Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ язучы Касыйм Тәхауның тууына 100 ел: Тукмак табигатен әдәбиятка алып керде

Искә алу кичәсе

Ул – күңеле белән табигатькә якын шагыйрь. Аның шундый булуына, бәлки, районыбызның искиткеч матур җирендә – Тукмак авылында тууы сәбәпче булгандыр.

Сүзем – фронтовик-шагыйрь, язучы, журналист, “Сугышчан батырлык өчен” медале иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Тәхау турында. Исән булса, аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Касыйм Тәхауның тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу чарасы Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте. Бу чарага язучының авылдашлары, якташлары, танылган иҗат әһелләре, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр җыелды.

Чарада катнашкан Лениногорск шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова: “Бу кичәдә Касыйм аганың якты хатирәсен барлыйбыз. Аның иҗаты киләчәк буынга да илһам чыганагы булып торсын”, - диде. 

Якташыбыз Касыйм Тәхауны авылдашлары, якташлары хөрмәт итә икән, шулай булмаса, алар күбәү булып, бердәм булып чарага килмәсләр иде.

“Әлеге искә алу чарасы безне берләштерде, күрештерде, - ди бүгенге көндә Тукмакта яшәүче Нәҗибә Хисамиева. – Касыйм абыйга багышланган чара булачак дип белдерүне авылның ватсап төркеменә куйгач ук, киләбез, дип яздылар, хупладылар. Бүген монда аның авылдашлары Мактамадан, Бөгелмәдән, Карабаштан килделәр. Касыйм аганы шулай хөрмәтләүләре өчен безнең күңелебез булды, рәхмәт сезгә”, - диде.

Озак еллар җитәкче урында эшләгән, балачагы Тукмак авылында узган Энәс Вәлиев сүзен авылдан башлады. Искәртеп үтик, аның әти-әнисе шушы авылдан.

“Тукмак -  элек-электән үк экологик яктан чиста авыл. Анда элек чикләвек урманы бар иде, шуннан капчык белән ташыйлар иде. Ә урманда кура җиләген чиләкләп җыйдылар, җир җиләге турында әйтмим дә инде. Армиядән кайткач анда мин гөмбәгә йөрдем, капчыклап гөмбә җыйган чаклар булды. Тукмакта элек озак яшәүчеләр бар иде. Бәлки, табигате тәэсир иткәндер”, - ди ул. Димәк, шундый мул табигать байлыгы Касыйм абый күңелендә дә эзсез генә узмаган инде, табигать турында бик матур шигырьләр иҗат иткән. 

“Әтинең миңа кечкенә чакта, улым, безнең авылдан Касыйм абый “Социалистик Татарстан” газетында эшли дип әйткәнен хәтерлим, - дип сүзен дәвам итте Энәс Вәлиев. – Әтинең Казанга эш белән барган чагында аларда кунганы да булган. Ә 2016 елда Касыйм аганың “Хәтәр җилләр эзсез узмас” китабын тәкъдим итү кичәсе монда – үзәк китапханәдә үтте. Бик күп кеше килгән иде. Касыйм ага эшләпәдән, эшлекле кыяфәттә булып хәтеремдә калды”, - ди Энәс Кавый улы.

Чарада композитор, мәдәният тармагы ветераны Фәйзи Хөснуллин да үзенең истәлеге белән бүлеште. Ә ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова: “Касыйм Тәхау – Тукмак табигатен зур әдәбиятка алып чыккан язучы ул”, - дип бәяләде. “Аның шигырьләре мәктәпләрдәге әдәбият дәреслекләренә кертелгән. Мин укытучы булып эшләгәндә рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына Касыйм абыйның берсеннән-берсе матур шигырьләрен укый идек. Бары тик ул гына “нарат улы”, “каен кызы” дип яза иде. Боларны укыганда, мин укучыларга, болар – барысы да безнең төбәктә дип әйтә идем. “Кондызлар илендә” шигыре дә – безнең төбәккә генә хас үзенчәлек турында. “Өч әкият”, “Куян күчтәнәче” – балалар әдәбияты өчен зур хәзинә”, - диде Галия Хәлимова.

11нче гимназия укучылары һәм укытучылары -  гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина һәм «Айсылу» балалар театры җитәкчесе, режиссер Зөмәрә Шәрәпова язучының «Тимеркүк» әсәренең бер өлешен сәхнәләштергәннәр, тамашачыларга тәкъдим иттеләр. “Әлеге әсәр миңа шулкадәр ошады, тәрбияви әсәр. Балаларыгызга укыгыз әле”, - дип киңәш итте Зөмәрә Шәрәпова.

Касыйм аганың, кызганыч, бүгенге көндә ике улы да вафат икән. Бу хакта аның туганы Галина Саушкина хәбәр итте. Улы Шамил быел июль аенда вафат булган, ә Рөстәм исемлесе 2 ел элек. Касыйм аганың өч оныгы бар икән. 

Талантлы шагыйрь К. Тәхауның барлыгы 19 китабы дөнья күргән. Ул күп кенә җыр текстлары авторы да. Язучының нинди генә әсәрен алып укысаң да күңелгә үтеп керә, дулкынландыра, әсәрдәге вакыйгаларга алып кайта. Шуны дәлилләп Лениногорск китапханәләр челтәре директоры Гөлнара Хәсәнова, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова, китапханәче Лилия Вәлиева тарафыннан язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләре яңгырады.

«Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров сәнгатьле итеп сугыш еллары темасына язылган шигырьне сөйләде. Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова, шагыйрә, җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова җырлар башкарды.


Фәйзи Хөснуллин, композитор, мәдәният тармагы ветераны:
-    Касыйм абый белән бик күптәннән таныштык. Элек якташлык җәмгыяте Казанда концертлар уздыра иде. Тинчурин театры, Камал театры биналарында узды ул концертлар. Шунда Касыйм абый да булды. Ә бер елны Казаннан якташларны зур автобус белән алып кайтырга барган идем. Икенче көнне алар Лениногорск авыллары Сабантуйларында катнаштылар, аннары Шөгернекендә. Аннары якташларны янәдән Казанга илтеп кую да минем вазифада булды. Соңыннан бу турыда Касыйм ага китабында да язып калдырган, мине дә шунда язган. Күңелем булган иде шул чакта.  

 

Белешмә

1925 елның 10 сентябрендә Лениногорск районы Тукмак авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Сугышчан батырлык» медале белән бүләкләнә. Иркутскида хәрби авиамеханиклар мәктәбен, Казан хәрби авиация училищесын, 1962 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1962 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр. «Ватаным Татарстан» газетасында 1990 елга кадәр эшли. 1990–1995 елларда – «Татарстан хәбәрләре» газетасында җаваплы секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире. Республика журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2018 елда вафат була. 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев