Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь укытучыларга өч ел дәвамында 10ар мең сум акча түләнәчәк

Соңгы берничә елда «Безнең яңа укытучы» республика гранты туктатылып торган иде. Быел Укытучылар һәм остазлар елында ул яңартылачак.

Бәйгедә җиңгән яшь педагогларга өч ел дәвамында ай саен 10ар мең сум акча түләнәчәк. Яңа укытучылар мәктәпне кайсы якка үзгәртә?

Билгеле булганча, «Безнең яңа укытучы» гранты 2011 елда мәктәпкә яшь укытучыларны җәлеп итү өчен оештырылган иде. Ул республиканың төрле вузларын тәмамлаучы яшь физик, химик, биолог һәм башка белгечләргә мәктәптә укыту мөмкинлеге бирә. Беренче елларда, укытучы булмаган яшьләр балалар белән эшли алырмы, дип шикләнүчеләр дә булмады түгел.

Мәктәп директорлары фикеренчә, алар, киресенчә, дәресләргә яңа сулыш өргән. Шушы вакыт эчендә әлеге грантны бездә барлыгы 1680 яшь укытучы откан. Бәйгедә катнашу өчен педагогның мәктәптә кимендә өч ел эшләве шарт.

КФУның психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин белдергәнчә, әлеге грантны яңарту – республиканың мәгариф системасы өчен бик мөһим вакыйга. Шушы еллар эчендә бәйге яшь укытучыларга акчалата гына түгел, рухи яктан да бер этәргеч биргән.

– Кызганыч, соңгы елларда әлеге грант тукталып торган иде. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшь укытучылар бәйгенең дәвам иттерелүен көтте. Без КФУда ел саен 1500 артык яшь педагог әзерлибез. Яшерен-батырын түгел, аларны бүгенге хезмәт хакы гына мәктәпкә җәлеп итми. Ә 10 мең сум өстәмә түләү исә кызыксыну уята, – диде Айдар Кәлимуллин.

Тулырак: https://vatantat.ru/2023/08/119729/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев