Яңа елның беренче аенда безне нинди үзгәрешләр көтә?
Яңа ел үзгәрешләр алып килде. Шуларның иң мөһимнәрен барлыйк.
Татарстан
Түләүле юл өчен түләмәүчеләргә – штраф. Яңа ел алдыннан берьюлы ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлы кулланышка тапшырылды. Шушы юлларда йөрү өчен түләмәүчеләргә штраф салына башлый. Йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары өчен штраф күләме 5 мең сум булса, башка барлык транспорт чаралары өчен – 1,5 мең сум.
Этләрне теркәү мәҗбүри.
Ел башыннан Татарстанда эт асраучылар йорт хайваннарын мәҗбүри рәвештә теркәргә тиеш. Бу исә республикадагы йортсыз хайваннар санын киметү мәсьәләсен җайга салу өчен эшләнә. Якыннан бирәчәкләр. Чаллының күпбалалы гаиләләренә якын-тирәдәге районнардан – Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарманнан җир кишәрлекләре бүленеп бирелә башлый.
Түләү артты. Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акча күләме 2,2 млн сумга җитте. Бу – илдәге иң зур суммаларның берсе. Ярдәм итүдән туктамыйлар.
Авылда да салдырып булачак.
Картадагы акчаны теләсә кайсы авыл кибетендә салдырып, шулай ук кәгазь акчаны да картага салып булачак.
Минималь хезмәт хакы күләме артты.
Яшәү минимумы күләме артты. 1 гыйнвардан Россиядә яшәү минимумы 17 773 сумга кадәр арта. Эш яшендәгеләр өчен ул – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен 17 201 сум тәшкил итә.
НДФЛ күләме керемнәр күләменә карап билгеләнәчәк.
Ел дәвамында 2,4 млн сумга кадәр акча эшләүчеләр, элеккечә, 13 процент салым түләячәк. 1 гыйнвардан 2,4–5 млн сум еллык кереме булганнар – 15 процент, 5–20 млн сум кереме булганнар – 18 процент, 20–50 млн сум акча эшләүчеләр – 20 процент, керемнәре 50 млн сумнан артык булганнар 22 процент күләмдә салым түли башлый. Яңа кагыйдәләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ерак төньякта эшләүчеләргә кагылмый.
Дәүләт пошлиналары арта.
Быелдан рәсми рәвештә аерылышу өчен түләнә торган дәүләт пошлинасы 5 мең сумны тәшкил итә. Моңа кадәр ул 650 сум иде. Моннан тыш, исем, фамилия яки әтиеңнең исемен рәсми рәвештә алыштыру өчен дә 5 мең сум (моңа кадәр 1,6 мең сум иде) түлисе була.
Шушы ук закон нигезендә физик затлар өчен күчемсез милеккә бәйле килешүләрне теркәү өчен дәүләт пошлинасы объектның кадастр бәясенә бәйле булачак.
Индексацияне кайтаралар. Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан индексацияләнми. Быелдан аны яңадан исәпли башлаячаклар.
Картлык буенча иминият пенсиясе 8728,73 сумга кадәр артачак. Шул рәвешле, 2025 елда эшләмәүче пенсионерлар 24 мең сумнан артык пенсия алачак, ә эшләүчеләрнең уртача пенсиясе 20 мең сумга җитәчәк.
Тупланма пенсия алу срогы арттырыла. Быелдан ул 270 айны, ягъни 22,5 елны тәшкил итәчәк.
Күчемсез милек бүләк итү шартнамәсе нотариус раслаган очракта гына кабул ителәчәк. Әлеге үзгәреш 13 гыйнвардан гамәлгә керә. Күчемсез милекне нотариустан башка гына ир белән хатын яки якын туганнар – әти-әниләр, әби-бабайлар, әбиләр һәм оныклар гына бер-берсенә бүләк итә яки калдыра алачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159397/
Г. Нигъмәтзянова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев