гыйлем нуры"нда ел дәвамында алган белемнәр буенча имтихан тапшырдылар

Лениногорскида сигезенче мәртәбә уздырылган республикакүләм “Гыйлем нуры” бәйгесенә килгән катнашучылар мондый чараларны үткәрүнең әһәмияте зурлыгын һәм аралашу даирәсенең киңлеген билгеләп үттеләр.


Ислам динендә белем алу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, чөнки намазга басам дисәң дә, гарәпчә Коръән укырга ниятләсәң дә - гыйлем кирәк. Менә быел да шәһәребезнең “Ихлас” мәчетенә үзара ислам дине нигезләре буенча көч сынашырга дип республика районнарыннан мөслимәләр килде. Татарстанның Урыссу, Мөслим, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Сарман, Алабуга, Бөгелмәдән килгән, ял көннәрендә һәм кич вакытында мәчеттә оештырылучы курсларда белем алучы апалар ярышты.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов әйтүенчә, әлеге бәйгедә урыннар бәяләгәндә аерым кагыйдә кулланалар: “Катнашучылар арасыннан бер генә төркем җиңүче, иң көчле дип билгеләнә. Калганнары җиңелүче түгел, ә көч ягыннан бу елны беренчелекне башкаларга тапшыручы дип исәпләнә. Һәр катнашучының әлеге бәйгегә килүе аның үз районында гыйлем ягыннан да, белем ягыннан иң дәрәҗәле икәнлеген билгели, ул команда калганнарга үрнәк булып тора. Сораулар дин нигезенә корылган. Саф татар телендә генә алып барыла. Әлеге үзенчәлек бер яктан имам Әбү Хәнифә мәзхәбен ассызыклау булса, икенче яктан милли телебезне һәм гореф-гадәтләребезне уяту, торгызу төсмерен ала”,  - ди Булат хәзрәт.

Әлеге чарага хөрмәтле кунак булып  килгән көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин бу ярышның матур бер традициягә керүен әйтеп узды.  Марат хәзрәт әлеге чараның Лениногорскида Исмаил хәзрәт Сингатуллинның имамлык иткән чорыннан башлануын, хәзер исә әлеге традицияне Булат хәзрәт дәвам итүен әйтте.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт тә шушы күркәм чарада катнашты. “Гыйлем нуры” бәйгесенең бары Лениногорск төбәгенә генә хас икәнлеген искәртте. “Безнең казыятьтә төрле чаралар узып тора, әйтик Бөгелмәдә “Зәйтүнә” мөнәҗәтләр бәйгесе үтә, Лениногорскида – “Гыйлем нуры”. Монда катнашучыларның үзләренең кызыксынулары да көчле, ел буена мәчет яки мәдрәсәләрдә белем алгач, белемне сынап карарга кирәк бит.  Чараның тагын әһәмиятле ягы: районнарның бер-берсе белән берләшүе, аралашуы, апаларыбызның, ханымнарның үзара мөнәсәбәтләре ныгуы. Киләчәктә дә шушы традиция дәвам итсен, бу эшне оештыручыларга Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен”, - ди Исмаил хәзрәт.

Ярышта 12 команда катнашты. Башта беренче 6 команда, аннары тагын 6 команда ярышты. Сораулар җиңелләрдән түгел, әзерлекне сорый. Чыннан да, ел буена туплаган белем генә дә аз булыр кебек. Лениногорск командасы икенче ярымфиналда катнашты.

  Алабуга шәһәреннән килгән туташ-ханымнар барысы да бертөрле күлмәктән, башларындагы калфаклары да үзләренә килешле. “Алабуганың “Җәмигъ” мәчете яшел төстә, шунлыктан без яшел төсне бик яратабыз һәм күлмәкләрне яшел төстән тектердек. Без – әлеге мәчетнең шәкертләре, мәдрәсәнең 3нче курсын тәмамлыйбыз. Калфакларны бенең төркемдәге бер кызыбыз үзе чигә. Бүгенге конкурска килгәндә, ярышның башында бераз дулкынландык, каушадык. Аннан исә сорауларга җаваплар бирә башладык. Ярышка әзерләнергә вакыт күп түгел иде, шунлыктан без команда араыснда темаларны бүлеп өйрәндек", - дип сөйли Алабуга командасыннан Илзирә Мөхәммәтҗанова.

Алдан билгеләнгән шарт буенча бары бер генә команда җиңүче булды – алар Сарманлылар. Сарман мөслимәләре күчмә кубокны бер елга алып киттеләр. Калган командалар грамоталар һәм затлы бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан чарада бергәләп өйлә намазы укыдылар һәм төшке аш белән белән ризыкландылар.

 

Тулырак "ЗАМАН СУЛЫШЫ" газетында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев