Якташыбыз Александр Григорьев - тарихи мирасны саклау юнәлешендә
“Искә алыйм дисәң, хәтерләрлек, сөйлим дисәң, авыз тутырып сөйләрлек тарихы, үткәне, киләчәге бар Федотовкамның.
Гаҗәеп кешеләр булган бит безнең ата-бабаларыбыз! Мин авылым белән горурланам. Авылым халкы үзен бик хөрмәт итә. Алар ничәмә-ничә еллар керәшен булып сакланган икән, димәк, аларның халык булырга хакы бар. Гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, исемнәре үзләренчә”, - ди Александр Григорьев.
Әлеге сүзләрне ул Казан шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә чыгышында яңгыраткан.
Конференциядә язучының авылдашы катнашып, Федотовка авылының яшәеше, керәшеннәрнең асылы хакында бар Татарстанга ишеттерде.
38 ел эш стажына ия булган, шуның 28 елын педагоглык һөнәренә багышлаган Александр Семионович – Федотовка авылының талантлы, җыр-моң яратучы гаиләсеннән, үзе әйткәнчә, Шиаплар нәселеннән. Әтисе тальянда көйләр сыздырып, бар халыкны сокландырган, авыл халкын гармун көйләренә биеткән, кичке уеннар, авылдагы бәйрәм чаралары аңардан башка узмаган. Әнисе матур аһәңле тавышы белән җырлар сузган. Шулай ук әнисе ягыннан әбисе чиркәүдә җырлый торган булган. Әлбәттә, шундый моңлы гаиләдә үскән Александрга да бу сәләт күчкән. “Мәктәптә җыр дәресләрен ярата идем. Хәзер бәйрәм-чараларда катнашам”, - ди ул.
Федотовка авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Аланлык” ансамбленә дә йөри ул. Алай гына түгел, ул аның оештыручысы, җитәкчесе була. Ансамбльне оештырганда традицияләрне, телне, элеккегеләр җырлаган җырларны саклап калу бурычы куелган булса, ул бурыч бүгенге көндә үтәлә. “Аланлык” керәшеннәрнең фольклор ансамбле җырларга югалырга юл куймаган. Әлбәттә, матур тавышы белән ансамбльне ямьләп тора.
Ә укытучы һөнәрен сайлауга килгәндә, “Мин 3нче класста укыганда үземнең укытучы буласымны белә идем”, - ди. 5-6нчы сыйныфларда дәресләр бирә алырлык дәрәҗәгә дә җиткән булган. Тырышлыгы, күпне белергә теләге көчле була, мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. “Училище белемне тирәнтен бирә. Безне көчле, тәҗрибәле укытучылар укытты. Училищены тәмамлап, без мәктәпләргә килеп, югары классларны укыта алдык”, - ди Александр Семионович.
Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап, ул белемнәрен тагын да тулыландыра, тәҗрибәсен арттыра. Бүгенге көндә дә эшен яратып башкара, балалар белән бар күңелен биреп эшли. Ул берара мәктәптән китеп, нефть өлкәсендә дә эшләп ала. “Анда да нефтьчеләрне укытырга туры килде. Шулай итеп, башка тармакта булсам да, педагоглык һөнәреннән аерылмадым”, - ди.
Тарих укытучысы булгач, бу юнәлештә кызыксынуы көчле. Бу хакта ул конференциядә чыгышында билгеләп уза.
“Без үз авылыбызның тарихы турында күбрәк белү өчен өлкән кешеләр белән очраштык, архив материаллары белән кызыксындык. Нәтиҗәдә, кызыклы материаллар, риваятьләр, күп санлы фоторәсемнәр, борынгы хезмәт кораллары, бизәнү әйберләре, киемнәр тупланды. Күпсанлы экспонатлар барысы да нәрсәдер аңлаталар, ниндидер бер фикер тудыралар, үстерәләр, Шулай ук мәктәп музее мәдәният учагы буларак та зур тәрбия бурычын үти. Безнең музейда төрле очрашулар, тәрбия сәгатьләре, класстан тыш чаралар үткәрелә. Музейда тупланган экспонатлар, кайберәүләр уйлаганча, «иске-москы» әйберләр түгел, бәлки, халкымның матди-рухи мәдәниятен чагылдырган зур байлык ул”.
Әйе, Александр Григорьев – “Мирас” туган як музеен оештыручы да. Мәктәп музее халыкның фикер үсешенә, тарихи аңына һәм киләчәгенә зур тәэсир ясый.
Ул үзенең керәшен булуыннан беркайчан да оялмаган, кыенсынмаган, киресенчә, бу сүз аңарда зур горурлык уята. “Безнең Федотовкада бүгенге көнгә кадәр борынгы гореф-гадәтләр, йолалар, күңел җәүһәрләре яшәп килә. Алар арасында иң ошаганы «Торычын бәйрәме». Бу бәйрәмнең үз җыруы, үз көе, тәртибе бар. «Торочын көе» дип тә әйтәләр. Ул җырлар бик сузып жырланыла. Аны һәркем җиренә җиткереп башкара алмаган”, - дип чыгышында билгеләп узган.
Федотовка авылындагы гореф-гадәтләрне, керәшеннәрнең йолаларын үсеп килүче буынга – укучыларга тапшыру эше бара. Ул аларга үткәннәрне кызыксындырырлык итеп сөйли, тәрбия эшендә җирле халык педагогикасына һәм авылдашы, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең (Гөргөри дәдәй) әдәби мирасына таянып эш итә.
Гәрәй Рәхим исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясенә әзерләгән проектына ул керәшеннәргә хас булган диалектизм, җырлар турында да фикерләрен кертә.
“Авылыбызның сөйләм телендә керәшеннәргә генә хас булган сүзләр очратырга мөмкин. Мәсәлән: сөлге – бистәр, чана – чәнәшкә, бәби туе – кечтинә. Ә туйлар – үзенчәлекле «опера». Туйның һәр өлешендә аерым җырлар башкарыла. Кода-кодагый, кияү-кәләшкә, кодачаларга багышлап җырлар җырлыйлар. Аларның эчтәлеге тирән, теле матур».
Розалия Мостафина.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 10 апрель санында басылды.
фотолар: А. Григорьевтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев