Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ язучы Әгъләс Шәйхетдиннең китаплары - Сочидагы Красная Поляна китапханәсендә

Бик теләп кабул итеп алганнар китапханәдә.

Куакбаш авылының талантлы шагыйре Әгъләс Шәйхетдин, кызганыч, хәзер арабызда юк. Ул 2018 елда вафат булды. Моңлы күңелле, шигъри җанлы шәхес иде.

Аның оныгы – Зилә Дамировна Сочи шәһәрендә яши. Без аның турында газетка язган идек. Зилә Куакбаш авылында туып-үсә. 11нче классны тәмамлагач Лениногорскига күчеп китәләр. Кияүгә чыккач Әлмәттә яши башлыйлар. Кызлары туа. Тормыш матур гына барганда, бәхетсезлек гаилә ишеген шакый: ире 2017 елда вафат була.

Зиләнең яшьлектәге хыялы: таулар арасында, таулы якларда яшәү була. Шушы хыяллар аны Сочига китерә, 2023 елның азагында кызы белән Сочига күчеп, яши башлыйлар.

“Кайда гына йөрсәм дә, күңел белән туган ягымда. Балачакта туып-үскән,    Куакбашның биек тавында”,  – ди ул. Зилә күңел түрендә бөреләнгән шигъри хисләрен дә ак кәгазь битенә төшерә. Ул да, бабасы кебек, борчуларын-шатлыкларын иҗат аша сиздертә.

Күптән түгел, Яңа ел алдыннан бабасының китапларын Красная Поляна китапханәсенә бүләк итә. Әгъләс Шәйхетдиннең “Күңелем акланнары”, “Якты хисләр” “Тыкрык” китаплары бар. “Бик шатланып кабул иттеләр. Татарча китаплары булмаган икән”, - дип Зилә хәбәр итте безгә  – редакциягә дә. Шунысы да бар: Сочида яшәсә дә, татар телендә яхшы аралаша. Кызы да татар теле буенча төрле конкурсларда катнашып килә икән.

  • Белешмә.
  • Шәйхетдинов Әгъләс Закир улы
  • 1940 елда  Лениногорск районы Куакбаш авылында туган. Урманчылыкта эшләп лаеклы ялга чыга. “Чишмә” иҗат берләшмәсенә йөреп, каләмен чарлый. Туган җиргә, тормышка дан җырлаучы шигырьләре район һәм республика матбугатында даими басылып торды. “Тыкрык” исемле җыентыгы өчен Лениногорск районының Шамил Бикчурин исемендәге премиясенә лаек булды.

 

Розалия Мостафина

Фотолар: Зилә Волькаевадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев