Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь лениногорскилыларга математиканың кызыклы һәм файдалы фән икәнен сөйләделәр

Күп кенә укучыларга математика бик катлаулы фән кебек тоелырга мөмкин, ләкин КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары командасы укытучы Илья Михайлов җитәкчелегендә бу фикерне кире кага.

Аларның проекты быел Компаниянең «Энергия добра» грантлары конкурсында җиңү яулаган, проект хәтта иң кечкенәләргә дә институт дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә.

Студентлар командасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч, шулай ук урта звено мәктәп укучылары өчен  кышкы вакытта учреждение эчендә дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәләр, ә җәй көне исә урамда үткәрәләр дәресләрне. Шундый күчмә воркшопларның берсе «Юбилейный» паркында бәйрәм вакытында узды.

“Без математиканың кирәкле фән булуын күрсәтергә телибез, анда бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр бар. Моннан тыш, безнең студентлар үсеп килүче буын белән аралашу күнекмәсен ала, чөнки күпләр институтны тәмамлаганнан соң укытучы һөнәрен сайлый”, - ди укытучы Илья Петрович.

Мастер-класс күпкырлы конструктор белән иде. Канцелярия резинкалары һәм төсле картон ярдәмендә теләсә нинди күпкырлыны ясарга мөмкин икән. Ә аннары килеп чыккан фигураларны сүтеп, башка предмет, мәсәлән, йорт формасында ясап була яки диско-шар җыярга мөмкин.. Шулай итеп, әлеге фигураны ясаучыларда күләмле картина формалаша.

“Мин додекаэдр фигурасы җыйдым. Безгә мәктәптә аның турында сөйләгәннәре юк әле”, - ди яшь лениногорскилы Павел Киселев.

Үзенчәлекле буяулар ярдәмендә малайлар һәм кызлар иң танылган бирем-мәсьәләләрнең берсе – дүрт буяу турындагы теорема белән таныштылар. Кагыйдә буларак, илнең теләсә нинди картасын дүрт төсне кулланып, штрихларга мөмкин,  ә күрше төбәкләр төрле төстә булачак.

Ләкин бу теория яссылык өлешләргә бүленгән башка очракларда да кулланыла. Шуңа күрә балаларның кәгазьләрендә геометрик фигуралар күренә иде.

Икенче урында балалар кәгазь битләрдә графлар теориясен кулланып, лабиринттан чыгу юлын эзләделәр. Бары тик 2 вариант бар – сызыкны йә уң якка, йә сул якка алып барырга. Булачак программистлар өчен бик файдалы күнекмә.

Булачак инженерлар өчен кирәкле бирем ул – конструктор-салам. Аның ярдәмендә масштаблы проектлар җыярга мөмкин. Бу көнне паркта космик ракетаны ясадылар.

Анастасия Петрова

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев