Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялтау авылында 600 башка исәпләнгән ферма төзеләчәк

“Август-Лениногорск” агрофирмасы Ялтауда савым сыерлары өчен төзеләсе мәйданны чистарту эшләре алып бара.


Узган ел 400 башка исәпләнгән заманча сыер фермасы сафка баскан иде. Анда сыерларны саву өчен 28 урынлык “Карусель” тибында саву җайланмасы урнаштырылды.

Хәзерге вакытта ике иске сыер фермасын сүтү эшләре бара. Әлеге урында яңа заманча ферма төзеләчәк, шулай укбозау тудыру бүлеге дә урнаштырылачак. Бинаның мәйданы 80гә 80 метр итеп билгеләнгән. Янәшәдә дезинфекция барьеры белән административ корпус та булачак.  Моннан тыш, проект тирес саклау өчен ике лагуна төзүне күздә тота.  

 Икенче елга бозаулар өчен ике бина да торгызылачак.

 

фото: Р. Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев