Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа төрле авыру китереп чыгара торган талпаннар тапканнар

Талпаннар Бурятиядә һәм Тывада табылган.

Төмән медицина университеты галимнәре чума һәм Көнбатыш Нил бизгәге авыруларын таратучы талпаннарның яңа төрен ачкан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Уку йорты хезмәткәрләре бик күп әдәбият  өйрәнгән. Себердә һәм Монголиядә табылган паразитлар Spinturnicidae һәм Macronyssidae семьялыкларына каравын ачыклаганнар.

Беренче семьялыкка кергән бөҗәк бартонеллез, ә икенчесе берьюлы берничә куркыныч табигый инфекция (талпан энцефалиты, боррелиоз Көнбатыш Нил бизгәге, бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, туляремия һәм чума) тарата.

Талпаннар Бурятиядә һәм Тывада табылган. Аларны кулканатлылар тараткан.

Галимнәр тышкы паразитлар аркасында (талпаннар, борча, кан эчкеч чебеннәр) ярканатлар авыру китереп чыгара торган күп санлы авыруларны актив тарата, дип кисәтә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://vk.com/tatarinformtat

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев